Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Балалар хокукын саклау көне 20.11.2015

20 ноябре–Бөтенроссия балаларның хокукларын яклау көне. Балалар хокукын саклау көне уңаеннан мәктәптә укучылар өчен линейка үткәрелде. Тарих укытучысы Сафин И.Ф. балаларны хокулары, ягъни баланың хокулары турында Конвенция маддәләре һәм шушы юнәлештә эшләүче вакәләтле вәкилләр белән таныштырды, . Шулай ук укучыларның бурычлары да булуын ассызыклады. Район хокук саклаучысы Шигабиев Ф.Г. укучылар иминлеге буенча чыгыш ясады.
-
Өйрәнүләр үтте 19.11.2015

19 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә Саба районы Юлбат авыл җирлегенең “Сугыш чорына гражданнар оборонасының эвакуация чараларын оештыру» дигән карары нигезендә өйрәнүләр үткәрелде. Әлеге өйрәнүләр барлык Саба районы территориясендә дә башкарылды.Эвакуация пунктының әзерлеген, эшчәнлеген комиссия уңай яктан билгеләп үтте.
-
Саба гимназиясендә дәрес
18.11.2015
Миләүшә Мидхатовна 18 ноябрь көнне Саба гимназиясендә районның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарларына 5 класста рус теле дәресе буенча ФГОС таләпләренә туры китереп мастер-класс күрсәтте.
-
"Ветеран рядом" акцисендә катнаштык 17.11.2015

Мәктәбебездә “Ветеран рядом” акциясе старт алды. 8 нче һәм 7нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән үзләренә беркетелгән хезмәт ветеранына барып, хәлен белделәр, ишек алдын себереп, тәртипләп кайттылар.
-
Район олимпиадалары башланды 10.11.2015

Бүген, 11 нче ноябрь көнне, укучыларның бөтенроссия олимпиадасының район туры башланып китте. Анда, мәктәп турында, үзләре яраткан фәннәр буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар көч сынашачаклар. Аларга уңышлар телибез.
-
Көрәш буенча уңышлар 09.11.2015

Мәктәбебез көрәшчесе Рахимов Илзат 4-7 ноябрь көннәре аралыгында 3 мәртәбә җиңүгә иреште. 4 ноябрь көнне 1999 елгы һәм аннан да яшьрәк көрәшчеләр арасында район беренчелегенә үткәрелгән көрәш бәйгесендә 1 нче, Мамадыш шәһәрендә Р.Я.Мөхәмәтшин истәленә 2000-2002 елгы көрәшчеләр арасында уздырылган ярышта 2 нче, “Саба таңнары” газетасының 85 еллыгына багышланган көрәш буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында яшьүсмерләр арасында 2 нче урынны яулады. Җиңүләрең белән сине, Илзат. Алга таба да уңышлар телибез сиңа!
-
Результаты соревнования "Робот-2015" 08.11.2015

В целях обмена опытом и популяризации робототехники среди обучающихся школ 7 ноября на базе Юлбатской основной общеобразовательной школы прошли соревнования по робототехнике "Робот - 2015". На соревнованиях приняли участие 24 команды из 7 школ и 2 команды их Центра детского творчества, использующие ЛЕГОроботы. Соревнования прошли в трех категориях: кегльринг, гонка по линии, сумо. По итогам соревнований были объявлены победители и призеры. Призеры из нашей школы: Аяз Нигматов и Райнур Мансуров – 1ое место, Руслан Хазиев и Ильгизар Валиев – 3 место, Инсаф Исламов и Рустем Давлетшин – 3 место, Табрис Рахимуллин и Ильшат Хасанов - 4 место. Поздравлем наших победителей!
-
Роботехника буенча бәйге 07.11.2015

Бүген мәктәбебездә район күләмендә роботехника буенча "Робот-2015" дигән исем астында бәйге оештырылды.
-
“Сәләхият - Дарование” 05.11.2015

5 ноября в Центре детского творчества прошел районный конкурс на лучшего чтеца среди учащихся общеобразовательных учреждений района “Сәләхият - Дарование”, посвященный 85 летию образования Сабинского района. Основная цель конкурса: выявление, поддержка и развитие талантливых детей, повышение исполнительского мастерства учащихся, создание системы поддержки молодых талантов через выход на сцену, популяризация литературного творчества. На этом конкурсе из нашей школы участвовали Ясмина Каюмова, Ильгизар Валиев, Альмир Хузин. Ясмина заняла 3 место, а остальные получили сертификаты.
-
“Кыюлар! Җитезләр! Көчлеләр!” 03.11.2015

3 нче ноябрь көнендә Балалар иҗат үзәгендә “Кыюлар! Җитезләр! Көчлеләр!” спорт- интеллектуаль бәйгесе үткәрелде. Уенда 22 мәктәптәпнең 11 җыелма командасы көч сынашты. Уен 12 төрдәге төрле станцияләргә бүленеп уздырылды, һәр команда үзенә тапшырылган бәяләү кәгазьләренә баллар җыйды. Мәктәбебездән команда составында Нигъмәтов Аяз, Рахимуллин Тәбрис, Сәйфуллина Ләйсән, Галимуллина Гүзәл катнашты. Иң югары балл җыючы командалар: Олы Шыңар һәм Юлбат мәктәпләре булды. Алар 1 нче урынга лаек булып, бәйгенең абсолют чемпионы исемен алдылар. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!










