Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
“Сәләтле балачак - өметле киләчәк”
17.04.2014
16, 17 нче апрель көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” конкурс – фестиваленең “Вокал”,“Театр”,“Фольклор” номинацияләре үткәрелде. Бәйгенең төп бурычлары һәм максатлары булып үсеп килүче яшь буынны сәнгать ягыннан үстерү, активлаштыру, гореф-гадәтләрне сәнгати яктан камилләштерү, балалар театр сәнгатен яктырту иде. “Вокал-соло” номинациясендә – 23 чыгыш, “Уен кораллары ансамбле” номинациясендә – 7 чыгыш, “Вокал ансамбле” номинациясендә – 3 чыгыш, “Театр”,“Фольклор” номинациясендә 9 чыгыш каралды. Әлеге конкурста мәктәбебез укучыларының да уңышлары бар. “Вокал-соло” номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Мансуров Райнур III урын, 10 нчы сыйныф укучысы Рахимуллина Резидә II урын алдылар. “Театр” һәм “Фольклор” номинацияләрендә Фатхриева Райхана Ханафиновна җитәкчелегендәге театр коллективы III урынга лаек булды .
-
16.04.2014
Бүген БДИын оештыручы укытучыларның укулары оештырылды. Мәктәбебездән 8 укытучы укуларда катнашты.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 14.04.2014

Безнең мәктәбебездә 14- 19 апрель көннәрендә башлангыч сыйныфлар атналыгы үтә. Атналык дәвамында кызыклы бәйгеләр, күңелле чаралар, рәсемнәргә һәм эшләнмәләргә конкурслар үткәрелү күздә тотыла. Укучылар атналык барышында актив булырлар, бәйгеләрдә теләп катнашып үзләренең белемнәрен тагын да арттырырлар дигән теләктә калабыз.
-
12 апрель-космонавтика көне 12.04.2014

12 апрель-космонавтика көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә 108 минутлык акция уздырылды. Акция 9 сәг. 7 минутта башланып китте. Укучылар беренче космонавт Ю.А.Гагаринның тууына 80 ел булуга багышланган презентация карадылар, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкованың очуына 50 ел узуын билгеләп үттеләр, Гайнетдинов Х. һәм Шакиров К. тарафыннан чыгарылган "Космос нас зовёт, зихангиры!" китабы белән таныштылар һ.б. Акция 10 сәг.55 минутта тәмамланды.
-
“Кошлар безнең канатлы дусларыбыз”
12.04.2014
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, кошларга мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү максатыннан 12 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары китапханәче Мансурова Энҗе Вазиховна белән “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз” дигән кошлар иленә “Уен сәяхәткә” чыктылар. Балалар серле дә, катлаулы да һәм күңелле дә юлны үтү өчен үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Һәр тукталыш саен канатлы дуслары хакында мәгълүмат туплап, белемнәрен баетып кызыклы,файдалы юллар үттеләр.
-
"Тоталь диктант-2014" 12.04.2014

Мәктәбебездә оешкан төстә "Тоталь диктант-2014" акциясе узды. Акциядә укытучылар, укучылар белән берлектә әти-әниләр дә катнашты. Ул дөрес язу күнекмәләрен тикшерү максатыннан оештырылды.
-
Открытый урок по руссому языку
11.04.2014
11 апреля учительница русского языка и литературы Галявиева М.М. в 6 классе провела открытый урок на тему «Условное наклонение глагола». Занятие прошло успешно и насыщенно, ученики и гости остались довольны.
-
Татар теле атналыгы дәвам итә 10.04.2014

Бүген, 10 апрель көнне, татар теле һәм әдәбияты кысаларында 5 нче сыйныфларда дәрес – КВН үткәрелде (укытучы Галимуллина Д.Г.). Укучылар тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен күрсәттеләр, тәрбияви мәсьәләләр чиштеләр, шигъри әсәрләр сәхнәләштерделәр. Гомумән, тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар. Дәрестә сөйләм телен үстерүгә, иҗади фикерләүгә , төркемнәрдә эшли белү осталыгына аеруча игътибар ителде. КВН “Зирәкләр” төркеменең җиңүе белән тәмамланды. Уеннан һәркем канәгать калды.
-
"Яшь программист" конкурсы
10.04.2014
Бүген район күләмендә "Яшь программист" конкурсы оештырылды. Гумерова Г. "Компьютер дизайны" номинациясендә "Мәктәп газетасы" дип аталган проекты белән 2нче урынга лаек булды.
-
Татар теле атналыгы
08.04.2014
7-12 апрель көннәрендә Юлбат урта мәктәбендә татар теле атналыгы үтә. Атналык кысаларында 7 апрель көнне 6-7 сыйныф укучылары белән “Көчсез звено” уены үткәрелде. Укучылар бу бәйгедә тел һәм әдәбият дәресләрендә алган төпле белемнәрен күрсәттеләр. 8 апрель көнне укучыларга әдәби викторина тәкъдим ителә. Монда да әдәбиятны сөючеләр сынатмаслар дип ышанасы килә.










