Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча уку
29.08.2014
Район үзәгендә 29 августта ТИН, физика, информатика, технология укытучыларының һәм ашханә җитәкчеләренең янгын куркынычлыгы буенча чираттагы укулары оештырылды.
-
Район август киңәшмәсе
22.08.2014
Бүген 22 августта август киңәшмәсенең пленар өлеше. Мәктәбебез укытучылары Хазиева А.Р., Гумерова Р.Т. педагогик эшчәнлекләрендә ирешкән уңышлары өчен Мактау грамоталарына лаек булдылар.
-
Секция эшләре башланды
19.08.2014
19 август көнне район август киңәшмәсенең секция эшләре башланып китте. Бүген татар теле, инглиз теле, география укытучылары җыелышлары оештырылды.
-
Татарстан: инновацион төбәк үсеше 15.08.2014

15 августта Саба муниципаль районы Мәдәният йортында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы төгәлләнде. "Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына багышланган киңәшмә эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
-
Юбилеең белән! 14.08.2014

Хөрмәтле Рузия Тимершаеховна!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа, ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине, чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып…
-
VI Бөтенроссия съезды 13.08.2014

12нче август көнне Саба муниципаль районында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съезды узды. Анда Россиянең төрле регионнарыннан 350 делегат катнашты. Килгән кунаклар башта районыбызның мәгариф оешмаларында булып, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының эшчәнлеге белән танышты, аннары биш мәйданчыкта оештырылган фикер алышуларда катнашты. Пленар өлеш Саба районы мәдәният йортында узды. Съезд кысаларында милли мәгариф үсеше мәсьәләләре, татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион ысуллар, милли мәгарифне үстерү максатында хакимият һәм милли-мәдәни автономияләрнең үзара бәйләнеше турында фикерләшүләр булды. Соңыннан съезд кунаклары Лесхоз бистәсендә урнашкан дендробакча, селекция үзәге һәм урманчылык музее белән таныштылар, мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән мәдәни чарада катнаштылар.
-
Техник түгәрәктә
05.08.2014
5 августта "Кояшкай" лагеренда "Техник түгәрәк" сменасы башланып китә. Юлбат мәктәбенең техник түгәрәк шөгыленә йөргән иң актив укучылар ял итәчәк.
-
01.08.2014
Август аенда 6 укучы СХП "Юлбат" хуҗалыгында хезмәт куялар.
-
"Сәләт-Саба" лагерында шахмат ярышы 23.07.2014

Юлбат урта мәктәбе укучысы Кәримова Гүзәл Биләрдә оештырылган "Сәләт - Саба" лагерында үткәрелгән шахмат команда ярышында катнашты. Саба командасы I урынга лаек булды. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Җәйге хезмәт
01.07.2014
Юлбат урта мәктәбе укучылары 1 июньдән хезмәт мәшгульлеге аша эш белән тәэмин ителделәр. 1 бала балалар бакчасында,5 укучы СХП Юлбат хуҗалыгында хезмәт куячак.










