Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Хыял" лагерында 7 нче көн 09.06.2015

"Хыял" лагерының 7нче көне иртәнге линейка белән башланып китте. Татар теле укытучысы Галимуллина Д.Г. 1-5 сыйныф укучылары өчен күңелле чара оештырды. "Музыкаль калейдоскоп" дип аталган викторина, шашка турниры һәм "Төрле төсләрдәге уен" да балаларга бик ошады. Хезмәт һәм ял лагерында мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләгәннән соң, дару үләннәре җыйдылар, "Сәламәтлек юлдаш булсын" дигән тема астында саф һавада уеннар уйнадылар.
-
"Хыял" лагерында 6 нчы көн 08.06.2015

"Хыял" лагерының алтынчы көне дә бик кызыклы узды. Физика атналыгын йомгаклап укучылар "Космоска сәяхәт" дигән темага КВНда, спорт программасы “Ералаш”та, “Әгәр мин тылсымчы булсам” дигән хикәяләр конкурсында үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Хезмәт һәм ял лагерында чүп утау, су сибү , дару үләннәре җыю белән шөгыльләнделәр. «Йолдызлы сәгать» чарасында катнаштылар һәм саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Сабантуй-2015 06.06.2015

Хөрмәтле авылдашлар, райондашлар, килгән кунаклар! Барыгызны да Сабантуй бәйрәме белән котлыйбыз! Сезне бәйрәм көннәрендә күңел күтәренкелеге, бәхет, сәламәтлек, барлык теләкләрегезнең чынга ашуын телибез. Бәйрәм белән!
-
"Хыял" лагерында 5 нче көн 05.06.2015

Лагерьның 5 нче көнендә укучыларны кабул иткәннән соң физзарядка оештырылды. "Хыял" ял һәм сәламәтләндерү лагеры укучылары "Солнечный зайчик - 2015" конкурсына үзләренең рәсемнәрен тәкъдим иттеләр, энергияне саклау ысулларын ачыкладылар, аннары мульткараокеда, "Сказочный лес - поле чудес" викторинасында катнаштылар. Костюмнар алмашып футбол тибү дә укучыларга бик ошады. Хезмәт һәм ял лагерында бакчада эшләделәр, дару үләннәре җыйдылар, "Ихтыярлы кеше - игътибарлы кеше" дигән әңгәмәдә катнаштылар, "Юлларда имин йөрик!"дигән темага инструктаж уздылар.
-
Лагерьның 4 нче көне 04.06.2015

Лагерьларның эшчәнлеге дәвам итә. Укучыларүзләре өчен кызыклы, файдалы, күңелле чараларда катнашалар. Физика атналыгы кысаларында бүген физик экспериментлар күзәттеләр, электр чылбырлары җыеп эшләтү белән шөгыльләнделәр. Шигырьләр яздылар, рәсемнәр буядылар, хезмәт лагерында бакчада эшләделәр.
-
Лагерьның 3 нче көне 03.06.2015

Көндәгечә укучыларны кабул итеп физзарядка ясаганнан соң лагерьдагы балалар белән төрле чаралар оештырылды. Ял һәм сәламәтләндерү лагерында физика атналыгы кысаларында физика укытучысы Хәсәнова М.М. тарафыннан "Безнең бабаларыбыз ризыкны ничек саклаган?" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Аннары Леопольдка кунакка барып спорт сәгатендә, "Әйдәгез дус булып яшик" дигән темага рәсем конкурсында катнаштылар. Ә хезмәт һәм ял лагеренда бакчада эшләү, дару үләннәре җыю оештырылды.
-
Лагерьның 2 нче көне 02.06.2015

Бүген укучыларыбыз лагерь ачылышында катнаштылар. Тарихчыбыз Сафин И.Ф. янына кунакка бардылар. Кызыклы мультфильмнар карадылар һәм әлбәттә, саф һавада кызыклы уеннар уйнадылар. Хезмәт лагерында бакча эшләре белән шөгыльләнделәр. Көн бик кызыклы һәм файдалы узды.
-
Лагерьлар эшчәнлекләрен башлап җибәрде 01.06.2015

Балаларның җәйге ялларын мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан ел саен Юлбат мәктәбендә лагерьлар оештырыла. Быел да мәктәбебездә ике лагерь - ял һәм сәламәтләндерү , хезмәт һәм ял лагерьлары 1 июньнән үзләренең эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Барлыгы 40 бала лагерьларга йөри. Ял һәм сәламәтләндерү лагерында 7-11 яшьлек 25 укучы, хезмәт лагерында 14-15 яшьлек 15 укучы ял итә.
План нигезендә төрле экскурсияләр, походлар, очрашулар, кызыклы чаралар, спорт ярышлары, бассейнда су коенулар оештырылачак. Балалар иртәнге 9.30 сәгатьтән көндезге 14.30 сәгатькә кадәр лагерьда булачаклар. Ял һәм сәламәтләндерү лагерында физика атналыгы да башланып китте.
-
Укулар тәмамланды 30.05.2015

30 май - мәктәпләрдә 2-8, 10 сыйныфлар өчен 2014-2015 нче уку елының соңгы көне. Әлеге уку елын уңышлы тәмамлаучыларны котлыйбыз. Җәйге каникулда ял итеп, яңа уку елында мәктәбебезгә тулы энергия белән килсеннәр. Мәктәпнең һәр укучысын кабат килүләрен көтеп калабыз. Җәйге каникулда яхшы яллар сезгә!
-
Республика роботлар олимпиадасы 29.05.2015

27-28 май көннәрендә мәктәбебезнең 6 сыйныф малайлары, робототехника түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Дәүләтшин Н.И. җитәкчелегендә Республика роботлар олимпиадасында катнашып кайттылар. Нигматов Аяз һәм Мансуров Райнур 5-11 сыйныф командалары арасында 3 нче урынга лаек булдылар. Калган ике команда да уңышлы чыгыш ясадылар. Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!










