Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Чыршы бәйрәмендә
11.01.2015
11 январь көнне район башлыгының чыршы бәйрәме узды. Юлбат мәктәбеннән Рәхимуллин Тәбрис,Мөбәрәҗанов Булат бәйрәмнең кунаклары булдылар. Укучыларыбызга бәйрәм бик ошады.
-
"Дулкыннар"конкурсында катнашабыз
10.01.2015
Бүген мәктәбебезнең 4,6,7 сыйныф укучылары район балалар иҗат үзәгендә "Дулкыннар" конкурсында нәфис сүз номинациясендә чыгыш ясыйлар. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Сайлау фәннәреннән БДИгә әзерлек
09.01.2015
9, 11 январь көннәрендә 11 сыйныф укучыларыбыз сайлау фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып карыйлар. Аларга укуларында уңышлар, белемнәре тирән булуын теләп калабыз.
-
Урман музеенда
08.01.2015
Бүген укучыларыбыз урман музеенда кунакта булдылар. Районыбызның иң мәртәбәле урыннарының берсе бит ул. Һәр укучы үз яшәү урыны тарихын белүе - бик мөһим тәрбияви чараларның берсе.
-
"Нарат" боз сараенда
07.01.2015
7 январь көнне 5,6,10 класс укучылары сыйныф житәкчеларе белән "Нарат" боз сараена бардылар. Укучыларыбызның һәр каникулда бик теләп конькида шуарга бара. Бүген дә бик матур тәэсирләр белән кайттылар.
-
Кыш көне бассейнга
06.01.2015
Укучыларыбыз каникулда ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып алырга да өлгерәләр. Бүген Саба бассейнына экскурсиягә бардылар. Гадәттәгечә көр күңел, яхшы кәеф белән су коенып кайттылар.
-
Имтиханнарга әзерлек
05.01.2015
Кышкы каникуллар булса да укучыларыбыз өчен кызу эш көннәре. 9, 11 сыйныф укучылары 5, 6 январь көннәрендә математика һәм рус теленнән эшләп карау имтиханнары тапшыралар. Аларга зиһен һәм яхшы нәтиҗәләр теләп калабыз.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 28.12.2014

Мәктәбебездә гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре узды. Бәйрәм оешкан төстә, күтәренке рухта алып барылды. Укучыларыбыз чирек нәтиҗәләре буенча Рәхмәт хатлары алдылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар. Яңа еллар яңа уңышлар, бәхет-шатлыклар китерсен!
-
Волейболда җиңү
25.12.2014
24 нче декабрь көнне Саба гимназиясендә волейбол ярышының зона ярышы үтте. Безнең мәктәпнең егетләр командасы уенда катнашып 2 нче урынны алды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. Финал ярышында аларга уңышлар елмайсын.
-
Мәскәүгә - чыршы бәйрәменә 24.12.2014

Мәктәбебез горурлыгы – Мансуров Райнур бүген, ягъни 24 декабрь көнне, Мәскәүгә Президент елкасына китте. 25е көнне алар Рәсәй башкаласы Мәскәүнең истәлекле урыннары белән танышып йөриячәкләр, ә 26 декабрь – Чыршы бәйрәмендә кунакта булачаклар. Райнурга күңелле яллар телибез. Бу тантана аны яңа иҗат уңышларына рухландырсын дигән теләктә калабыз. Хәерле юллар сиңа, Райнур!










