Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Укытучыларга укулар оештырылды
30.03.2015
Язгы каникул көннәрендә физика, математика, химия, биология, инглиз теле укытучыларының укулары оештырылды. Казаннан килгән вәкилләр БДИ һәм методик белем һәм күнекмәләр бирү буенча күрсәтмәләр бирделәр. Укулар укытучыларга бик файдалы һәм эчтәлекле оештырылды. Саба мәгариф бүлегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Коррупциягә каршы 28.03.2015

Ришвәт белән очраштыңмы? Шалтырат.
-
Йолдызлык-2015
25.03.2015
Биектау районында 23-24 нче март көннәрендә «Йолдызлык -2015» республика конкурсының зона туры узды.Мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Мансуров Райнур вокал номинациясендә III призлы урынга лаек булды( җитәкчесе - Аубакиров Фәрит Габделмәҗит улы). Укучыларның бию коллективы да Давлетшина Альмира Фоат кызы җитәкчелегендә бу конкурста уңышлы чыгыш ясады.Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Нәүрүз бәйрәмендә җиңү
24.03.2015
Мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова районда Нәүрүз бәйрәмендә үткәрелгән шашка ярышында I урынга һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән шашка ярышларында I урынга лаек булды. Уңышларың белән Гүзәл!
-
Шахматчылар турнирында 23.03.2015

22 нче март көнне Лесхоз бистәсендә күренекле урманчы Нургали Миннеханов истәлегенә шахматчылар турниры үткәрелде. Безнең мәктәбебездән Булат Мөхәммәтҗанов, Руслан Хаҗиев, Альмир Хуҗин һәм Гүзәл Кәримова катнашты. 7-11 сыйныф кызлары арасында Гүзәл Кәримова I урынга лаек булды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Бердәм тестка әзерләнәбез!
21.03.2015
Бердәм республика тестированиесына әзерлек йөзеннән 21 март көнне 9 класс укучылары тест үтәләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Нәни китапчыклар 20.03.2015

Безнең татар халкында “Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә” дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапны яратучының күңеле күбрәк укыган саен сафланыр, ачылыр, дөньяга карашы киңәер. Кайсы гына авторның китабы булса да, ул безне изгелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. 2 сыйныф укучылары да “Балалар китабы көне” кысаларында нәни китапчыклар ясадылар. Алар үз эшләрен күреп бик сөенделәр.
-
"Живая классика" 19.03.2015

17 март көнне Балалар иҗат үзәгендә IV Халыкара «Живая классика» яшь башкаручылар конкурсының район туры булып узды. Анда 7 сыйныф укучысы Гайфуллина Альбина катнашып, икенче урынны яулады. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз,алга таба да уңышлар телибез.
-
Психологические тренинги
18.03.2015
18 марта психологи Алиса Илгамовна, Гульшат Ильшатовна, Назира Назмутдиновна проводили профилактические беседы и занятия по профессиональной ориентации учащихся 8-11 классов. Тренинг назывался "Для старших школьников "Агропрофи" профориентационная работа".
-
Китап - белем чишмәсе 17.03.2015

Мәктәбебездә “Балалар китабы көне “старт алды.Шул уңайдан 4 сыйныф укучылары “Китап – белем чишмәсе” дип исемләнгән бәйрәм дәрес үткәрделәр. Китап хакындагы табышмаклар, мәкаль, шигырьләрне искә төшерделәр. Дәрес укучыларның үзләре ясаган китапларын яклау белән тәмамланды.










