Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Татар теленнән 3 нче урын!
17.12.2015
Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль турында татар теленнән 3нче урынны алган 7нче сыйныф укучысы Нигматов Аязны чын күңелебездән котлыйбыз.Киләчәктә дә укуында зур уңышлар телибез!
-
Халыкара яктылык елы уңаеннан 16.12.2015

15 декабрь көнне мәктәптә "Безнең тормышыбызда яктылык" дигән темага класс сәгатьләре узды. Монда энергияны һәм ресурсларны саклау поблемалары күтәрелде.
-
“Янәшәдә ветеран” 14.12.2015

Мәктәпләрдә “Янәшәдә ветеран “ акциясе дәвам итә. Шул уңайда бүген мәктәбебезнең 5 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Давлетшин Н.И. һәм педагог - оештыручы Мансурова Э.В. белән берлектә тыл ветераны Шакирзянова Корбанбикә апа янында булып кайттылар. Ветеран аларны җылы каршы алды. Укучыларның үз куллары белән ясаган Яңа ел открыткасы ветеранның күңеленә хуш килде. Корбанбикә апа балаларны кабат кунакка чакырып, рәхмәт хисләре белән озатып калды.
-
Котлыйбыз! 11.12.2015

Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль турлары дәвам итә. 7 нче сыйныф укучысы Нигъмәтов Аяз география фәненнән иң күп балл җыеп, 1 нче призлы урынга лаек булды. Аны әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Код сәгате 10.12.2015

4 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр мәктәпләрдә бөтенроссия күләмендә код сәгатьләре акциясе үткәрелә.Бүген мәктәбебезнең физика һәм информатика укытучысы Миләүшә Мулламухаметовна башлангыч сыйныфларда код сәгате үткәрде.
-
Дөньяга елмаю бүләк ит 10.12.2015

Инвалидлар ункөнлеге бара. 8нче сыйныф укучысы Мөбәрәкҗанов Айрат район күләмендә шушы уңайдан үткәрелгән шашка бәйгесендә I нче урынны яулады. Мәктәбебездә исә “Дөньяга елмаю бүләк ит” исеме астында рәсемнәр конкурсы оештырылды.
-
Бөтенроссия конференциясендә 10.12.2015

-
Акция "Час кода" 07.12.2015

5 декабрь көнне 5-9 сыйныфларның сыйныф сәгатьләрендә Бөтенрәсәй акциясе “Час кода” үтте. Укучылар информатика укытучысы Хасанова М.М. җитәкчелегендә МТ специалистлары турында тулы мәгълүмат алдылар. Бу профессиягә багышланган http://apkit.ru, http://buduguru.org сайтлары белән таныштылар, видеоматериаллар карадылар. “Час кода” акциясендә катнашу өчен регестрация ясадылар.Программа нигезләренә өйрәтүче уеннар белән таныштылар. Дәрес кызыклы һәм файдалы узды. Укучыларга профессия сайлау юнәлешендә дә тулы мәгълүмат бирелде.
-
Күңелле стартлар 05.12.2015

Бу көннәрдә мәктәбебездә “Күңелле стартлар”да катнашучы команда физик тәрбия бирүче укытучы Замир Вагыйзович белән әзерлек эшләре алып баралар. 5 декабрь көнне алар Лесхоз зонасында катнашучы көндәшләре белән очрашачаклар. Уңышлар телибез сезгә.
-
Шашкада да җиңәбез! 04.12.2015

3 нче декабрь көнне Саба сәләтле балалар мәктәбендә 5-7 сыйныф физик кимчелекләре булган балалар арасында шашка ярышы үтте. Юлбат мәктәбеннән Мубаракзянов Айрат беренче урынны яулады.










