муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Балалар иҗат үзәгендә кунакта 28.03.2014 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әнисә Әминовна, Әлфия Камилевна, Дилбәр Фатыйховналар җитәкчелегнедә балалар иҗат үзәгенә экскурсиягә бардылар. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче мәктәп укучылары үзләренең алган белемнәрен, осталыкларын, уңганлыкларын күрсәтеп концерт әзерләгәннәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары “күчтәнәчкә” “Ирланд биюен” алып төштеләр. Хәрәкәтләрне тигез, бердәм, матур башкарулары белән тамашачыларны сокландырдылар.

-
Волейбол ярышлары 27.03.2014 Саба районы күләмендә волейбол ярышлары бик кызу темп белән бара. Бу чарада безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы кызлары да актив катнашып, үз чиратларында бик тырышып уйнадылар. Алар Исплком, ЦРБ, Сабыгаз, Алтынчәч командалары белән уйнадылар. Безнең команда быел финал ярышларына чыкмасалар да киләсе елларда җиңү мизгелләрен татырбыз дип ышанып калабыз.

-
“Ут белән шаярма” 27.03.2014 Балаларга утның кешегә булган файдасы һәм зыяны турында белемнәрен камилләштерү. Шырпыны тиешсез куллануның зыянын аңлату, кеше тормышындагы бәхетсезлекләрнең төп чыганагы икәненә төшендерү. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгән очракта гына янгын чыгуны булдырмый калырга мөмкин икәнлеген аңлату максатыннан бугенге көн “Ут дусмы, дошманмы” темасы астында үтте. Янгын куркнычсызлыгы буенча ясалаган плакатлар, рәсемнәр белән күргәзмә оештырылды. “Ут белән шаярма” исеме астында презинтация күрсәтелде. Бүгене чара янгын куркынычсызлыгы буенча төшерелән мультфильмнар карау белән төгәлләнде.

-
Саулык зур байлык 26.03.2014 Балаларга сәламәтлекне кече яшьтән сакларга кирәклеген төшендерү, сәламәтлекне саклауда дөрес туклану, чисталыкны саклау, көндәлек режимны төгәл үтәү, спорт белән шөгыльләнү, чыныгу чараларының әһәмиятен аңлату, саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү максатыннан бакчабызда “Саулык зур байлык” исеме астында зур чара үткәрелде. Аны физик тәрбия бирүче Аубакирова Гөлназ Альфредовна, тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе Мустафина Дибәр Фатыйховна, өлкән шәфкат туташы Хабибрахманова Әлфия Мубаракзяновна белән берлектә оештырдылар. Әлеге чарада кызыклы очрашулар, спорт уеннары, сәламәтлеккә кагылышлы сораулар белән векторина урын алды. Балалар үзләрен бик актив тотып, сәламәт яшәү рәвешен нинди булуын яхшы күзаллауларын күрсәттеләр. Без исә, тәрбиячеләр биргән тәрбия-белемнәр бала күңелендә дөрес аңланып, кереп калыр дип ышанып калабыз.

-
Театр бездә кунакта 25.03.2014 Бүгенге көн “Театр бездә кунакта” темасы астында үтте. “Яшь артистлар” түгәрәгенә йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җитәкчеләре Әнисә Әминовна белән Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар рольләрне образларга кереп матур итеп уйнадылар, әкиятнең тәрбияви эчтәлеген тамашачыларга җиткеделәр. Театрга багышланган көн уртанчылар төркеме балалары тарафыннан рус телендә күрсәтелән “Курочка ряба на новый лад” мюзиклы белән дәвам итте. Балалар мюзиклны рус телен өйрәтүче тәрбияче Вафина Лилия Ильфировна белән өстәмә шөгыльләнеп өйрәнделәр. Яшь артистларның оста уйнаулары нәни тамашачыларны сокландырды. Күңелле чара көчле алкышлар белән тәмамланды.

