Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Күңелле стартлар 11.11.2014

Бүген мәктәбебездә "Күңелле старт" бәйгесе үткүрелде. Бу бәйгедә 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары көч сынаштыБу ярыш укучыларны физик яктан чыныктыруга, физкультурага һәм спортка мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән иде.
-
Авыл тарихы китапта саклана 10.11.2014

Юлбат авылы хакындагы мәгълүматлар гасырлар сәламе булып әйләнеп кайтты: шушы елның октябрь ахырында "Юлбатым-Ямбулатым" китабы басылып чыкты. Автор Сафин Илдар Фатхулла улы аны үз төбәге авыллары кешеләре белән әңгәмәләр корып, мәктәп музеенда укучылары белән үзе туплаган материаллардан файдаланып, архивларда эзләнеп, күп чыганакларны өйрәнеп язган. Китапта шулай ук Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау авыллары тарихыннан кайбер сәхифәләр бирелгән.
-
Көзге каникуллар тәмам
08.11.2014
Каникул көннәрендә сәләтле укучылар белән эш тә оешкан рәвештә оештырылды. Бүген инглиз теле, математика, информатика фәннәреннән шөгыльләнделәр. Сайлау фәннәреннән һәм рус теленнән имтиханнарга әзерлек тә алып барылды. Драма түгәрәге дә эшләде. "Сабантуй" комплексына экскурсиягә баралар. Шуның белән кызыклы көзге каникуллар тәмамлана. 2 нче чиректә укучыларыбызга зур уңышлар телибез!
-
Спорт ярышларында
07.11.2014
7 ноябрь көнне укучыларыбыз Балалар иҗат үзәгендә "Быстрее, выше, сильнее" интеллектуаль-спорт уенында, 2-5 сыйныф укучылары Шәмәрдәннең яшьлек спорт үзгендә шахмат ярышында катнашып кайттылар
-
"Сәләхият-Дарование"
05.11.2014
Гайфуллина Альбина,Каюмова Ясминә җитәкчеләре Галимуллина Д.Г., Абдуллина З.И. белән "Сәләхият-Дарование" конкурсына киттеләр. Аларга уңышлар телик.
-
Көзге каникулларда
05.11.2014
Көзге каникулларда укучыларыбыз мәктәптә - консультацияләрдә, түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.
Ә 6-8кл укучылары сыйныф җитәкчеләре белән "Нарат" боз сараена экскурсиягә баралар. -
Көзге каникулда эшчәнлек
01.11.2014
Укуның беренче чиреге дә тәмамланды. Укучылар көзге каникулга таралышалар. Ләкин каникул көннәрендә дә мәктәбебез укучылар тавышыннан тынып тормас, чөнки көзге каникул планы нигезендә һәр көнне консультацияләр үткәреләчәк, түгәрәкләр дә үз вакытында эшчәнлеген дәвам итәчәкләр. Каникул көннәрендә район күләмендә үткәрелгән чараларда катнашачаклар. 11 нче сыйныф укучылары 6 нчы ноябрь көнне рус теленнән, 7 ноябрь көнне математикадан белемнәрен сынап карыйлар. Аларга зур уңышлар телик.
-
Ш.Биктимеров истәлегенә 31.10.2014

Мәктәбебездә "Шәүкәт Биктимеров иҗатына бер караш" дип исемләнгән искә алу чарасы оештырылды.
-
V Республика Балалар Советы оешмалары форумы 30.10.2014

27 октябрьдан 31енә кадәр без - Юлбат урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Гайфуллина Альбина, Каюмова Ясминә - педагог-оештыручы Гөлсинә Раяновна җитәкчелегендә V Республика Балалар Советы оешмалары форумында катнаштык. Биш көн дәвамында республиканың барлык районнарыннан килгән иң актив балалар төрле комитетларга (комитет “Здоровый образ жизни”, “Культуры”, "Социальной защиты и волонтерства", “СМИ”, “Образования”, ”Экология”) бүленеп, проектлар төзедек һәм аны иптәшләребез алдына якладык...
-
Әти-әниләр җыелышы 29.10.2014

Бүген, 29.10.14. көнне сәг.кичке 18.00 дә Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү чараларын көчәйтү турында” һәм "Наркотикларсыз тормыш" дигән тема кысаларында әти-әниләр җыелышы уза. Әлеге җыелышта барлык әти-әниләр, мәктәп коллективы, участок инспекторы, балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспектор Романова А.Г. катнаша.










