Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Ел укытучысы-2015" җиңүчеләрен котлау
14.05.2015
2015 нче елның 13 нче маенда район мәдәният йортында "Ел укытучысы-2015" конкурсының җиңүчеләрен һәм лауреатларын котлау церемониясе узды. Мәктәбебезнең химия-биология укытучысы Хаҗиева А.Р., өстәмә белем бирү педагогы Дәүләтшин Н.И. Мәгариф идарәсенең Почет грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
-
Татар теленнән имтихан
12.05.2015
Бүген 9нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтихан тапшырдылар. Имтихан нәтиҗәләре куанычлы булсын дигән теләктә калабыз.
-
9 май- Бөек Җиңүгә 70 ел 09.05.2015

9 Май – Җиңү бәйрәме! 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез! Бүген Бөек Җиңүгә 70 ел. 8 май көнне мәктәбебез укучылары, укытучылары кулларына "Үлемсез полк" портретлары, шарлар һәм чәчәкләр тотып колонна белән авыл буенча обелискка төштеләр. Бәйрәмне мәктәпнең тарих кытучысы Сафин И.Ф. башлап җибәрде, обелиск янына тантаналы рәвештә рейхстаг өстенә эленгән Җиңү флагы күчермәсен алып керделәр. Аннары мәдәният хезмәткәре Мансурова С.С., җирле башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Закирҗанов Р.Р., Сабиров Р.Х., авыл советы рәисе Шәмсиев Т.Р. һәм мәктәп директоры Нигъмәтҗанов Ф.Т.лар бәйрәм кунакларына үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Тыл ветераны Халикова Рәшидә апа сугыш еллары ачысы турында сөйләде, күгебез аяз булуын теләде.Мәктәп укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан монтаж куйдылар. Бәйрәм обелискка венок, чәчәкләр кую белән тәмамланды.
-
Бөек Җиңүгә багышлап концерт 08.05.2015

7 май көнне Юлбат мәдәният йортында мәктәп укучылары һәм укучылары катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик” дип исемләнгән концерт прогарммасы күрсәтелде.
-
Бөек Җиңүгә багышлап... 07.05.2015

6 май көнне Сабаның сәләтле балалар мәктәбе базасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Филология, тарих, мәдәният, җәмгыять: яңа караш” дип исемләнгән II республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды. Юлбат урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл, “Сугыш чорында кеше язмышлары” секциясендә катнашып, II дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Галимуллина Дания Гайфетдиновна). Чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!
-
Физикадан конференция 06.05.2015

5 майда Саба гимназиясендә укучыларның танып-белү эшчәнлекләрен, физик белемнәрен үстерү максатыннан " Мин дөнья белән танышам" исеме астында фәнни-гәмали конференция узды. 5-6 сыйныф укучылары арасында Хәсәнов Илшат "Электр үткәргечләрнең җылынуы" дигән эзләнү эше белән чыгыш ясап 3 нче урынга лаек булды. Аны уңышы белән котлыйбыз!
-
Рәсем конкурсында 05.05.2015

Саба сәләтле балалар интернат-мәктәбендә үткән “Без горурланабыз!” рәсем конкурсында 2 нче сыйныф укучысы Әмиров Бәхтияр үз сәләтен күрсәтеп кайтты.
-
Хезмәт ветераны белән очрашу 05.05.2015

Бүген Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәгариф һәм хезмәт ветераны Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева белән очрашу үткәрелде. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Рәйсә апаның хатирәләре укучылар өчен файдалы булды.
-
Җиңү байрагы музейда 04.05.2015

4 май көнне мәктәбебез музее фондына Җиңү Байрагы күчермәсен кабул итү тантанасы үтте.
-
1 май бәйрәме белән котлыйбыз! 01.05.2015

Барыгызны да яз һәм хезмәт бәйрәме - 1 май белән котлыйбыз! Эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.










