Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Әти-әниләр белән очрашу
26.05.2014
20 майдан 26 июньгә кадәр республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара. Көн кадагында торган әлеге проблема өстендә мәктәпләрдә эш айлык вакытында гына түгел, ә уку елы дәвамында алып барыла. Шушы айлык кысаларында бүген Юлбат мәдәният йортында ата-аналар белән очрашу оештырылды. Очрашу эшлекле рәвештә алып барылды, ата-аналарга файдалы киңәшләр бирелде.
БАЛАЛАРЫБЫЗНЫ НАРКОТИКЛАРДАН САКЛЫЙК, АНЫҢ КОЛЫ БУЛУЛАРЫНА ЮЛ КУЙМЫЙК!
-
24.05.2014

Хөрмәтле укучылар, коллегалар, әти-әниләр!
Сезне ихлас күңелебездән“Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән котлыйбыз!
Бүгенге бәйрәм уңаеннан сезгә сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшегездә зур уңышлар телибез. Киләчәк көннәр дә матур нәтиҗәләр алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез. Күңелегез һәрвакыт көр, хезмәт көннәрегез имин булсын.
-
"Наркотикларсыз тормыш" 23.05.2014

Юлбат урта мәктәбендә 20-21 май көннәрендә "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында чаралар оештырылды. Класс сәгатьләрендә укучыларга наркотикларның кеше организмына зыяны турында әңгәмәләр үткәрелде, видеоматериаллар каралды.
-
Футбол ярышы
22.05.2014
Бүген район күләмендә кече группа укучылары арасында футбол ярышы үткәрелде. Ярышта безнең мәктәп укучылары да көч сынаштылар. Алга таба аларга спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләп калабыз.
-
Татар теленнән имтихан
21.05.2014
21 май көнне 11 сыйныф укучылары татар теленнән мәҗбүри арадаш аттестация эше эшләделәр. Чыгарылыш сыйныф укучыларына сынауларны уңышлы тапшыруларын теләп калабыз.
-
Район Чемпионатында җиңү 20.05.2014

9 сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова шашка буенча район Чемпионатында хатын-кызлар арасында I урынга лаек булды. Аны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Сәламәт яшәү рәвеше”
19.05.2014
Мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл Казан (Идел буе) федераль университеты үткәргән В.Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” иҗат конкурсының “Сәламәт яшәү рәвеше” номинациясендә II дәрәҗәдәге Дипломга, акчалата премия һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды (җитәкчесе Галимуллина Д.Г.). Гүзәлне һәм аның укытучысын чираттагы уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Первые шаги в науку” 17.05.2014

Район күләмендә үткәрелгән “Первые шаги в науку” проект-эзләнү эшендә мәктәбебездән 3 нче сыйныф укучысы Хаҗиев Руслан (җитәкчесе Райханә Ханафиновна) катнашып, 1 нче урынга лаек булды. Без аны зур җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да яңа үрләр яулавын телибез!
-
15 май - Халыкара гаилә көне белән котлыйбыз! 15.05.2014

Ел да 15 майда -. Табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез . Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле . Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Мәктәптә дә бу көнне билгеләп үттеләр, сыйныфларда сөйләшүләр, түгәрәкләрдә чаралар оештырылды.
-
Котлыйбыз! 14.05.2014

Хөрмәтле Фирдания Габделхаковна!
Сезне ихластан олы бәйрәмегез- 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз.
Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең — бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәм итәрлек
Хезмәттәшләр барын онытма.










