Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Хыял" лагерында 17 нче көн 19.06.2015

Мәктәптә "Хыял" лагерьның 17 нче көне . Татар теле укытучысы Галимуллина Д.Г. “Татар әкиятләре сукмаклары буенча”дигән чара үткәрде, балалар экологик батырлык эшләделәр, территорияне чистарттылар, “Биремнәр буенча ориентлашу”, “Робин Гуд булу нинди яхшы” дигән уен программаларында, Робин Гуд призына укчылар ярышында катнаштылар. Хезмәт һәм ял лагерында су сиптеләр һәм чүп утадылар, чөгендерне сирәкләделәр, кыярларны күчерделәр, суган кыякларын кистеләр, дару үләннәре җыйдылар, өстәл уеннары һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
"Хыял" лагерында 16 нчы көн 18.06.2015

"Хыял" лагерьның 16 нчы көне дә бик кызыклы үтте. Балалар география укытучысы Фаляхова Ф.Г.кабинетына кунакта булдылар, “Минем сәламәтлегем минем кулда” дигән чарада, аннары ГИБДД инспекторы белән “Автомобильдән саклан” дигән әңгәмәдә, “Пятачок белән без кая барабыз” дигән викторинада катнаштылар. Хезмәт һәм ял лагерында кәбестәләргә, кишерләргә, чөгендерләргә су сиптеләр һәм чүпләрен утадылар, өстәл уеннары һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
"Хыял" лагерында 15 нче көн 17.06.2015

"Хыял" лагерының 15 нче көне. Балалар иртәнге гимнастикадан соң «Елгалар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” белән таныштылар, аннары елгага, инешләргә экскурсиягә бардылар , балык тоттылар, “Балык эләк, эләк” дигән КВНда катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар. Хезмәт һәм ял лагерында территорияне чистарттылар, ТИН укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. велосипедта йөрүчеләр өчен юл кагыйдәләре белән таныштырды. Өстәл уеннары һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
"Хыял" лагерында 14 нче көн 16.06.2015

Бүген лагерьга авыл фельдшер кунакка килде. «Пешкән һәм башка очакларда беренче ярдәм» белән таныштырды.
-
"Хыял" лагерында 13 нче көн 15.06.2015

"Хыял" лагерында 13 нче көн. Балалар физзарядкадан соң «Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” белән таныштылар, аннары Тенеки авыл клубына кунакка бардылар , мультфильмнар карадылар, уеннар уйнадылар. Хезмәт һәм ял лагерында сукмакларга ком ташыдылар, су сиптеләр, чүп утадылар, өстәл уеннары һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Лагерьга йөрүчеләр күтәренке күңел белән өйләргә таралдылар.
-
"Хыял" лагерында 12 нче көн 14.06.2015

Бүген "Хыял" лагерының уникенче көне. Тарих укытучысы Сафин И.Ф.балаларны Саба районы тарихы белән таныштырды, аннары чүп үләннәре белән көрәшү серләренә өйрәнделәр, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Хезмәт һәм ял лагерында чәчәк түтәлләрен матурладылар, территорияне себерделәр, тырмаладылар, сукмакларга ком ташыдылар. Көн файдалы узды.
-
"Хыял" лагерында 11 нче көн 13.06.2015

Лагерьның 11 нче көнендә укучыларны кабул иткәннән соң физзарядка оештырылды. "Хыял" ял һәм сәламәтләндерү лагеры укучылары инструктаң үткәннән соң урманга сәяхәткә барып, матур тәэсирләр белән кайттылар, "Яшел аптека" конкурсында катнаштылар.Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Хезмәт һәм ял лагерында бакчада чәчәкләргә су сиптеләр, кәбестәләрне өййделәр, территорияне чистарту белән шөгыльләнделәр, дару үләннәре җыйдылар.
-
"Хыял" лагерында 10 нчы көн 12.06.2015

"Хыял" лагерының 10 нчы көне иртәнге линейка белән башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылары вожатыйлары Каюмова Я. һәм Гайфуллина А. балаларны бию серләренә төшендерде. Балалар "Наркотикларсыз тормыш", "Мин тормышны сайлыйм" дигән темаларга видеофильмнар карадылар, Галимзянова Л.М., Гумерова Р.Т. каралган материал буенча аңлату эшләре алып бардылар.
Хезмәт һәм ял лагерында территорияне чистарту, тырмалау, су сибү, чәчәклекләрне матурлау белән шөгыльләнделәр. "Яхшы хәлләр, күркәм холыклар" дигән мероприятиедә катнаштылар.
Лагерьларда "12 июнь - Россия көне" дигән темага әңгәмәләр үткәрелде.
-
"Хыял" лагерында 9 нчы көн 11.06.2015

"Хыял" лагерының тугызынчы көне дә бик кызыклы узды. Математика укытучысы Дәүләтшин Н.И. укучыларны математика фәне серләре белән таныштырды, Лесхозга "Нарат" боз сараена сәяхәт тә күңелле узды. Хезмәт һәм ял лагерында чәчәк түтәлләреннән чүп утау, су сибү, территорияне тырмалау, дару үләннәре җыю белән шөгыльләнделәр, саф һавада уеннар уйнадылар.
-
"Хыял" лагерында 8 нче көн 10.06.2015

"Хыял" лагерьның 8 нче көнендә балалар физзарядкадан соң, рус теле укытучысы Галәвиева М.М. тарафыннан оештырылган "В гостях у русских сказочников" чарасында, аннары мульткараокеда катнаштылар , Дисней мультфильмнары геройларын рәсемгә төшерделәр. Хезмәт һәм ял лагерында кәбестәләргә, кишерләргә, чөгендерләргә су сиптеләр һәм чүпләрен утадылар, өстәл уеннары һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.










