Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Татарстан -2030: республика киләчәгенә керткән өлешем” 10.02.2017

Дәүләт советы председатете Ф. Х. Мөхәммәтшин карары нигезендә балаларда актив гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә, хокук белемен үстерүгә, илнең дәүләти төзелеше хакындагы белемнәрен тирәнәйтүгә, ахыр килеп , укучыларның иҗади ативлыгын бәяләү максатларында 6-11 февраль көннәре аралыгында гимназиядә һәр сыйныфта “ Татарстан -2030: республика киләчәгенә керткән өлешем” дигән темага парламент дәресләре узды. 2030 елга Татарстан Республикасының үсешен ни рәвешле күзалдына китерәсез?” дигән сорау яшь буында аеруча дәрт уятты, Татарстан һәм татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле горурлану катыш тәфсилле җаваплар алынды.
-
"Әйбәт укучы" проекты якланды 09.02.2017

4 б сыйныфы укучылары “Әйбәт укучы” дип атлаган проект эшләп якладылар. Проектның максаты әйбәт укучының сыйфатларын ачыклау, “Нинди була соң ул әйбәт укучы?” дигән сорауга җавап эзләү иде. Укучылар бик актив катнашты, оригиналь, кызыклы һәм бик матур эчтәлекле килеп чыкты аларның эшләре. Сыйныфта әйбәт укучылар саны да бик күп икәне ачыкланды. “Әйбәт укучы”ның төп сыйфатлары билгеләнде. Шуннан чыгып нәтиҗәләр ясалды:
- мәктәпкә соңга калмый килә, тәртип бозмый, яхшы укый;
- авыр хәлдән чыгу юлын үзе таба, сүзендә тора;
- аны өлкәннәр мактый, хөрмәт итә;
- ул иң элек башкалар турында уйлый, ярдәмчел була;
- киләчәге турында алдан ук хыяллана, хыялын тормышка ашыру өчен тырыша;
- киләчәктә егет булачак кечкенә малай беркайчан да куркып калмый;
- әти-әнисе, туганнары, якыннары турында кайгырта, аларның кадерен белә;
- “әйбәт укучы” – табигать баласы, ул матурлыкны күрә һәм саклый белә. -
Үзидарә җыелышы узды 08.02.2017

- "Кышкы СПАРТАКИАДА-2017" гә педагогларыбыз даими шөгыльләнә 08.02.2017
- 5сыйныфлар өчен ата-аналар җыелышы 07.02.2017
- Бердәм Дәүләт Имтиханнарына юл тотканда... 07.02.2017
- Методик берләшмә җыелышында яңа проектлар белән уртаклаштык 06.02.2017
-
Сәләтле шәхесләр тәрбиялибез! 04.02.2017

«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Сәләт, тумыштан килгән сыйфат буларак, үзенә юлны үзе ярып барырга мөмкин. Кемдер - интеллектуаль яктан, кемдер - эмоциональ яктан, кемдер физик яктан көчле, кайбер балаларда әхлакый-ихтыяри көч зуррак. Һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар: “Фән көннәре”, Т.Миңнуллин конференциясе, Лобачевский укулары, “Дулкыннар”га балалар белән ныклы әзерлек алып барыла. Укучылар өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Нәтиҗәдә, укучы мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, үз нәтиҗәсен ясый.
-
Илһамлы иҗат... 03.02.2017

“Илһам” бәйгесенә укучыларның иҗат җимешләре 1нче февральгә кадәр кабул ителде. Безнең гимназиядән барлыгы укучылар каләменнән төшкән 50ләп иҗади эш җибәрелде.Иҗат белән рухланган укучылар бәйгедә актив катнашты. Тик 4 Б сыйныфы ( сыйныф җитәкчесе Фәсләхова А. Р) активистларына тиңләшүчеләр табылмады. 4 Б сыйныфының йөгерек каләм ияләре "яшь шагыйрь" һәм "яшь прозаик" номинациясенә үзләре генә дә 29 әсәр язып тапшырды.
-
Ата-аналар игътибарына: 1нче сыйныфка укырга керергә гаризалар кабул ителә! 02.02.2017

1 нче февральдән Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясе микрорайонына караган торак пунктлардагы гаиләләрдән балаларын 1нче сыйныфка укырга кертү өчен гаризалар кабул итү башланды. Гаризаны тапшыру өчен түбәндәге документлар таләп ителә: 1) ата яисә ана кешенең паспорты һәм паспорт күчермәсе 2) баланыӊ туу турындагы таныклыгы һәм аның күчермәсе 3) әлеге микрорайон торак пунктында беркетелгән булуын раслаучы документ (“прописка” беркемәсе) кирәк булачак. Моннан тыш, ата-аналарга ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ сайтында беркетелү узып, гаризаны электрон вариантта язып тапшыру да шарт булып тора. Тулырак мәгълүмат белән сайтта «Микрорайон» бүлекчәсендә урнашкан сылтама буенча таныша аласыз. 2017 – 2018 уку елына 25әр укучыга хисапланган 3 параллельдән торган 1нче сыйныф ачылыр дип планлаштырыла.














