Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
4 нче сыйныфта мониторинг 17.04.2015

Мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучыларының “Урак өсте “ дәвам итә. Бүген алар, ФГОС кысаларында укучыларның белем сыйфаты бәяләүнең тагын бер эше - “Проект эшчәнлеге” этабын уңышлы башкарып чыктылар. Сыйныф ике группага бүленеп, “Мин Җир турында ниләр беләм?”, “ Минем хыялым шәһәре” дип аталган темаларга проект эше эшләделәр. Һәр группа үз эшен оста һәм төгәл итеп яклый алды. Комиссия укучыларның хезмәтләрен уңай бәяләде, сыйныфның мөстәкыйль һәм күмәк, тату эшләвен билгеләп үтте.
-
Сәләтле балачак - өметле киләчәк 16.04.2015

15 апреля на базе Центра детского творчества стартовал ставший традиционным конкурс-фестиваль «Сәләтле балачак - өметле киләчәк». Сегодня прошли конкурсы по номинациям: «Вокал соло», «Вокальные ансамбли» и «Вокально-инструментальные ансамбли». В них приняли участие воспитанники объединений школ района и ЦДТ, которые в течение учебного года занимались по данным направлениям. Из нашей школы под руководством Аубакирова Ф.Г. в номинации «Вокал-соло» участвовали: Сайфуллин Ильсаф (1 место), Валиев Ильгизар(3 место), Галлямова Алсу(3 место), Сайфуллин Минсур; в номинации ««Вокально-инструментальные ансамбли» - учащиеся 6 класса(1 место). Всех победителей и руководителя поздравляем с успехом!
-
Дзюдо ярышларында җиңү 15.04.2015

10 -11нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә укучыларның Татарстан республикасы кысаларында узган Дзюдо ярышларында мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Рахимов Ильзат 3 нче урынга лаек булды. Аны бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Авыл яшләре спартакиадасы 14.04.2015

Мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова район җыелма командасы составында шашка буенча Татарстан Республика Чемпионатының авыл яшьләре XII Спартакиадасы "Сәламәтлек" программасында катнашып III шәхси урынга лаек булды.Диплом,медаль һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Биектауда үткәрелгән әлеге Республика ярышында Саба район командасы III урынга лаек булды.Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
"Яшь программист" конкурсы 11.04.2015

10 апрель көнне Саба гимназиясендә XIX Республика "Яшь программист" конкурсының муниципаль этапы оештырылды. Мәктәбебездән Нигматов Аяз "Робототехника" номинациясе буенча 2 нче урынга лаек булды, республика конкурсында катнашу мөмкинлеге алды. "Компьютер иҗаты" номинациясендә Хәсәнов Илшатның чыгышы да уңай бәяләнде. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Космонавтикага багышлап 09.04.2015

Безнең мәктәбебездә космонавтика көненә әзерлек уңаеннан төрле чаралар үтә башлады. Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр ясап алып килеп, күргәзмә оештырдылар. 7-11 сыйныф укучылары В.В.Терешкоава, А.А.Леонов, Ю.А. Гагарин, Г.С.Титов һ.б. багышланган бай эчтәлекле стена газеталары чыгардылар.
-
"Бөре җыю" акциясе 07.04.2015

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары “Бөре җыю” акциясендә актив катнаштылар. Нарат һәм каен бөреләре җыю буенча куелган йөкләмәләр үтәлде.
-
Күңелле стартлар 04.04.2015

Ил күләмендә ГТО комплексын яңадан торгызу буенча карар кабул ителүгә бер ел тулу уңаеннан, мәктәбебезнең башлангыч сыйныфларында , ГТО элементларын кулланып, «Күңелле стартлар» уены үткәрелде.
-
1 апрель - кошлар көне 02.04.2015

1 апрель - Кошлар көне уңаеннан 5 нче сыйныф укучылары, технология укытучысы белән берлектә, мәктәбебез территориясенә урнаштырылган сыерчык ояларын чистартып, төзәтеп, ныгытып куйдылар.
-
Көрәш буенча уңышлар
01.04.2015
Укучыларның X Республика Спартакиадасында мәктәбебезнең VIII сыйныф укучысы Рәхимов Илзат милли көрәш буенча авыр үлчәүдә I урынны алды. Аны бу уңышлары белән котлыйбыз.










