Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
«Funny English» викторинасы 15.10.2016

Бездә инглиз теле атналыгы бара. Атна дәвамында гимназиянең актлар залында төрле мавыктыргыч чаралар уздырылып килә. Менә бүген дә шуның чираттагысы узды. 5нче сыйныфлар катнашындагы «Funny English» викторинасы һәр тамашачының күңеленә хуш килде. Викторина балаларның инглиз теле дәресендә алган белемнәрен актуальләштерүне, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүне, үзара ярдәмләшеп эшләргә өйрәтүне максат иткән. Һәр ике команда да «Solve the riddles» , «Some English proverbs», «My family», «Captain’s competition», «Artist’s competition» , «Who knows English better?» дип аталган 6 турны уңышлы узып , бермә –бер тигез очколарда барган ярыш дуслык хисабына төгәлләнде.
-
BRAIN-RING «Кызыклы фактлар» интеллектуаль уены 14.10.2016

14 октябрь көнне 6 А һәм 6 Б сыйныфлары катнашында инглиз телендә брейн-ринг «Кызыклы фактлар» интеллектуаль уены үткәрелде. Алтышар укучыдан торган 2 команда инглиз телендә пассив юнәлешне куллану күнекмәләре буенча үзара көч сынашты. Уен барышында төрле категориядәге сораулар яңгырады: “ Уйлап табучылар һәм ачышлар”, “ Кайда нәрсә үстерәләр?” , “Китаплар һәм язучылар”, “Автомобильләр” , “Болар нәрсәдән ясалган?”.
-
"ХЕЗМӘТКӘ ҺӘМ ОБОРОНАГА ӘЗЕР!" значоклары белән бүләкләү тантанасы узды 13.10.2016

Совет чорының тагын бер матур мирасын, традициясен яңарту инде бу. Максатлары да игелекле: массакүләм спортны үстерү, физик сәламәтлекне ныгыту... Ирешкән казанышларына карап, һәр баскычта норма тапшыручылар “ГТО” дигән алтын яки көмеш значоклар белән бүләкләнәләр, тиешле нормаларны берничә ел рәттән үтәүчеләргә “Мактаулы ГТО значогы” тапшырыла. Гимназиядә шундый уңышка ирешкән укучыларны значоклар белән бүләкләү тантанасы булып узды:Габдрахманова Алсу 7а, Ахророва Зөлфия 7а ,Салбанова Айбикә 7б, Пасыева Рената 7б, Абросимова Лидия 9а, Абдрахманова Аида 9б, Головина Ксения 9б, Хисаметдинова Лейсан 9б,Файзуллина Динара 10 А. Иң кызыгы: араларында бер егет тә юк. Афәрин , кызлар! Котлыйбыз!
-
"Яшь инспекторлар" сафына аяк бастылар 13.10.2016

Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? Бу сорауга мәктәп яшендәге балаларның күпчелеге, һичшиксез, «Әйе» дип җавап бирәчәк. Әмма һәрбер мәктәптә диярлек бу кагыйдәләрне үзләре белеп кенә калмыйча, башкаларга да өйрәтүче балалар бар. Яшь инспекторлар алар. Әлеге фотодагы гимназия укучылары 13нче октябрь көнне “Яшь инспекторлар” отрядына кабул ителделәр.
-
«English-Speaking Countries» викторинасы 12.10.2016

Инглиз теле – Англиянең рәсми теле, АКШ халкының (31 штатта рәсми тел) туган теле; Ирландия, Канада, Мальта, Австралия, Яңа Зеландия дәүләтләрендә рәсми тел. Шулай ук, Азия дәүләтләрендә рәсми тел булып кулланыла . Википедия материалларына караганда, инглиз теле туган телләре булган кешеләрнең саны якынча 410 млн кеше, инглиз телендә сөйләшкәннәр саны, якынча, 1,8 млрд кеше булып , ул бүген төп халыкара аралашу теле ролен үти. Инглиз теле атналыгы уңаеннан, 7нче сыйныфлар арасында «English-Speaking Countries » темасына викторина булып узды.
-
“Китапка гомер бүләк ит” акциясе дәвам итә 12.10.2016

«Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар. Балаларда китапка , китап укуга мәхәббәт уяту, шул хисаптан, гимназия китапханәсе фондын фәнни-популяр, белешмә һәм матур әдәбият белән баету максатыннан, гимназиядә “Китапка гомер бүләк ит” акциясе дәвам итә. Акциядә әлегә 4 сыйныф актив катнаша. Алар арасында 40 китап тапшырып , 6 Б сыйныфы лидерлык итә. Афәрин! Сыйныфлар! Калышмагыз! Акциядә катнашып калырга ашыгыгыз.
-
Педагоглар чираттагы аттестация тестларын тапшырды 11.10.2016

11 нче октябрь көнне Вахитов һәм Идел буе районы мәктәпләреннән , мәктәпкәчә тәрбия оешмаларыннан, реабилитация үзәкләреннән һәм өстәмә белем бирүче уку йортларыннан 900ләп укытучы гимназиядә аттестация тесты узды. Алар арасында фән укытучылары һәм тәрбиячеләр белән беррәттән , укытучы – логопед , укытучы – дефектолог, педагог – психолог, өстәмә белем бирүче педагог, армспорт буенча тренер кебек сирәгрәк һөнәр ияләре дә бар иде.
-
Фән атналыклары старт алачак ! 08.10.2016

Киләсе атнадан гимназиядә фән атналыклары старт алыр дип көтелә!
-
Укучыларның үзидарә җыелышы узды 07.10.2016

7нче октябрь көнне гимназиянең актлар залында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары , педагог – оештыручы һәм гимназия президенты җитәкчелегендә Үзидарә җыелышы булып узды. Президент Үзидарә әгъзаларын яңа уку елы башлануы белән котлады, алда эшләнәчәк эшләр турында министрлар һәм старосталар белән фикер алышты. Министрларның эш вазыйфалары яңадан карап чыгылды, 9нчы сыйныфны тәмамлап киткән министрлар урынына яңа министрлар сайланачагы хакында әйтелде. Старосталарга министрлар белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә кирәклеге ассызыкланды. Президент тиздән министрлар белән аерым җыелыш булачагы турында җиткерде.
-
Укытучылар көне белән сезне! 05.10.2016

Бүген белем бирүче барлык уку йортларында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.
Гимназиядә бүгенгесе көндә барлыгы 38 укытучы 563 укучыга белем бирә. Укытучылар коллективының төп өлешен олпат тәҗрибәле, югары категорияле укытучылар тәшкил итә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучыларыбызга алмашка килгән яшь белгечләр дә аз түгел. Димәк, 21нче гасыр балалары белән эшләү ничек кенә катлаулы булмасын, укытучы һөнәрен үз иткән яшьләр бар һәм бу, үз чиратында, заманабызга күрә куандыра торган күренеш. Яшь белгечләр коллективны ел саен яңартып тора. Әлбәттә, һәр уку йорты өчен үз коллективына тәҗрибәле, югары категорияле укытучылар алу отышлы булыр иде. Тик гимназия коллективта эшләргә ниятләп килгән яшь белгечләргә карата булган аерым бер уңай мөнәсәбәте белән аерылып тора. Үз һөнәрләрендә җиң сызганып эшләргә теләк белдергән яшь белгечләрнең ниятләре категориясез булулары бәрабәренә кире кагылмый, ә киресенчә, аларга зур әһәмият һәм хезмәтләрен күрсәтер өчен мөмкинлекләр тудырыла. Тора-бара коллективта шул яшь белгечләрдән тәҗрибәле һәм категорияле укытучылар "үсә"...Әлбәттә, монда гимназия идарәсе тарафыннан яшьләргә юл куелу да, гимназиянең яшьләр белән эш алымнары да, атап әйткәндә, яшь белгечләрне тәҗрибәле һәм категорияле укытучыларга "беркетеп" эшләү алымы да , һичшиксез, әһәмиятле роль уйный.














