Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Ата-аналар җыелышы
23.12.2014
22 декабрьдә әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта түбәндәге темаларга чыгышлар тыңланды: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” , “Суицид һәм аны булдырмау юллары “. 9,11 классларга январь аенда булачак репетицион тестированиеләр тәртибе турында мәгълүмат бирелде.
-
Яңа ел белән котлыйбыз! 23.12.2014

Бүген мәктәпкә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар барлык укучыларга, укытучыларга, хезмәткәрләргә Яңа ел күчтәнәчләре тараттылар. Шулай ук Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннихановның котлау открыткалары тапшырылды.
-
Казанда - чыршы бәйрәмендә 22.12.2014

Мәктәбебезнең алдынгы укучылары - 11 сыйныфтан Рахимуллина Резеда һәм Шакирзянова Ләйлә, 21 декабр ь көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Бу бәйрәмдә катнашу аларның уку һәм сәнгать өлкәсендә алган уңышлары нәтиҗәсе.
-
Яңа елга әзерлек
20.12.2014
Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды.Укучылар стенгазеталар чыгаралар, рәсемнәр ясыйлар, бәйрәмгә концерт номерлары әзерлиләр. Ә иң күңеллесе-бу көннәрдә барлык укучылар һәм укытучылар да дәресләрдән соң мәктәп янында кардан сыннар ясыйлар. Яңа ел килеп җиткәнен һәркем түземсезләнеп көтә.
-
“Learn to win” 20.12.2014

19 декабрь көнне мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Каримова Гүзәл һәм инглиз теле укытучысы Мәҗитова Рәмзия Габдрәүф кызы Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә IV ачык региональ “Learn to win” конкурсында катнашып , финалга үткән конкурсантларны бүләкләү тантанасына бардылар. Шахмат-шашка уеннары остасы Гүзәл бу конкурска үзенең “Мой кумир” дигән видео-ролигын тәкъдим иткән иде. Аның бу эше иң яхшы эшләр исемлегенә кертелде . Гүзәл “Диплом призера” һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды, шулай ук җитәкче укытучыга да “Рәхмәт хаты” бирелде. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз!
-
Физика атналыгы 19.12.2014

13 декабрьдан мәктәбебездә физика атналыгы бара. 18 декабрь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән физик экспериментлар үткәрелде. 19 декабрь көнне 5-6 сыйныф укучылары "Табигатьнең гаҗәеп күренешләре" белән таныштылар. 7-11 сыйныф укучыларына кроссвордлар чишәргә тәкъдим ителде. Алар кроссвордларны мәктәп сайтының "Год физики" кертелмәсеннән ала алалар.
-
Нәни дусларыбызга бүләк! 18.12.2014

Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары “Ромашка”балалар бакчасына йөрүче нәни дуслары белән һәрвакыт аралашып торалар. Ә бу атнада исә алар, Ләбиб Леронның “Тәпәләй белән Чәпәләй”әсәрен күчтәнәч итеп, балалар хозурына җиткерделәр. Әлеге театраль күренеш “Театр дөньясында “ дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек шөгылендә әзерләнде. Нәни дусларының шат йөзләрен күрү 4 нче сыйныф укучыларын бик сөендерде. Тәрбиячеләрнең рәхмәт сүзләре дә “артистлар” ның күңеленә сары май булып ятты.
-
Сингапурча уку
17.12.2014
17 нче декабрь көнне Сингапур компаниясе методикасы буенча дәресләр Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә уңышлы дәвам итте.
Саба районы информацион-методик үзәк методистлары тарафыннан уздырылган дәресләрдә укытучылар үзләре укучы ролендә белем алды. Дәрестә укучы 45 минут буе укытучыны тыңлап утырырга түгел, ә актив рәвештә катнашырга тиеш. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына. "Өчле"гә укыган баланың фикерләре "бишле"гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Сингапур компаниясе тәкъдим иткән яңа укыту методикасының әнә шундый принциптан гыйбарәт икәнлегенә без тагын бер кат инандык. Якын киләчәктә без алган белемнәребезне гамәлдә куллана башларбыз дип өметләнәбез.
-
"Фикерләү культурасын үстерү" 16.12.2014

Бүген мәктәбебездә Юлбат, Арташ, Сабабаш мәктәбендә эшләүче коллегаларыбыз белән берлектә “Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү” проекты кысаларында “Фикерләү культурасын үстерү” программасы буенча укулар башланып китте.
-
Час кода
12.12.2014
12 декабрь көнне «Час кода» акциясе кысаларында 5-6 сыйныфларда «Кодлар илендә» дип аталучы практик ачык дәрес үткәрелде. Акция бөтен Россия буенча 4 нче һәм 12 нче декабрь көннәрендә үтте. Акция 4 декабрь - информатиклар көне булу уңаеннан оештырылды. Укучылар программалау, программист эше турында мәгълүмат алдылар, Java Script телендә программалар язу күнекмәләре булдыру өстендә эшләделәр. Дәрес укучыларга бик ошады.










