Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Мәктәп бакчасында өмә 13.09.2014

12 нче сентябрь көнне , мәктәп бакчасында бәрәңге алу өмәсе оештырылды. Өмәдә һәр укучы һәм мәктәп коллективы теләп катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 12.09.2014

12 сентябрь көнне мәктәбебездә 9 ннчы сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы узды Анда 9 нчы сыйныфлар алдында торучы зур сынау - йомгаклау аттестациясе турында сөйләшү. булды. Сыйныф җитәкчесенең кереш чыгышыннан соң, балалар алдында торучы җаваплы экзаменнар турында Раушания Хәнәфиновна сөйләде. Фән укытучылары Рәмзия Габделбәровна, Нияз Илгизович шулай ук ныклы әзерлек кирәк булуы, әти-әниләрнең дә балаларга ярдәм итүләрен, һәрвакыт элемтәдә торырга кирәклеген әйттеләр. Мәктәп директоры Фәргать Тәлгатович алга таба бала нинди юнәлештә китергә теләвен хәзердән үк билгеләп, шул юнәлештә эзлекле эш алып барырга кирәклеген аңлатты. 9 сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы эшлекле һәм файдалы узды.
-
Ялкын журналына чакыру
11.09.2014
10 сентябрь көнне X сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл, “Ялкын” журналы чакыруы буенча, Казанга очрашуга барды. Шахмат-шашка уеннарындагы уңышлары, бу уңышка ирешү юллары турында ул “Тәртип FM” радиосына интервью биргән. Шушы көннәрдә аның чыгышын тыңлау мөмкин булачак. Булдыклыны кайда да күрәләр. Афәрин, Гүзәл, алга таба да уңышлар телибез!
-
Финанс белемнәре көне
10.09.2014
Уку йортларында “Финанс белемнәре көне” Бөтенроссия акциясе үтте. Аның максаты укучыларда шәхси финанслар белән идарә итү һәм күнекмәләр формалаштыру. Мәктәбебез укучылары да ООО СХП Юлбат экономисты Каримова Р.С белән очрашып файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Мәктәп эшчәнлеге
08.09.2014
Мәктәбебездә уку белән беррәттән, класстан тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары имтиханнарга әзерлек максатыннан консультацияләрне башлап җибәрделәр. Ә башка сыйныфларда олимпиадаларга әзерлек башланды. Шулай ук авыр үзләштерүче укучылар белән дә индивидуаль эш алып барыла.
Мәктәптә быелгы уку елында 6 түгәрәк эшли. Укучылар аеруча робототехника түгәрәге белән кызыксыналар. Бу көннәрдә алар 20 сентябрьдә Казан шәһәрендә үтәчәк ярышларга әзерләнәләр.
-
Чисталык дәресләре 06.09.2014

Бүген мәктәбебездә чисталык дәресләре узды. Шул уңайдан авылыбыз фельдшеры 1-4 сыйныфларда "Чисталык- сәламәтлек нигезе" дип аталган кызыклы әңгәмә уздырды. Әңгәмә кызыклы сораулар, табышмаклар белән үрелеп алып барылды.
-
Сәламәтлек дәресләре 05.09.2014

4-12 сентябрьдә мәктәпләрдә балаларга һәм яшүсмерләргә алкогольнең зыяны турында "Сәламәтлек дәресләре" үткәрелә. Яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату максатыннан тәрбия сәгатьләренә әзерлек эшләре алып барыла.
-
Хокук бозуларны кисәтү
04.09.2014
Мәктәбебездә хокук бозуларны булдырмау, кисәтү эше белән шөгыльләнүче отряд үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Отряд җыелышында гомуми еллык план төзелде һәм расланды.
-
Мәктәптә эвакуация 03.09.2014

Бүген мәктәбебездә “Балалар иминлеге айлыгы” кысаларында янгыннан саклану максатыннан “Внимание всем!”сигналы буенча эвакуация үткәрелде. Әлеге чарада барлык укытучылар, укучылар, хезмәткәрләр катнашты.Эвакуация өчен сигнал Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба муниципаль районы бүлекчәсеннән килгән вәкил Габдрахманов Р.Р. тарафыннан бирелде. Әлеге иптәш мәктәп коллективының әзерлекле булуын билгеләп үтте.
-
Белем бәйрәме белән!
01.09.2014
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 - сентябрь - Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
.










