Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
1 май бәйрәме белән котлыйбыз! 30.04.2014

Барыгызны да яз һәм хезмәт бәйрәме - 1 май белән котлыйбыз! Эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.
Беренче Май килде жиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскә керде җиһан
Матурлыкка төренеп. -
28.04.2014
Бүген, ягъни 28 нче апрель көнне, мәктәбебездә 5 нче, 7 нче, 8 нче һәм 10 нчы сыйныфларда белем сыйфатын тикшерү максатыннан математика һәм рус теле фәннәреннән контроль эшләр алынды.
-
Мәктәптә өмә
26.04.2014
Мәктәбебездә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә.Тирә-як карданачылуга мәктәп янын тәртипләү, чистарту эшләре башланды. Бүген,дәресләрдән соң, укучылар һәм укытучылар актив рәвештә өмәгә чыктылар.Булган чүпләрдән арындырылгач, мәктәп тирәсе ямьләнеп,матурланыпкалды. Шулай ук һәр класска чәчәк орлыклары бүлеп бирелде. Тиздәнмәктәп чәчәкләргә күмелер дип өметләнәбез.
-
Конференциядә уңышлар! 25.04.2014

24 нче апрель көнне, Казан (Идел буе ) федераль университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, МКУ “Татарстан республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе“, МБГБУ “Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты” берлегендә “Филология, тарих, мәдәният –яңа караш” I зонакүләм фәнни-гамәли конференция булды.
Конференциядә мәктәбебез укучылары уңышлы гына чыгыш ясадылар. 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова (җитәкчесе: Д.Г.Галимуллина) – II урын , 10 нчы сыйныф укучысы Айдар Гайфуллин (җитәкчесе: М.М.Галявиева ) - III урынга лаек булдылар. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
«Филология, культура, история: новый взгляд»
24.04.2014
1 -19 апрельдә сәләтле балалар интернат- мәктәбендә «Филология, культура, история: новый взгляд» дип аталган I зона фәнни – практик конференциясенең читтән торып үткәрелгән туры узды. 9 нчы сыйныф укучысы Кәримова Г. һәм 10 нчы сыйныф укучысы Гайфуллин А. ның эшләре икенче турга үтте.
-
Әти-әниләр белән очрашу 23.04.2014

22 апрель көнне мәктәбебездә 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре белән ” БДИ буенча апелляциягә бирү һәм аның тикшерү тәртибе белән таныштыру” дигән темага җыелыш үтте. Сыйныф җитәкчесе Дания Гайфетдиновна 29 апель көнне дәүләт имтиханнарын татар теле фәне белән башлап җибәрүләрен әти-әниләргә җиткерде. Кабаттан үзенең киңәшләрен әйтте. Апелляциягә бирү тәртибен бәйнә-бәйнә аңлатты. Җыелышта әти-әниләр тулы составта катнашты.
-
Бөтендөнья Җир көне 22.04.2014

22 апрель – Бөтендөнья Җир көне. Шушы уңайдан эзтабар отрядлары белән “Рәхмәт сиңа, Җир-анабыз, безгә байлык бирәсең” дигән темага чара узды. Аның максаты: укучыларның экологтк белемнәрен тирәнәйтү, табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү иде. Чара күңелле уеннар, җырлар белән үрелеп барды.
-
“Иммунитетны ныгыту” 21.04.2014

Бүген, 21 апрель көнне, “Иммунитетны ныгыту” атналыгы кысаларында Юлбат авыл җирлеге фельдшеры белән очрашу булып узды. Укучыларга, иммун системаны ныгыту һәм саклау максатыннан, ясала торган прививкалар хакында тулы, кирәкле мәгълүмат бирелде.
-
“Табигать патшалыгына сәяхәт”
19.04.2014
Бүген, башлангыч сыйныф укучылары “Тылсымлы кәгазь серләре” түгәрәгендә кунакта булдылар. Гөлсинә Раяновна җитәкчелегендә бишенче сыйныф укучыларының башкарган эшләнмәләрен күреп сокландылар.Чынлап та, гади генә кәгазь битеннән бәйләм-бәйләм гөл-чәчәкләр, нәфис эшләнмәләр ясарга,өй бизәге булырлык матурлык тудырырга мөмкин икәнлегенә ышандылар.
Укучыларыбызга, “Табигать патшалыгына сәяхәт” исемендәге экологик танып белү уены да ошады.
-
“Кара урманнар чакыра” 18.04.2014

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген “Кара урманнар чакыра” спорт уены узды. “Ерткычлар” һәм “Үлән ашаучылар ” командасы үзара ярышып төрле биремнәр үтәделәр. Үзләренең җитезлекләрен, кыюлыкларын күрсәттеләр.










