Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Иң шәп вожатый 25.02.2015

24 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә “Иң шәп вожатый” республика конкурсының район этабы үтте. Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл, әлеге бәйгедә уңышлы катнашып, “Иң эрудицияле вожатый” исеменә лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Академия театрына экскурсия 24.02.2015

Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6нчы, 7нче һәм 8нче сыйныф укучылары дәресләрдән соң сыйныф җитәкчеләре һәм берничә әти-әни җитәкчелегендә Казан шәһәренә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрына спектакль карарга бардылар.Театрның фойесында театр тарихына багышланган экспонатлар белән таныштылар, бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Спектакль турында фикер алышулар сыйныф сәгатьләрендә дәвам итте.
-
«Аҗаган» хәрби – патриотик уены 21.02.2015

Спорт сәламәтлек, гражданлык һәм хәрби - патриотик айлыгы кысаларында мәктәбебездә 21 февраль көнне “Аҗаган” уены булып узды. 5-11 сыйныф укучылары ике командага бүленеп көч сынашты. Укучылар автомат сүтеп–җыю, турникта тартылу, граната ату, аркан тартышу һ.б күп төрле спорт ярышларында катнаштылар. Уеннардан соң укучылар сугышта катнашкан, хәбәрсез югалган якташлар хөрмәтенә һәйкәлгә венок куярга бардылар.
-
Шахмат ярышында
20.02.2015
20 февраль көнне мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары Гүзәл Кәримова һәм Ришат Ганиев Шәмәрдәндә үткәрелгән Татарстан Республикасының 10 Спартакиадасына сайлау туры шахмат ярышларында уңышлы гына катнашып кайттылар. Әлеге ярышта Гүзәл Кәримова I урынга лаек булды. Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба республикада үткәрелгән ярышларда да уңышлар телибез!
-
Балалар район Думасында 19.02.2015

18 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә чираттагы балалар Думасы утырышы узды. Безнең мәктәптән әлеге утырышта Рахимуллина Р, Каримова Г, Гайфуллина Албиналар катнашты. Гайфуллина А. V нче Республика форумы буенча чыгыш ясады. КЦОН психологы Нуруллина М.Р уздырган эшлекле “Лидер һәм аның командасы “дип аталган уен – тренинг кызыклы да файдалы да булды. Балалар район Думасына сайлаулар үткәрелеп яңа акцияләр старт алды. Балалар оешмасы утырышы күңелле флеш-моб биюе белән тәмамланды.
-
Җиңүнең 70 еллыгы 18.02.2015

Мәктәбебез, Җиңүнең 70 еллыгын каршылау өчен, әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта, тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендә сугыш чорын, сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү авырлыгын кичергән, намуслы хезмәте белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, шәфкатьле булырга омтылыш уяту, укучыларны эзләнү эшенә тарту, гаилә, нәсел тарихы белән кызыксындыру, аларның иҗади сәләтләрен, матур сөйләү күнекмәләрен үстерү өчен махсус план булдырылды һәм укучылар тарафыннан башкарылган рәсемнәр, иншалар күргәзмәгә куелды.
-
Дәүләт имтиханына әзерлек 18.02.2015

Мәктәбебездә 9 сыйныф укучыларының фән укытучылары һәм әти - әниләре катнышында җыелышы узды. Һәр фән укытучысы гыйнвар аенда узган Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә тукталды, алда торган бурычлар кабаттан искәртелде. Укытучылар тарафыннан киңәшләр бирелде. Шулай ук балалар һәм әти-әниләр тарафыннан гаризалар һәм рөхсәт кәгазьдәре язылды.
-
Карурманнар чакыра 17.02.2015

16 февраль көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Карурманнар чакыра" исеме астында күңелле спорт уеннары узды. Укучылар үзләренең җитезлекләрен, кыюлыкларын күрсәтеп төрле биремнәр үтәделәр.
-
Әлифба бәйрәме 16.02.2015

Мәктәбебездә беренче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм оештырылды - Әлифба бәйрәме. Алар Әлифбаны тәмамладылар, укырга өйрәнделәр. Бәйрәмдә укучылар шигырь сөйләделәр, җырлар башкардылар, табышмаклар чиштеләр һәм уеннар уйнадылар. Укучылар белән шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре дә килде, балаларга бүләкләр тапшырдылар.
-
Макулатура җыйдык 14.02.2015

Табигатьне, агачларны саклау максатыннан, бүген, 14 февраль көнне, мәктәбебездә макулатура җыю акциясе үткәрелде. Һәркемнен кимендә өч килограмм макулатура алып килүе соралган иде. Укучылар һәм укытучылар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.










