Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Әти-әниләр җыелышы узды 31.10.2015

30 нчы октябрь көнне мәктәбебездә узган әти-әниләр җыелышында I чирек нәтиҗәләренә тулы анализ ясалды. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибәгатов Айгиз Әнәс улының чыгышы бик урынлы булды.
-
Көзге каникуллар башланды
31.10.2015
2-8 нноябрь көннәрендә укучыларыбыз көзге каникулга чыга. Мәктәптә каникул кысаларында төрле чаралар оештырыла. Булачак мероприятиеләр турында сайтның "Воспитательная работа" һәм "Объявления" блокларында танышырга була.
Каникулларыгыз күңелле үтсен кадерле укучыларыбыз!
-
Иннополиска киттеләр 28.10.2015

27 октябрь көнне, мәктәбебезнең 7 сыйныф укучылары, Рахимуллин Тәбрис һәм Хәсәнов Илшат, Иннополис университеты базасында оештырылган робототехника буенча олимпиада биремнәрен эшләү өчен, республика профиль сменасына киттеләр. Алар анда 5 көн дәвамында ярышларда катнашалар, роботехника буенча белемнәрен ныгыталар.
-
Интернет куркынычсызлыгы көне 27.10.2015

2015 елның 27 октябре Интернет куркынычсызлыгы көне буларак билгеләнеп үтте. Шуның уңаеннан мәктәбебездә 5-9 нчы сыйныф һәм 1-4 сыйныф укучылары өчен класс сәгатьләре оештырылды. Шулай ук укучылар Интернет-квест уены, конкурслар белән таныштырылды.
-
Халыкара китапханәләр көне 26.10.2015

26 октябрь - Халыкара мәктәп китапханәләре көне. Шул уңайдан 1 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәбебез китапханәсенә экскурсия оештырдылар. Китапханәче Энҗе Вазиховна нәни дусларын китап куллану кагыйдәләре, балалар өчен иҗат ителгән кызыклы китаплар, журналлар белән таныштырды. Әлеге очрашу балалар өчен файдалы да кызыклы да булды.
-
Көз патшабикәсендә кунакта 24.10.2015

Бүген,24.10.15 көнне, мәктәбебездә 5-9 сыйныфлар өчен “Уңыш бәйрәме “ кичәсе булды. Һәр сыйныф бәйрәмгә ныклы хәзерлек белән килгән иде. 5нче сыйныф укучылары бәйрәмне бик матур алып барсалар,калган сыйныфлардан булган концерт номерлары барыбызның да күңелләренә хуш килде.
-
Күңелле стартлар 22.10.2015

22 октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арсында «Күңелле стартлар “уеннары үткәрелде.
Чарада барлык башлангыч сыйныф укучылары да катнашты. Физкультура укытучысы Гатиятов Р.Р. алып барды. Укучыларга бик ошады. -
Мәктәптә очрашу 21.10.2015

Бүген мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында җыелыш үткәрелде.Сыйныф җитәкчеләре Рәйхана Ханафияовна белән берлектә Татарстан турында презентация караганнан соң, һәрбер укучыга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.
-
Спортта да сынатмыйбыз! 20.10.2015

17 октябрь көнне Мәгариф хезмәткәрләре җәйге спартакиадасының финал этабы Мамадыш шәһәрендә үтте. Уңышлар куанычлы. Саба районы укытучылары командасы гомуми зачетта республика күләмендә II урын яулады. Шушы команда составында катнашып, җиңел атлетика эстафетасында I урын яулаган хезмәттәшебез Дәүләтшин Нияз Илгиз улын чираттагы зур уңышы белән котлыйбыз!
-
Хокук бозудан сак бул! 19.10.2015

Бүген мәктәбебездз балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибагатов Айгиз Анасович белән очрашу булды.Ул үзенең чыгышыда укучыларга хокук бозулардан сак булырга кирәклеген аңлатты.Кичке уннан соң 18 яше тулмаган балаларга әти–әниләреннән башка урамда йөрергә ярамавы турында тагын бер кат исләренә төшерде. Һәм укучыларның һәркайсында яктырткыч браслетларның булырга тиешлеген , юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында аңлатып узды.










