муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Куркынычсызлык. Уттан сак булыйк. 31.01.2014 "Куркынычсызлык. Уттан сак булыйк" атнасы дәвамында балаларны тормышта була торган куркыныч чыганаклары һәм алардан саклану чаралары, янгын куркынычсызлыгы таләпләре, янгын вакытында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге, янгынны сүндерү чаралары белән таншытыру өстендә эш алып барылды. С.Я.Маршакның "Песи өйе" әсәре ярдәмендә балалар игътибарсызлык, саксызлыкның фаҗигага илтүен төшенделәр, бердәм эшчәнлектә алган белемнәрен рәсемләү, кисеп ябыштыруда киң чагылдырдылар. Тәрбиячеләр тырышлыгында "Янгын куркынычсызлыгы" тематикасы буенча әзерләгән плакатларга күргәзмә оештырылды.

-
Әти-әниләр җыелышлары 30.01.2014 Барлык төркемнәрдә дә әти-әниләр җыелышлары тәрбиячеләр тарафыннан зур әзерлек белән үткәрелде. Һәр төркемдә әти-әниләргә "Танып белү", "Социальләштерү", "Иҗади сәнгать", "Музыка", "Саләмәтләндерү" белем бирү өлкәләрен интегральләштереп балаларның бердәм эшчәнлеге күрсәтелде. Беренче кечкенәләр төркемендә Дания Әминовна балаларны "Транспорт төрләре" белән таныштырды. Икенче кечкенәләр төркемендә Гүзәл Габдулхаевна балалар белән урманга "Өч аюга кунакка", зурлар төркемендә Әлфия Камилевна "Серле математика иле" нә, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әнисә Әминовна белән берлектә "Корабльга" утырып ерак "Белем иленә" сәяхәткә чыгып юлда күп төрле биремнәрне чишеп үзләренең ни дәрәҗәдә белемле булуларын күрсәттеләр. Әти-әниләр сәяхәт, уен формасында үткәрелгән эшчәнлекләрне кызыксынып карадылар, тәрбиячеләргә киләчәктә эшләрендә уңышлар теләп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

-
"Юлларда иминлек кирәк" атналыгы 24.01.2014

Бакчабызда балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү ел әйләнәсендә һәр төркемдә алып барыла. Төзелгән план нигезендә балаларны транспорт төрләре, юлларның траспорт һәм җәяүлеләр йөри торган өлешләре, светофор, юл билгеләре белән таныштыру, светофор төсләренең мәгънәләрен аңлату, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп өйрергә кирәклеген төшендерү,юларда хәрәкәт ритмының тизлеге арта бару шартларында балаларны үз куркынычсызлыкларын, үз-үзләрен сакларга өйрәтү, урамда, җәмәгать транспротында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү өстендә даими эш алып барыла. Балаларның бердәм эшчәнлек вакытында алган белемнәре дидактик, хәрәкәтле, үстерешле уеннар ярдәмендә ныгытыла, бәйрәм, кичәләрдә кабатлана. "Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне!" йомгаклау чарасында балалар "Яшь инспектор" түгәрәге җитәкчесе Наилә Гараевна әзерләгән викторинада биремнәрне төгәл үтәп үзләштергән белемнәрен күрсәттеләр. Уен-ярышлар барышында балаларның уйлап фикер йөртүләре, игътибарлы, өлгер, җитез булулары күренде.
-
"Яшь инспектор" 24.01.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гайнуллин Динислам "Светофор" уенында "Яшь инспектор" ролен башкарып уртанчылар төркеме балаларының игътибарлы булып уенның кагыйдәләрен төгәл үзләштерүләренә иреште.
-
Уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы 22.01.2014 22 январь көнне уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Әти-әниләрне балалар бакчасы тормышы белән тирәнтен таныштыру максатыннан рус телен өйрәтүче тәрбияче Лилия Ильфировна "Уенчыклар илендә" темасы астында балалар белән бердәм эшчәнлекне күрсәтте. Балалар рус теле шөгыльләрендә алган белемнәрен уеннарда актив катнашып, сорауларга җавап табып әти-әниләргә теләп күрсәттеләр. Тәрбияче Наилә Гараевна "Саф һавада балаларның ялын ничек күңелле һәм файдалы итеп оештырырыга?" темасы астында чыгыш ясап әти-әниләргә үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

