Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Көрәштә уңышларыбыз!
16.03.2015
14 нче март көнне, Арташ төп мәктәбе базасында, Фәләхов Рифат Мәүлит улы истәлегенә 2000 нче һәм аннан да яшьрәк үсмер егетләр катнашында татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды.Бу бәйгедә мәктәбебездән 8 сыйныф укучысы Рахимов Илзат - I , ә 7 сыйныф укучысы Хафизов Хәйдәр II урынга ия булып кайттылар.Без аларны уңышлары белән ихлас котлыйбыз.
-
Олимпиадада уңышлар
14.03.2015
Казан федераль университетында Регионара фән олимпиадаларының очный турлары тәмамланды. Юлбат урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шакирҗанова Ләйлә татар теленнән үткәрелгән олимпиадада катнашып, узган ел җиңү яулаган иде. Быел да Ләйлә 2 нче призлы урынга лаек булды. Ләйләне зур җиңүе белән котлыйбыз!
-
Дулкыннар конкурсында җиңү
13.03.2015
VI сыйныф укучысы Мансуров Райнурны Мәшһүр татар шагыйре Хәсән Туфанның 115-еллыгына багышланган X Республикакүләм “Дулкыннар” конкурсында җиңүче булуы, “Вокал” номинациясенең кече төркемендә II урынга лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз!
Райнурның әти-әнисенә, җитәкчесе Ф.Г.Аубакировка олы рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Костромада ярышта. 12.03.2015

Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова 27 февральдән 10 мартка кадәр Татарстан республика командасы составында, Кострома шәһәрендә үткәрелгән Россиякүләм рус шашкасы ярышларында уңышлы гына катнашып кайтты.
Гүзәлгә алга таба да укуында, ярышларда уңышлар телибез.
-
Ярымфиналга уздык 11.03.2015

Мәктәбебезнең “Кәҗәмөгез “ КВН командасы “Школьная лига КВН -2015”ярышында ярым финалга чыгып, уңышлы чыгыш ясады. Мәктәбебез укучыларына алга таба да уңышлар телибез.
-
"Чыңлагыз медальләр" 10.03.2015

7 март көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Чыңлагыз, медальләр” дип исемләнгән сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Анда мөмкинлекләре булган 10 ветеран килгән иде. Аларны “Саба таңнары” баш мөхәрире Исмәгыйлев Р.Г., социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М.М, Юлбат җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р., Юлбат урта мәктәбе директоры Нигъмәтҗанов Ф.Т. котлады. Тантаналы төстә ветераннарның күкрәкләренә медальләр тактылар. Бәйрәмдә укучылар да катнашты. Алар үзләренең котлауларын шигъри юлларга, җырларга төреп тапшырдылар. Килә алмаган ветераннар өйләрендә тәбрикләнде.
-
8 март бәйрәме белән! 07.03.2015

Хөрмәтле хатын –кызлар!Сезне чын күңелдән 8нче Март-Халыкара хатын –кызлар бәйрәме белән котлыйбыз.Сезгә саулык –сәламәтлек ,бәхет, иминлек телибез.
-
Чаңгы шуабыз 02.03.2015

Безнең мәктәп укучылары, бигрәк тә башлангыч сыйныфлар, кышның соңгы матур кояшлы көннәрен бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә омтылалар. Тиздән бу ак карларны,саф һаваны, чаңгы юлларын сагынып искә алырга гына калачак.
-
Чаңгы ярышында 28.02.2015

Бүген 28 нче февраль көнне Лесхоз мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында район күләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары да уңышлы гына катнашып кайтты.
-
Ел укытучысы- 2015 27.02.2015

<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;"="">Юлбат урта мәктәбенең химия укытучысы Хаҗиева Әлфирә Рифкат кызы "Ел укытучысы -2015" конкурсында катнашып, зона турына узды. Хезмәттәшебезгә алдагы конкурсларда да уңышлар телибез.










