Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Тәмәке төтененә каршы айлык 27.05.2015

Татарстан Республикасында “Гражданнар сәламәтлеген әйләнә-тирә тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында”гы 2013 елның 23 февралендә кабул ителгән 15-нче федераль закон үтәлеше буенча 25 майдан республика айлыгы старт алды.
-
ГТО фестивале 26.05.2015

24-25 нче май көннәрендә Юлбат урта мәктәбе укучылары районыбызда үткәрелгән ГТО фестивалендә катнаштылар. Алар ГТО комплексына кергән сынау төрләре буенча үзләренең көчләрен сынадылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Наркотикларсыз тормыш" 26.05.2015

26 июнь - Халыкара наркотикларны куллану һәм тарату белән көрәшү көне. Шул уңайдан 2015 нче елның 25 май көненнән Республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы башланды. Мәктәбебез айлык кысаларында эшчәнлеген башлап җибәрде.
-
Спартакиадада җиңүләр 25.05.2015

23 май көнне бер төркем укучыларыбыз район үзәгендә Спартакиадада катнашып кайттылар. Туп ату буенча 6 сыйныф укучысы Сайфуллина Л. 1 нче урын, 8 сыйныф укучысы Фәтхриева А. 2 нче урынны яуладылар. 6 нчы сыйныф укучысы Нигъматов Аяз 400 м йөгерү буенча 2 нче урынга лаек булды. Спортчыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Тарих атналыгына нәтиҗә ясалды 23.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңү Байрагына тигезләнергә!” дигән девиз астында үткән тарих атналыгында актив катнашкан укучылар мәктәп дирекциясенең мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Соңгы звонок-2015 22.05.2015

Бүген мәктәбебезнең 11, 9 нчы сыйныф укучыларының Соңгы кыңгырау бәйрәме, 9 кыз һәм 8 малай укуларын тәмамлап , дәүләт имтиханнарын бирү алдында тора. Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Закирҗанов Р.Р., мәгариф бүлеге хезмәткәре Галимҗанова Л.Р., авыл советы рәисе Шәмсиев Т.Р. һәм мәктәп директоры Нигъмәтҗанов Ф.Т.лар укучыларга, бәйрәм кунакларына үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
Укучыларыбызга имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта чын кешеләр булуларын теләп калабыз!
-
Казанда күргәзмәдә 21.05.2015

22 май көнне Казан шәһәрендә үтәчәк робототехника күргәзмәсенә мәктәбебездән, өстәмә белем бирү педагогы Дәүләтшин Н.И. җитәкчелегендә, 6 сыйныф укучысы Нигъмәтов Аяз бара.
-
ГТО фестиваленә әзерлек 19.05.2015

Мәктәбебезнең сәламәтлекләре буенча төп физкультура группасына караучы 11-15 яшьлек укучылары ГТОның официаль порталында регистрация үттеләр. Хәзер 24-25 нче май көннәрендә районыбызда узарга тиешле ГТО фестиваленә катнашырга әзерләнәбез
-
“Фәндә беренче адымнар” 16.05.2015

15 май көнне мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Рәхимуллина Алинә “Фәндә беренче адымнар” дип аталган эзләнү-проект эшләре бәйгесендә катнашып кайтты һәм Рәхмәт хатына ия булды.
-
Балалар куллары белән эшләнгән техника һәм робот техникасы күргәзмәсе 15.05.2015

14-15 май көнне Балалар иҗат Үзәге каршындагы мәйданда Дәүләтшин Нияз Илгизович җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар әлеге исем астында үткән күргәзмәдә катнаштылар. Хезмәттәшебезгә һәм техниканы үз итүче укучыларыбызга республикакүләм ярышта да уңышлар телибез.