-
Кышкы уеннар 17.01.2014

Һава торышы белгәндәй көннәр бик матур килде бу атнада. Атна дәвамында балалар рәхәтләнеп кышкы уеннар уйнадылар: чана ярышлары, карлар атышу, кар бабай әвәләү, кебек уеннар һәм төрле эстафеталар оештырылды.
-
Кышкы уеннар 17.01.2014

Балалар уеннарда һәрберсе актив катнашы. Физкультура шөгыльләрен алып баручы Аубакирова Гөлназ тәрбиячеләр белән берлектә балаларның яшләрен, мөмкинлекләрен истә тотып уеннарны төрләндереп уйнаттылар.
-
Иҗади эшчәнлек 17.01.2014

Тәрбиячеләребез һәр эшчәнлекне мавыктыргыч, балаларга кызыклы булсын дип үткәрергә тырыша. Даими рәвештә төрле яңа алымнар кулланып, заманча технологияләр кулланып эшләргә омтыла алар. Мәктәпкәчә тәрбия методикасы хәзер уен һәм иҗади алымнар ысулларын алга куя. Шуны истә тотып, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бу атнада конструкцияләү шөгылендә "Әкият өе" исеме астында кәгазләрдән бөкләп әкияти өй ясадылар, аны матур итеп бизәделәр. Шулай ук әлеге төркем балалары кисеп ябыштыру шөгылендә кәгазьләрдә кул чукларын төшереп, перчаткалар ясадылар, аларны үзенчәлекле итеп бизәделәр.
-
Юбилеең белән! 10.01.2014

Шушы матур кышкы көндә балалар бакчасында 30 елга якын пешекче булып эшләгән Насибуллина Сания Габделбәр кызы үзенең олы юбилеен - 55 тулган көнен билгеләп үтә. Гомерен аш-су әзерләүгә, кешеләргә тәмле ризыклар белән сыйлауга багышлаган Сания Габделбәр кызының гомуми эш сташы 38 елдан артып китә. Кайда гына булмасын аның тәмле ризыкларына сокланып туелмый. Бар тырышлыгын куеп, фидакәр хезмәт итүе күпләргә үрнәк булырдай сокланырлык. Бакчабыз пешекчеләре белән әзерләгән ризыклар иң таләпчән кешеләргә-нәниләребез өстәленә куела һәм бик яратылып ашала. Сабыйлар ашаган саен, бик теләп, пешекче апаларына рәхмәтләрен әйтәләр.
Хөрмәтле Сания Габделбаровна! Сезне, чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, куаныч - шатлыклар, бәхетле киләчәк телибез.
55 яшь, матур гомер дисең,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомерең үтсен шатлыкта.
-
Кышкы каникул-күңел ачулар 10.01.2014 Кышкы каникул көннәрендә бакчабызда төрледән-төрле чаралар: яңа елның сихри, матур мизгелләрен яңартып чыршы тирәли "Әйлән-бәйлән", җырлы-биюле уеннар уйнау, "Яңа ел маҗаралары" темасы астында мультфильмнар карау, "Кыш бабай кайда яши?, "Яңа ел кайчан килеп җитә?" темаларына призентацияләр карау, "Җитез дә без, өлгер дә без" темасы астында спорт ярышлары үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп "Яңа ел бәйрәмнәрен ничек үткәрдем" темасына балалар рәсемнәренә күргәзмә оештырылды. Кызыклы, мавыктыргыч чараларда балалар актив булдылар, теләп катнаштылар.













