Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Республикакүләм ярминкә 13.10.2014

11 нче октябрь көнне, Казан шәһәрендә мәгариф оешмаларының республикакүләм ярминкәсе үткәрелде. Безнең мәктәп коллективы да ярминкәдә актив катнашты.
-
Казанда - Спартакиадада
11.10.2014
10 нчы октябрь көнне мәктәбебез укытучылары Дәүләтшин Нияз Илгиз улы, Каримова Равия Рәфгали кызы район командасы составында Татарстан укытучыларының Казан шәһәрендә узган җәйге спартакиадасында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Бәйрәмегез белән укытучым! 09.10.2014

8 октябрь көнне Юлбат урта мәктәбе укучылары тантаналы рәвештә укытучыларны бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Һәр укытучыга балалар тарафыннан язылган Грамота тапшырылды. Тәбрикләү музыкаль котлаулар белән үрелеп барды.
-
Гает бәйрәме белән! 08.10.2014

Бүген , 8 нче октябрь көнне, гает бәйрәме уңаеннан мәктәбебезгә авылыбыз мулласы Габделвәли абый чакырылды. Ул балаларга дин – әхлак темасына чыгыш ясады, изге догалар укыды.
-
Тәҗрибә участогында эш
07.10.2014
Мәктәбебездә дәресләр, мәктәп туры олимпиадалары белән беррәттән бакчадагы көзге эш тә дәвам итә. Бүген, ягъни 7 октябрь көнне, укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр көче белән өмә оештырылды. Мәктәпнең тәҗрибә участогыннан чәчәк орлыклары җыеп алынды. Кишер, чөгендер һәм кәбестә түтәлләре чүптән арындырылды. Чәчәк сабаклары, чүп-чар җыеп түгелде, теплица чистартылды. Күмәк хезмәттә катнашкан һәр кеше канәгать, ә бакчабыз чистарып калды.
-
Укытучылар көне белән! 03.10.2014

Бәйрәмегез котлы булсын хөрмәтле укытучылар! Укытучыларыбызга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, тырыш һәм акыллы укучылар телибез!
-
02.10.2014
Ата-аналарның кәрәзле телефонына билгеләр килсен өчен SMS-рассылкага язылу өчен күрсәткеч:
https://cloud.mail.ru/public/764dd8c173df%2FPodpiska-na-sms.docx
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2014

Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу айда гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Бүген безгә мәктәбебездә төрле елларда хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләребез килде. Укучылар концерт программасын күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешен кунакларыбыз чәй табыны артында дәвам иттеләр. Өлкәннәребез яшьлекләренә кайтып үзләре дә концерт номерлары күрсәттеләр.
-
Олимпиадалар дәвам итә
30.09.2014
Мәктәпләрдә Бөтенроссия олимпиадалары дәвам итә.Бүген укучылар инглиз теленнән көч сынашуны дәвам итәләр. Олимпиада 5-11 сыйныфлар арасында уза. Башка олимпиадалардан аермалы буларак, әлеге олимпиада өч этаптан тора. Укучылар беренче этапта аудиоязмалар тыңлап биремнәрне үтәсәләр, икенче этап язмача эшләрне үз эченә ала. Олимпиаданың өченче этабы укучыларның инглиз телендә сөйләм осталыгын бәяләү белән тәмамланачак. Уңышлар сезгә укучылар!
-
Көзге кросста уңышлар!
30.09.2014
27 нче сентябрь көнне район күләмендә үткәрелгән “Көзге кросс” та 6 сыйныф укучысы Нигъмәтов Аяз 400 м га йөгерүдә - I урын, ә шушы ук сыйныфтан Сәйфуллина Ләйсән 200 м га йөгерүдә III урынга лаек булдылар. Кросста катнашкан калган укучылар да бик тырыштылар. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз.










