Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Ничек студент булырга? 31.01.2015

30 нчы январь көнне Саба муниципаль район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары район үзәгендә оештырылган КГАУ һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасыннан килгән белгечләр белән очрашуда булдылар. Укучылар бу уку йортлары турында үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар таптылар.
-
Ата-аналар җыелышы 31.01.2015

Бүген мәктәбебездә 11 нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм фән укытучылары катнашында җыелыш үткәрелде. Җыелышта һәр укытучы үз фәне буенча "Пробный ЕГЭ" нәтиҗәләре белән таныштырып, чыгыш ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәтхриева Р.Х. укучыларны һәм әти-әниләрне 2015 нче елгы БДИ эшенә булган таләпләр, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр алдында торган бурычлар белән таныштырды. Соңыннан сүз әти-әниләрнең үзләренә бирелде. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, киңәш һәм фикерләрен җиткерделәр.
-
Тимурчылык эше 30.01.2015

Мәктәбебездә тимурчылык эше актив рәвештә бара. Ярдәмчесез калган, ялгыз әби-бабайларга 5-7 сыйныф укучылары даими булышып торалар. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Габделхаева Гөлсинә Раяновна ялгыз яшәүче хезмәт ветераны Гыйлемхан абый янына бардылар, аның капка төбен, ишек алдын кардан арындырдылар. Гыйлемхан абый аларга үзенең зур рәхмәтен җиткерде. Укучылар саф һавада бергәләп эшләгәннән һәм игелек кылудан алган күңел күтәренкелеге белән өйләренә таралыштылар.
-
Башлангыч сыйныф укучылары семинары 29.01.2015

2015 нче елның 27 нче январенда Саба муниципаль районы сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәп-интернаты базасында "Интерактив эш алымнары һәм аларның белем сыйфатын күтәрүгә, шулай ук укытучының профессиональ осталыгын арттыруга йогынтысы" темасына район семинары узды. Шушы семинарда мәктәпнең башлангыч сыйныфлар методик берләшмә җитәкчесе Рузия Гомәрова катнашты. Семинар барышында бүгенге көндә башлангыч сыйныфларда интерактив формада белем һәм тәрбия бирү алымнары өйрәнелде. Аларны уртага салып сөйләшү өчен мәктәбебездә методик берләшмә утырышы планлаштырылды.
-
Фестивальгә әзерләнәбез 28.01.2015

30 нчы гыйнвар көнне район мәктәпләре арасында театраль коллективларның “Талантлар йолдызлыгы” фестиваль-конкурсы узачак. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә 4 нче сыйныф укучылары катнашачак. Аларга уңышлар телибез!
-
Республикада җиңү 27.01.2015

Юлбат урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова 21-24 нче январь көннәрендә, Казанда Татарстан беренчелегенә үткәрелгән Халыкара шашка төрендә (классикада) II урынга иреште. Гүзәлне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 26.01.2015

24, 26 гыйнар көннәрендә мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасының муниципаль этапы үтте. Безнең мәктәптән ярышта мәктәп директоры Нигъмәтҗанов Ф.Т., директор урынбасарлары Фәтхриева Р.Х., Агелова Р.З., укытучылар Кәримова Р.Р., Мөбәрәкшин Р.Р., Дәүләтшин Н.И., Хәсәнова М.М., Фәләхов З.В., Габделхәева Г.Р. катнашты. Шахмат буенча укытучыларыбыз призлы урыннарга лаек булдылар - Дәүләтшин Нияз Илгизович II урын, яулады Каримова Равия Равгалиевна III урын. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Авылым табигате 24.01.2015

19.01 дан 24,01 га кадәр мәктәбебездә география атналыгы үтте. Атналыкта туган як табигатен сурәтләгән фотосурәтләр һәм рәсем конкурсы оештырылды. Бу эштә 1, 2, 6 сыйныф укучылары үзләре иҗат иткән рәсемнәре белән катнаштылар. Ә 3, 9 сыйныф укучылары туган якның искиткеч матур табигатен фотосурәтләрдә тәкъдим иттеләр. Конкурста катнашкан барлык укучыларга бик зур рәхмәт. Балаларда әнә шундый мәрхәмәтле карашны, табигатьнең матурлыгын тоюны, әкренләп аны яклый, саклый белүне кечкенәдән үк тәрбияләү мөһим.
-
Бакыр заводы белән танышу 23.01.2015

Бүген, мәктәбебезнен тарих укытучысы, Ильдар Фатхуллович 8-9 сыйныф укучыларына Завод-Нырты авылында урнашкан бакыр заводы белән таныштыру үткәрде. Әлеге мәгълүмәтне укытучыбыз видеоязмалар ярдәмендә җиткерде.
-
Учитель года - 2015
22.01.2015
В МБОУ “Юлбатская СОШ” стартовал районный конкурс «Учитель года - 2015», который проводится в целях выявления творчески работающих учителей, имеющих высокий уровень профессиональной подготовки, распространения передового опыта, новых педагогических технологий в организации и проведении образовательного процесса.










