Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
«Самый большой урок в мире» 17.10.2015

Бүген мәктәбебездә “Дөньяда иң зур дәрес” темасына сыйныф сәгате узды. Аны 7 нче сыйныф җитәкчесе Рәмзия Габдрәүфовна әзерләде. Сыйныф сәгатендә 5-9 сыйныф укучылары да катнашты. Мультфильм, презентацияләр ярдәмендә сыйныф җитәкчесе физик кимчелекләре булган кешеләрнең үз өстендә эшләүләре нәтиҗәсендә зур дәрәҗәләргә ирешүләре, авырлыклар алдында куркып калмаулары турында сөйләде. Аларга карата ихтирамлы, игътибарлы булырга кирәклеген җиткерде.
-
Уңыш бәйрәме! 17.10.2015

-
Уңыш бәйрәменә әзерлек 16.10.2015

Мәктәбебездә "Уңыш бәйрәме"нә әзерлек бара. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан көзге муллыктан күргәзмә оештырылды.
-
Хәтер көне 15.10.2015

Бүген мәктәбебездә 15 октябрь Хәтер көненә карата чара узды, китаплар күргәзмәсе куелды. Анда 1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәрләре белән сугышып, Казан ханлыгы өчен шәһит киткәннәр искә алынды. Хәтеребез яңартыды.
-
"Китап төзелеше" 14.10.2015

Укучыларда китап укуга теләк уяту, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сакчыллыкка өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү, фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, бүген 5,6 сыйныф укучылары катнашында “Китап төзелеше “ дип исемләнгән китапханә дәресе булып узды. Укучылар актив катнашып үзләренә күп мәгълүмат алдылар.
-
Олимпиадалар дәвам итә 12.10.2015

Сентябрь, октябрь айларында укучыларның бөтенроссия олимпиадасының мәктәп турлары бара. Укучылар, бар тырышлыкларын куеп,үзләре яраткан фәннәрдән көчләрен сыныйлар. Бүген информатика фәне буенча бәйге үтте. Укучыларга алда үтәчәк район һәм республика турларында да уңышлар телибез.
-
Шахмат ярышларында сынатмадык 10.10.2015

Укучыларыбыз Гайфуллина А., Фатхриева А., Мубаракзянов А., Хасанов И, Хафизов Х. торган команда 9 октябрь көнне шахмат ярышларында 20 мәктәп арасында 3 нче урынны яулап кайттылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!. Шашка ярышларында да җиңүләр телибез.
-
Шахмат ярышларында
09.10.2015
Мәктәбебезнең бертөркем укучылары физкультура укытучысы Гатиятов Р.Р. җитәкчелегендә район күләмендә үткәрелүче шахмат ярышында катнашырга киттеләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Укытучылар көненә тантана
07.10.2015
Кичә район мәдәният йортында укытучылар көненә карата зур бәйрәм-тантана узды. Мәктәпләребезнең уңышлары бәйрәм барышында уңай бәяләнде. Соңыннан Г. Тукай исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры “Яшел эшләпә” исемле комедиясен бүләк итте.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны да чын күңелебездән бүгенге һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек, бәхет, авыр хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз. Сабыр канатларыгыз беркайчан да сынмасын, мәктәпләрегездә шат балалар тавышы тынмасын. Бәйрәмегез котлы булсын!










