Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Гимназия үз шәһәре өчен тавыш бирүдә катнашты 04.10.2016

http://www.tvoya-rossiya.ru/ сайтында һәм «Казанга тавыш бирәбез» электрон порталында Россия Үзәк банкы чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларда сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирүдә гимназия укучылары һәм укытучылары катнашты. Сыйныф җитәкчеләре , тәрбия эшләре буенча директор урынбасары белән берлектә, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләрен үстереп, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, тарихи һәм мәшһүр урыннарга кабат игътибарларын юнәлдерү һәм , шул рәвешле, укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру максатыннан һәр сыйныф белән әңгәмәләр уздырылды. Соңгы нәтиҗәләрдән күренгәнчә, республика башкаласы символлары өчен барлыгы 384 490 тавыш бирелгән инде.
-
Өлкәннәр көне билгеләп үтелде 01.10.2016

1 октябрь - Өлкәннәр көне . Без бүгенге көндә “өлкән яшьтәгеләр” дип атаган кешеләр илебезнең куәтен һәм данын булдырган, аны яклаган. Гимназиядә өлкәннәр көне уңаеннан бүген сыйныф сәгатьләре узды. Беренче катта башлангыч сыйныфлар катнашында рәсем бәйгесе оештырылып, иң эчтәлекле рәсемнәрдән күргәзмә оешты. Урта һәм өлкән сыйныфлар арасында "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне!" дигән темага инша һәм шигырь бәйгесе уздырылды. Хөрмәтле өлкәннәр! Гомер көзегездә моңсуланырга сәбәп булмасын! Ә без исә өлкәннәргә карата ихтирамлы булыйк!
-
1нче октябрьдән әзерлек курслары башланды 01.10.2016

Киләсе уку елында беренче сыйныфка керергә әзерләнүче балалар өчен октябрь аеннан башлап гимназия базасында әзерлек курслары оештырыла. Беренче сыйныфка укырга керү өчен түләүле дәресләрдә шөгыльләнү, әлбәттә, мәҗбүри түгел. Әмма яңа уку елы башлану белән үк, әле нәкъ бер елдан беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларының аң-белемгә ихтыяҗларын алдан кайгыртып, балаларның әти-әниләре әлеге курслар хакында актив кызыксына башлый. Ихтыяҗның зурлыгына карап, булачак беренче сыйныфлар өчен гимназиядә шимбә дәресләре оештырыла. Әзерлек курсларының башлануын хәбәр итеп, 1нче октябрь көнне сәг.10да гимназиядә ата-аналар һәм балалар өчен җыелыш узды.
-
Балалар Тинчурин театрында "Әкият китабы"н тамаша кылды 29.09.2016

Бүген 29 сентябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Казанның 1нче гимназия укучылары кунак булды. Балалар «Әкият китабы» спектаклен тамаша кылды. Мавыктыргыч маҗараларга, юморга, могҗиза-тылсымнарга бай әлеге әкият аларга бик ошады. Спектакль төгәлләнгәннән соң, балалар әкият геройлары белән фотога төшәргә дә өлгерде ( сылтама: http://tinchurinteatr.ru/?p=8876 )
-
Математикадан гомуми белемгә беренчел диагностика ясалды 28.09.2016

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «2016 -2017 уку елында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчеш чорындагы беренчел белемнәрен диагностикалау» боерыгы нигезендә 28 нче сентябрь көнне гимназиянең барлык 5 нче сыйныф укучылары математика фәненнән махсус эш башкарды. Эшне башкару өчен 1 дәрес (45 мин.) вакыт бирелде. Беренчел белемне диагностикалау барлык таләпләргә туры китереп уздырылды.
-
Наркомания - гасыр афәте 27.09.2016

Бүген , ягъни 27 сентябрь көнне, Казанның Вахитов районы прокурор ярдәмчесе, 2 нче класслы юрист Р. Ф. Галеев гимназиядә кунакта булды. Укытучылар коллективы һәм укучылар белән очрашып, гимназиянең 9 нчы сыйныф укучыларына «Наркотик (әфьюн һәм кешенең психик халәтенә тискәре йогынты ясаучы) матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләрне булдырмау» дигән темага чыгыш ясады.
-
“Милләтләр кроссы” сафында йөгердек! 26.09.2016

“Милләтләр кроссы” – Россия территориясендә үткәрелә торган спорт төрләре буенча иң масштаблы спорт чарасы. 24нче сентябрь көнне әлеге чарада гимназиядән 30 укучы катнашты. 5 км.га куелган норма буенча 10нчы сыйныф укучылары тулысынча (малайлар+кызлар), ә 8 А сыйныфыннан кызлар командасы ярышта үз көчләрен сынады. Массакүләм йөгереш кояшлы шимбә иртәсендә сәг.10.00 да башланып, Казанның үзәк стадионында старт алды.
-
Татар халык музыкаль авыз иҗатын үз итеп... 23.09.2016

Гимназиядә Татар музыкаль фольклор түгәрәге үз эшен башлап җибәрде. Түгәрәккә бик теләп башлангыч сыйныфлар язылды. Татар музыкаль фольклор сәнгате серләренә төшенергә, җырлы-биюле уеннарга һәм фольклор уен коралларында уйнарга укучыларны М. А.Балакирев исемендәге сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Искәндәровна өйрәтә. Укытучы кубыз, курай, домбра, тальян кебек милли уен кораллары белән үзе ни рәвешле “якыннан аралашса”, балаларны да шуңа өнди. Түгәрәк эшендә уңышлар телибез аңа.
-
Олимпиаданың мәктәп этаплары башланып китте 20.09.2016

Гимназиядә гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында узачак Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этаплары башланып китте. Шулай итеп, һәр укучыга үзенең белемен, осталыгын күрсәтергә мөмкинлекләр бар. Мәктәп турында иң күп балл җыеп, җиңүгә ирешкән укучылар олимпиадаларның муниципаль этабында көч сынашачак. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!
-
Гимназия ике сайлау участогы ролен башкарды 19.09.2016

Гимназия идарәсе һәм сайлау комиссиясендәге кайбер укытучылар 18нче сентябрь - ял көне булуына да карамастан, якшәмбе иртәсен көндәлек эш режимында каршы алды. Бу көнне үзенең гражданлык бурычын үтәргә ашыккан меңәрләгән кешегә берүк вакытта ике сайлау участогы ( №51 һәм №52 сайлау участоклары ) ролен үтәде гимназия. Югарыда атап үтелгән сайлау участокларын үзенә берләштергән гимназиядә Казанның Девятаев, Д.Али, Зайцев,К.Якуб, Кызыл Татарстан, Меховщиков, М.Гафури, Эш Урамы, Казан автовокзалы, Порт урамнарында урнашкан йортларда яшәгән халыкка иртәнге 8сәг.тән алып, кичке 20сәг.кә кадәр хезмәт күрсәтелде. Шулай ук, төрле сәбәпләр аркасында, үзләренең беркетелгән торак-территориаль яшәү урынында тавыш бирә алмаган студентлар да “беркетелү таныклыгы” документы белән сайлау участокларына кабул ителде. Ассызыклап үтәргә кирәк: тавыш бирүчеләр арасында яшьләр күп иде. Сайлаганнан соң тапшырылган “Мин тавыш бирдем” льготалы беләзекләре дә сайлау көненә оригинальлек өстәде.














