Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2014

Бүген көндәлек чаралардан соң укучыларыбыз түгәрәкләрдәге эшчәнлекләрен дәвам итеп, кәгазь белән төрле эшләнмәләр иҗат иттеләр. Аннары “Вместе весело шагать”- туристик биремле уен-сәяхәттә катнаштылар. Саф һавада уеннар, көндәлек эшкә йомгак ясау белән лагерьның өченче көне дә тәмамланды.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2014

2 июнь көнендә балалар җыелып, иртәнге линейка һәм зарядка үткәргәннән соң Хезмәт десанты үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Аларның тырыш хезмәте белән бакчабыз мул уңыш бирер дип өметләнәбез! Соңынан ИКТ кулланып «Рисовалка Paint» чарасы оештырылды. Укучыларыбыз үзләренең рәсем ясау осталыкларын күрсәттеләр. Ә саф һавада уеннар уйнау, һичшиксез, укучыларыбызның сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итә.
-
Лагерьның беренче көне 01.06.2014

Бүген балаларны "Хыял" лагерена кабул итеп, көндәлек режим, лагерь тормышының законнары, кагыйдәләре белән таныштырылды. Лагерьны ачу тантанасы оештырылды. Иртәнге зарядка, иртәнге аштан соң отрядларга бүленделәр, исем, җыр, девиз сайлап, отряд почмагы булдырдылар. Халыкара балаларны яклау көненә карата “Бәхетле балачак” дип аталган асфальтта рәсем ясау чарасы оештырылды. Аннары укучыларыбыз “Большая игра” уенында күңел ачтылар. Лагерьның беренче көне балаларда матур тәэсирләр калдырды.
-
Математикадан ОГЭ 31.05.2014

Бүген 9 сыйныф укучылары математикадан төп дәүләт имтиханы тапшыралар. Укучыларыбызга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз.
-
1июнь - Балаларны яклау көне 31.05.2014

Сезне чын күңелебездән Балаларны яклау көне, җәй һәм каникулларның башлануы белән котлыйбыз!!! Сау-сәламәт булуыгызны, бәхетле балалар булып үсүегезне, әти-әниләрегезне шатландырып яшәвегезне телибез! Йөзләрегездә һәрчак елмаю, күңелләрегез һәрчак шатлык белән тулып торсын! Һәрбер мизгелдән тәм табып, табигатебезнең матурлыгына сокланып яшәгез!
-
"Хыял" лагеры эшчәнлеген башлый 31.05.2014

1 июньдә Юлбат урта мәктәбендә "Хыял" сәламәтләндерү лагеры үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Лагерьда 30 укучы 6 педагог җитәкчелегендә үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта, җәйге ялларын күңелле итеп үткәрә. Лагерь 21 көн дәвам итәчәк.
Кадерле укучыларыбыз лагерьга рәхим итегез!
-
Бакчада эшлибез 30.05.2014

Мәктәп яны тәҗрибә участогында кызу эш кайный. Мәктәп территориясен чәчәкләр белән бизәү, орлыкларның яхшы тишелүен булдыру өчен түтәлләргә су сибү, чүп утау көн казагындагы эшләр. Укучыларыбызның эше ашханәне яшелчә, җиләк-җимешләр белән тәэмин итәргә ярдәм итә.
-
11 сыйныфларда БДИ 29.05.2014

Бүген 29 май көнне 11 сыйныф укучыларының рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары. Укучыларбызга сынауларын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз!
-
Айлык дәвам итә 28.05.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында "Карадан башка - барлык төсләр" программасы нигезендә башлангыч сыйныф укучыларына профилактик чаралар оештырылды һәм югары сыйныфларда "Хокук бозулар өчен җаваплылык" дигән темага докладлар белән чыгыш ясалды.
-
Халыкара фәнни-гамәли конференциядә
27.05.2014
Мәктәбебезнең тарих укытучысы Сафин И.Ф. 22-23 май көннәрендә Азнакай районында "Көнчыгыш Татарстанда кеше һәм табигать. Азнакай регионы: тарих һәм мәдәният проблемалары" Беренче Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә "Туган як музее һәм экологик эшчәнлек" секциясендә "Тарих уку китабы чыгару тәҗрибәсеннән (Саба районы мисалында)" дигән доклад белән чыгыш ясап Азнакай районы хәкимият башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Коллегабызны уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз!










