Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Мәктәп - Ел укытучысы 21.01.2015

Мәктәбебездә "Ел укытучысы" конкурсының (сыйныф җитәкчесе, педагог оештыручы, түгәрәк җитәкчесе) мәктәп туры үтә. 3 сыйныфта "Туган ягы кирәк кешегә" дип аталган сыйныф сәгате үтте. 6-7 сыйныфларда "Агачларда кеше язмышлары" исеме астында сбор үткәрелде.Сугыш һәм тыл ветераны Сафин Раян бабайның катнашуы сборның эчтәлеген тагын да баетты. Ә робототехника түгәрәгенә йөрүче укучылар робототехника буенча үтә торган ярышларга роботлар җыю буенча мастер класс күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә катнашучы укытучыларыбыз - Гомәрова Рузия Тимершаеховна, Габделхаева Гөлсинә Раяновна һәм Давлетшин Нияз Илгизовичка иҗади уңышлар телибез.
-
География атналыгы бара 21.01.2015

19 нчы гыйнвардан Юлбат урта мәктәбендә География атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында түбәндәге чаралар оештырыла - викторина сорауларына җаваплар табу ", Туган якның гүзәл мизгелләре" дигән тема астында фотография һәм рәсемнәр конкурсы, башлангыч сыйныф укучыларын Юлбат авылы табигате белән таныштыру, 6-8 нче сыйныф укучылары өчен интелектуаль уен "Бөтендөнья тирәли сәяхәт", " Тамчы-шоу "уены. Атналык укучыларны бүләкләү, нәтиҗә ясау белән тәмамлана.
-
“Сак бул! Кышкы юл!” 19.01.2015

Юлбат урта мәктәбе укучылары, укытучылары уку елы дәвамында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, конкурсларда даими катнашып киләләр һәм уңышларга да ирешәләр. “Сак бул! Кышкы юл!” исемле юл йөрү кагыйдәләрен танып белү викторинасында катнашып, Хуҗин Альмир Альфред улы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Хоккей буенча дусларча очрашу 17.01.2015

Авыл җирлекләре арасында хоккей буенча дусларча очрашулар башланды. Аның чираттагысы 16 гыйнварда безнең мәктәпнең хоккей мәйданчыгында булды. Очрашуда Саба аграр көллияте, Арташ һәм Юлбат авыл җирлекләре командалары катнашты. Юлбат командасы составында мәктәбебезнең 9 сыйныф егетләре дә көч сынашты. Аларга киләчәктә спортта уңышлар телибез.
-
Чаңгыда шуабыз 16.01.2015

Юлбат урта мәктәбе укучылары , ГТО ның кышкы төрләрен тапшыру өчен, чаңгы спорты белән шөгыльләнәләр.Бу уку елында кайткан чаңгыларның сыйфатыннан алар бик канәгать.
-
Классный руководитель года-2015
15.01.2015
Сегодня начался школьный этап республиканского конкурса организаторов воспитательного процесса. Желаем Вам успехов!
-
Робототехника түгәрәгендә 15.01.2015

Мәктәбебездә уңышлы гына робототехника түгәрәге эшләп килә. Укучыларның робототехникага кызыксындыруын арттыру йөзеннән мәктәп күләмендә төрле чаралар үткәрелә. Күптән түгел мәктәп күләмендә робототехника буенча «Кегельринг» ярышы үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде, һәр укучыга дипломнар тапшырылды.
-
Музей яңартыла 14.01.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә Юлбат урта мәктәбе музее Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның Бүләкләү кәгазләрен архивлардан эзләп табу эше белән шөгыльләнә. 7 орден һәм 15 медаль белән бүләкләнгән гвардия подполковнигы Баһавиев Ислам һәм "Батырлык өчен" медале, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Сафин Фатхулланың бүләкләү кәгазьләре табылды инде. Алга таба эзләнү эше дәвам итә.
-
Искечә яңа еллар белән , дуслар!
13.01.2015
Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
"Дулкыннар" конкурсында җиңү
12.01.2015
Мансуров Райнур "Дулкыннар" конкурсында вокал номинациясенда I урын,рәсем номинациясенда III урынга лаек булды. Аны уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр теләп калабыз!










