Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Район фестивале
13.05.2014
12 нче май көнне район балалар иҗат үзәгендә балалар оешмаларының район фестивале үтте. Ул ике өлештән торды. Беренче өлештә ел буе эшләгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды. 2 нче өлешендә балалар сабантуе узды. Мәктәбебез укучыларының ел буена башкарган эшләре югары бәяләнде. Күп санлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары тапшырылды.
-
Экологик дәрес
12.05.2014
Мәктәбебездә 12 май көнне һәр сыйныфта Халыкара экологик белем көненә багышлап “ Бердәм экологик дәрес”ләр үтте. Бу дәрес башлангыч сыйныфларда “Нәрсә ул экология? Экоградка сәяхәт” , урта һәм югары сыйныфларда “Глобаль экологик проблемалар” темалары астында уздырылды.
-
Мәктәп территориясендә эшләү
11.05.2014
Мәктәбебездә әйләнә – тирәне тәртипкә китерү эшләре дәвам итә. Шул максаттан, 11 нче май көнне, мәктәп яны тәҗрибә участогында мәктәп коллективы, укучылар, әти – әниләр катнашында өмә үткәрелде. Чәчәкләр,яшелчә,җиләк – җимешләр утырту өчен җир әзерләнде.
-
9 май - Җиңү бәйрәме 08.05.2014

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана- Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек - саулык, күңел тынычлыгы телибез!
.
-
Сәләтле балачак - өметле киләчәк 06.05.2014

5, 6 май көннәрендә Республикакүләм техник иҗат юнәлешендәге фестивальгә әзерләнү максатыннан һәм Сәләтле балачак-өметле киләчәк фестиваль конкурсының декоратив-гамәли, рәсем номинациясе күргәзмәләре оештырылды. Әлеге күргәзмәдә агач эшләре, автомоделирование, авиамоделирование, судомоделирование, авыл хуҗалыгы техникасы, робототехника номинациясендә эшләр тәкъдим ителде. Безнең мәктәптән техник иҗат түгәрәге җитәкчесе Давлетшин Нияз Ильгизович түгәрәккә йөрүче укучылар белән робототехника номинациясендә үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Көн дәвамында мастер-класслар күрсәтелде, экскурсияләр оештырылды.
-
Балаларның ышаныч телефоны көне 05.05.2014

17 май көнне бәйрәм ителәчәк Балаларның ышаныч телефоны көне уңаеннан, мәктәп укучыларына, шушы темага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Өмәдә
03.05.2014
Бүген мәктәп коллективы чираттагы өмәгә чыкты. Төп эшчәнлек территорияне чистарту һәм түтәлләр әзерләү булды. Бакчабызда мул уңыш алыйк дип теләп калабыз.
-
Парламент дәрес
02.05.2014
29 нчы апрель көнне Юлбат урта мәктәбендә Крым һәм Севастополь шәһәренең Россия составына кушылу уңаена "Без бергә!" дигән парламент дәресе 5, 10-11 сыйныфларда тарих дәресе кысаларында Сафин Илдар Фатхуллович тарафыннан үткәрелде. Ә калган классларда бу чара сыйныф сәгатьләрендә узды.
-
Кадерле укучыларыбыз!
01.05.2014
Сезне чын күңелебездән Балаларны яклау көне, җәй һәм каникулларның башлануы белән котлыйбыз!!! Сау-сәламәт булуыгызны, бәхетле балалар булып үсүегезне, әти-әниләрегезне шатландырып яшәвегезне телибез! Йөзләрегездә һәрчак елмаю, күңелләрегез һәрчак шатлык белән тулып торсын! Һәрбер мизгелдән тәм табып, табигатебезнең матурлыгына сокланып яшәгез!
-
"Хыял" лагеры эшчәнлеген башлый
01.05.2014
1 июньдә Юлбат урта мәктәбендә "Хыял" сәламәтләндерү лагере үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Лагерьда 30 укучы 6 педагог җитәкчелегендә сәламәтлекләрен ныгыта, җәйге ялларын күңелле итеп үткәрә.
Кадерле укучыларыбыз лагерьга рәхим тигез!










