Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Тимурчылык эше 27.10.2014

Мәктәбебез укучылары тимурчылык эшен дә алып баралар, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәребезгә булышалар һәм өлкән буынга үзләренең хөрмәтләрен күрсәтәләр.
-
Ата-аналар җыелышы
25.10.2014
Бүген 9, 11 сыйныф укучыларының ата-аналары өчен җыелыш оештырыла. Монда 2015 елгы ТДИ һәм БДИда булган үзгәрешләр ачыклана, ноябрьдә булачак эшләп карау тестларын оештыру тәртибе белән таныштырыла.
-
"Сәламәтлек-чисталык" 24.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш айлыгы дәвам итә. Башлангыч сыйныфларда бүгенге тәрбия сәгатьләре" Сәламәтлек-чисталык "дигән тема га багышланган иде. ФАП тарафыннан мәкаләләр тыңланды. Укучылар үзләре кызыксынган сорауларга җавап алдылар.
-
«Иң кадерлем- әнием!”
23.10.2014
«Иң кадерлем- әнием!” районкүләм шигырь бәйгесенең мәктәп туры тәмамланды. 5-8 сыйныф укучылары арасында үткән әлеге бәйге җиңүчеләренең “Иҗади җимешләре” Саба районы мәгариф идарәсенә юлланды.
-
Наркотикларсыз тормыш 21.10.2014

21 нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы эчендә “ Без яшәүне сайлыйбыз” дигән темага рәсемнәр ясадылар. Укучылар матур, сәламәт яшәүнең никадәр күңелле, рәхәт икәнлеге турында фикер алыштылар.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара
20.10.2014
Мәктәбебездз 13 октябрьдан "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара. Шушы максатлардан чыгып боерык чыгарылды, айлык план төзелде. «Хочешь быть здоровым-будь: это правильный путь!» исем астында сыйныф сәгатьләре уздырылды. Авыл фельдшеры чакырылды. Аның тарафыннан алып барылган лекция тыңланды.
-
Көзге бал 17.10.2014

17 октябрь көнне 8-11 класс укучыларының көзге бал бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә һәр сыйныф бердәм программа буенча, шул ук вакытта үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде. Һәр команда үзенең исемен кызыклы формада яклады, концерт номерлары, юмор өлеше укучыларның тапкырлыгын, бай фантазиягә ия булуын күрсәтте.
-
Баскетбол ярышларында
16.10.2014
15 октябрь көнне мәктәбебезнең егетләр һәм кызларның баскетбол командалары Килдебәк урта мәктәбендә үткәрелгән зона ярышларында катнашты. Ярышларда 6 мәктәп командасы көч сынашты. Кызлар командасы призлы 2 нче урынны яулап финал уеннарына узды. Аларга алдагы бәйгеләрдә уңышлар телибез!
-
Эшлекле очрашу 15.10.2014

15 октябрь көнне мәктәптә пенсия фонды эшчәннәре белән эшлекле очрашу оештырылды. Монда укучыларга пенсиягә чыгу тәртибе турында яңа мәгълүматлар җиткерелде.
-
200 лет со дня рождения М.Ю.Лермонтова 14.10.2014

В Юлбатской СОШ в связи с 200 летием со дня рождения М.Ю.Лермонтова организована выставка.










