Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Укытучылар спартакиадасында җиңү 17.09.2015

16 сентябрь көнне район мәктәпләре укытучылыры арасында спорт уеннары булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебездән Нигмәтҗанов Ф.Т., ФәләховЗ.В., Гатиятов Р.Р., ГабделхаеваГ.Р., ГабдрахмановаМ.М.,Фәләхова Ф.Г.,Дәүләтшин Н.И.лар көч сынашты. Уңышлар да бар. Математика укытучысы Дәүләтшин Нияз Илгизович йөгерү һәм озынлыкка сикерү буенча I призлы урынны яулады. Коллегаларыбызны уңышлары белән котлыйбыз,саулык- сәламәтлек телибез!
-
Балалар ышаныч телефоны 17.09.2015

Бүген мәктәбебезнең барлык классларында да “Балалар ышаныч телефоны – психологик ярдәмнең иң уңайлы төре”, “Балалар ышаныч телефонына кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин?” дигән темаларга класс сәгатьләре узды.
-
Психологлар белән очрашу 16.09.2015

15 нче сентябрь көнне мәктәбебезнең III-IX сыйныфлары өчен “Психологик центр” психологлары Алинә Икрамовна белән Алисә Ильгамовна диагностик тест уздырдылар.
-
"Мин варисың синең Татарстан" 15.09.2015

15 сентябрьдә мәктәбебездә “Мин варисың синең Татарстан” дигән темага сбор үтте. 5 нче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул иттеләр. Аларны бу сафка кабул ителүләре белән котлыйбыз, укуларында уңышлар телибез.
-
Өмә 12.09.2015

Бүген мәктәптә өмә. Укучылар һәм укытучылар мәктәп территориясен чистарту, мәктәп яны тәҗрибә участогында кишер, кәбестә алу белән шөгыльләнделәр.
-
Көзге игелек айлыгы 11.09.2015

10 сентябрь көнне VIII һәм IX сыйныф укучылары “Көзге игелек атналыгы” акциясендә катнашып китапханәгә ярдәм оештырдылар. Китапханә фондын барларга, китаплар тәртипләргә булыштылыр.
-
Акция "Праздник трезвости" 11.09.2015

Бүген, 11 сентябрь көнне,мәктәбебездә “Праздник трезвости” акциясе кысасында “Переборим алкоголь” дигән видео-дәрес үтте. Дәрес барышында укучыларга алькоголизмның кеше тормышына ни дәрәҗәдә зарарлы булуы, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге җиткерелде.
-
Укытучылар спартакиадасына әзерләнәбез 10.09.2015

Мәктәбебез укытучылары, 15 нче сентябрь көнне үтәчәк, Укытучылар спартакиадасының район этабына әзерләнәләр! Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
"Яшә чишмә!" акциясе 09.09.2015

«Яшә, чишмә!» акциясе кысаларында бүген, 5 нче сыйныф укучылары авылыбыз чишмәләренә экскурсия ясадылар.Чишмәләрнең тирә-юнен чүпләрдән арындырдылар. Ә сыйныф сәгатьләрендә бу чишмәләрнең тарихын өйрәнделәр.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеген башлады 07.09.2015

Мәктәбебездә эшләп килүче робототехника түрәге узган уку елында югары нәтиҗәләргә иреште. Бу уку елында да Нияз Илгизович үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде.Үзенә яңа группа туплады. Аларга уңышлар телик.