-
Юл кагыйдәсен нык бел! 24.03.2014

Бакчабызда балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру ел дәвамында алып барыла. Язгы каникулның беренче көнендә икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мәктәп һәм Муса Җәлил урамнары кисешкән юл чатына экскурсиягә чыктылар. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә транспорт, җәяүлеләр хәрәкәтен, светофор эшчәнлеген күзәттеләр. Куелган билгеләрне күзәтеп аларның нәрсә аңлатканнары турында әңгәмә алып бардылар. Балалар машина юлын кисеп чыкканда бары тик махсус билгеләр булган урыннардан гына чыгарга яраганлыгына төшенделәр. Экскурсия барышында җәяүлеләрнең һәм транспорт йөртүчеләрнең бер-берсенә игътибарлы булып, ике якның да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеге аңлатылды.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 21.03.2014

Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Балаларны ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, татар милли мәдәнияты белән таныштыруны дәвам итү максатыннан 21 март көнне бакчабызда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Элек – электән Нәүрүз яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Балалар музыка җитәкчесе Мустафина Дилбәр Фатыйховна, тәрбиячеләр белән берлектә нәүрүз такмаклары әйтеп бәйрәмне башлап җибәрделәр. Бәйрәм яз килүе, көннәр җылынуы, кошлар кайтуы турындагы шигырьләр, җырлар белән, татар халык биюләрен башкарып, төрледән-төрле уен-ярышлар белән үрелеп барды. Бәйрәмне ямьләндереп Нәүрүзбикә, Кыш бабай килде. Үзара көч сынашкач Кыш бабай үзенең урынын Нәүрүзбикәгә калдырып саубуллашып китте. Бәйрәм әйлән-бәйлән уеннары белән дәвам итеп, соңынан бергәләшеп карга боткасын ашау белән тәмамланды.
-
"Су - яшәү чыганагы" 20.03.2014

Атна дәвамында балаларның бердәм эшчәнлеге су һәм аның үзенчәлекләрен өйрәнү, табигатьтә була торган үзгәрешләр турында белемнәрен кинәйтү; яңгырның каян килеп чыгуын аңлату, гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турында белемнәрен тирәнәйтү; яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү, табигатькә соклана һәм аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтү максатыннан алып барылды. Балалар үткәргән тәҗрибәләр нәтиҗәсендә суның үтәкүренмәле, иссез булуына; тоз яки шикәр комы салгач кына тозлы, баллы булуына; буяулар ярдәмендә төрле төскә керүенә инандылар. Призентация аша табигатьтәге суның әйләнеше турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Чиста сусыз кешеләрнең, җәнлекләрнең, үсемлекләрнең киләчәген күз алдына китерүне кыен булуына төшенделәр. Чиста суны исраф итмичә тотарга кирәклеге, сулыкларны, елга, чишмәләрне һәрдаим чиста тотарга кирәклеге аңлатылды.
-
"Юлларда иминлек булсын" 17.03.2014 Район күләм "Юлларда иминлек булсын!" темасы астында үткәрелгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хасаншина Алия Җәүдәт кызы беренче урынны яулап Грамотага һәм истәлекле бүләкә ия булды. Алиягә киләчәктә дә конкурсларда катнашып уңышларга ирешүен теләп калабыз.

-
Рушан Миңнеголовны уңышлары белән котлыйбыз! 15.03.2014

Якташыбыз - Рушан Миңнеголов Сочи - 2014 Паралимпия уеннарында чаңгы узышларында ике алтын, бер көмеш медальләрне яулап чемпион исеменә лаек булды. Мәктәпкәчә яшьтәге еллары безнең "Шатлык" балалар бакчасында узган Рушан Рустәм улының уңышларын сөенеп кабул иттек. Сынауларга бирешмичә көчле рухлы, тырыш, максатчыл егет булуы белән горурланабыз. Әтисе Рөстәм, әнисе Римма, абыйсы Руслан, тренеры Радик Миңнеголовлараның шатлыклары белән уртаклашабыз. Рушанда үз көченә ышаныч тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Рушан Рөстәм улының яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.












