Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Чыгарылыш кичәсе 2014
26.06.2014
25 июнь көнне 11 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәләре узды. Укучыларга мәктәп администрациясе тарафыннан аттестатлар тапшырылды. Сыйныф җитәкчеләре Кәримова Р.Р. укучыларга хәерле юллар теләде. Аларга, уку йортларына кереп, үзләре теләгән профессияләр алып, тормышларында үз урыннарын табуларын теләп калабыз!
-
Хуш, лагерь! 25.06.2014

25 июньдә, көндәгечә, балалар җыелгач, иртәнге линейка, З арядка үткәрелде. Балалар с аф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ә аннары л агер ь ны ябу тантанасына әзерләнделәр. Иртәнге аштан соң Кече Сабантуй, л агерны ябу тантанасы, КОН церт программасы оештырылды. Бүген бераз гына моңсуырак та. Хуш лагерь! Киләсе җәйгә кадәр ...
-
Лагерьның 20 нче көне 24.06.2014

24 июнь көнен дә укучыларыбыз бик күңелле итеп үткәрде. Саф һавада хәрәкәтле уеннар, спорт мәйданчыгында күнегүләр дә эшләделәр. Ә иң кызыклысы күлгә барып балык тоту. Иң зур балык, иң күп балык тотучыларны да билгеләп үттеләр. Бүләкләрсез беркем калмады.
-
Лагерьның 19 нчы көне 23.06.2014

23 июньдә балалар иртәнге зарядкадан соң Сабантуйга әзерлек эшләре алып бардылар, аннары "Үз - үзеңне Тоту кул ьтурасы »- дигән темага әңгәмә, инструктаж үткәрелде Ә иң кызыклысы " Нарат" боз сараена сәяхәткә бару Саба районы буенча сәяхәт итү, укучыларыбызның иң яраткан шөгыльләре.
-
Лагерьның 18 нче көне 21.06.2014

21 июньдә сугыш башлану көнен билгеләп үтеп Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз турында видеоязмалар карадылар. Мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Түгәрәкләрдә эшчәнлекне дәвам итеп чәчәкләр ясадылар.Әлеге чәчәкләр сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган манументка салынды.Сугыш афәте беркайчан да кабатланмасын,балалар күз яше түкмәсен иде дигән теләкләр белән кабат лагерьга юл алды балалар. Көн спорт уеннары белән тәмамланды.
-
Лагерьның 17 нче көне 20.06.2014

20 июнь балаларның күңелләрендә хәрби-спорт көне буларак истә калды. Монда Хәрби – спорт бәйгесе «Минем сәламәтлегем - минем кулда» дип аталган "Аҗаган" оештырылды. Хәрби битләр чыгарылды. Ә иң кызыклысы яңа гына хәрби бурычын үтәп кайткан Фәтхриев Р.Р. белән очрашу булды. Ул укучыларга хезмәт итүнең үзенчәлекләрен җиткерде. Малайлар хәрби хезмәт итү кирәк икәненә инанып калдылар.
-
Лагерьның 16 нчы көне 19.06.2014

Балалар 19 июнь көнендә Сабага экскурсиягә бардылар. Анда сәләтле укучылар мәктәбенә EV3 конструкторы җыю, балчыктан фигуралар ясау белән шөгыльләнделәр. Үзәк мәйданында оештырылган "Наркотикларга - юк" дип аталган акциядә катнаштылар. Саба каласына сәяхәт укучылар күңелендә якты мизгелләр булып уйлып калды.
-
Лагерьның 15 нче көне 18.06.2014

Бүген балалар Юлбат мәдәният йортына сәяхәткә бардылар. Анда мәдәният йорты җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Сәрия апалары төрле конкурслар оештырды. Ә мәктәп территориясенә кайткач "Зур уен"да хәзинәләр эзләү укучылар өчен дә тагын да мавыктыргычрак узды.
-
Лагерьның 14 нче көне 17.06.2014

Балалар җыелып, иртәнге линейка үткәргәннән соң, зарядка һәм түгәрәкләрдә эшчәнлек оештырылды. Галимҗанова Л.Г. тарафыннан бик кызыклы итеп "Көйне тап" уены уйнатылды. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнагач, "Сезнең хезмәт үзе батырлык” дигән тема буенча әңгәмә үтте. Балалар күтәренке кәеф белән лагерьдан таралыштылар.
-
Лагерьның 13 нче көне 16.06.2014

Лагерьда наркотиклар айлыгы планы нигезендә "Балалар наркотикларга каршы" фильмын карадылар һәм нәтиҗәләр ясадылар. Аннары оста куллар түгәрәгендә чәчәкләр ясау оештырылды. Икенче аштан соң Тенеки авылына сәяхәткә бардылар, мәчеттә һәм Илгизәр Харисов каберлекләрендә булдылар. Спорт уеннары да читтә калмады.










