Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Ата-аналар белән очрашу
11.12.2014
Бүген безнең мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучылары ата-аналар белән индивидуаль очрашу үткәрәләр. Анда укытучылар һәр балага аерым тукталып, укучының эшчәнлегенә анализ ясыйлар.Бу очрашулар һәр ай саен дәвам итәчәк.
-
11.12.2014
11 декабрь көнне 18.00 -20. 00 сәгатьтә мәктәптә 5-7 сыйныф укучылары ата-аналарының фән укытучылары белән индивидуаль формада очрашып сөйләшүе булды.
-
Ватан геройлары көне
09.12.2014
9 декабрь көнне илебездә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә.Безнең мәктәбебездә дә бу көн уңаеннан мәктәп коридорында районыбызның Советлар Союзы геройларына һәм герой-пионерларга багышланнган мәгълумат яктыртылды, аларның портретлары куелды. 10-11 нче сыйныф укучылары белән “Батырлык дәресе” үткәрелде. Дәрестә Татарстан уллары һәм кызларының Бөек ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында, районыбызның Советлар Союзы герайлары һәм хезмәт геройлары турында сөйләшү-әңгәмә үткәрелде.
-
Профориентация буенча эш 08.12.2014

Бүген мәктәбебездә "Семицветик" үзәгенең психологлары белән эш башланып китте. Назира Назмутдиновна, Лилия Данисовна укучылар белән диагностика программасы "Эффектон" кулланып профориентацию буенча тестлар алдылар.
-
Йомгаклау сочинениесе
03.12.2014
3 нче декабрь көнне мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән чыгарылыш
класс укучылары өчен билгеләнгән йомгаклау сочинениесе яздылар.Имтихан эше тиешле
таләпләргә җавап бирде.
-
Инглиз теленнән конкурс
02.12.2014
10 сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл инглиз теленнән "Learn to win 2014" конкурсында катнаша. Гүзәл өчен 1-7 декабрь көннәрендә Интернет тавыш бирүдә мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары актив катнаша.
-
Халыкара фәнни-практик конференция 01.12.2014

Мәктәбебезнең математика , технология укытучысы Каримова Равия Рафгалиевна, 28-29 ноябрь көннәрендә Казанда, КФУ ның 210 еллыгы һәм математика көне уңаеннан үткәрелгән IV Халыкара фәнни практик конференциядә чыгыш ясап кайтты. Конференция Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты математика һәм информатика технологиясе теориясе тарафыннан бик югары дәрәҗәдә оештырылган, чит ил кунаклары да катнашты, шулай ук катнашучыларының язмалары басылган истәлек китаплары да бирелде. Катнашучылар зур рәхмәт хисләре белән кайтты.
-
Аналар көне
28.11.2014
27 ноябрь – Аналар көне мәктәбебездә зурлап билгеләп үтелде. Мәктәп коридорында укучыларның Аналар көненә багышлап ясалган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Ә спортзалда әниләргә багышланган “Иң-иң” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә драма, хореография, ансамбль түгәрәкләренә йөрүче укучыларның чыгышлары күрсәтелде. Бәйрәмгә килгән әниләр укучыларның чыгышларыннан бик кәнәгать булдылар.
-
Шахмат ярышларында җиңү 26.11.2014

20-23 ноябрь к өннәрендә районыбыз шахматчылары Татарстан Республикасы буенча үткәрелгән команда Чемионатында III урынга лаек булдылар. Команда составында безнең мәктәбебезд н 10 сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова да булуы безне куандыра. Уңышларыгыз белән, Сезне!
-
Сочинениегә әзерләнәбез
25.11.2014
11 сыйныф укучыларына рус әдәбиятыннан сочинение язу өчен методик күрсәтмәләрне түбәндәге адрес буенча табарга мөмкин:
http://imcsaba.3dn.ru/index/itogovoe_sochinenie_izlozhenie/0-188










