Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Бөтенроссия “Яшьлек. Мәдәният. Казан” бәйгесе
23.01.2017
2017 нче елның 21 нче гыйнварында Яңа Савин районының “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 179 нчы мәктәбе”ндә Бөтенроссия “Яшьлек. Мәдәният. Казан” бәйгесе үткәрелде. Безнең гимназиянең 11 “А” сыйныфы укучысы Үтәгәнова А. бу бәйгедә 2 нче урынга лаек булды. Үтәгәнова А. әзерләгән фәнни эшнең җитәкчесе – гимназиябезнең югары категорияле рус теле укытучысы Зергирова Лилия Наилевна. Аделина һәм Лилия Наилевнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы хезмәтләрендә зур уңышлар телибез!
-
Беренчелекне беркемгә бирмәгән! 23.01.2017

"Яңа ел әкияткә чакыра" бәйгесенең " Күләмле эшләр" номинациясендә I урынны алган гимназиябез укучысы С. Золинны һәм җитәкчесе Э.Д. Йосыпованы уңышлары белән котлыйбыз!
-
Бер бәйгедән - 3 ДИПЛОМ !!! 21.01.2017

Укучыларыбыз әледән-әле бәйгеләрдә катнашып, еш кына призлы урыннарга ия була торалар. Әлбәттә, җиңү түгел, ә катнашу максаты куелган бәйгеләр уңыш та китергәч, күңелләр икеләтә күтәрелеп китә. 20-21 декабрь көннәрендә “Яңа ел әкияткә чакыра” дип аталган район бәйгесе иске елны йомгаклаучы соңгы чаралардан иде. “Рәсем”, “Яңа ел открыткасы” һәм “Күләмле эшләр” номинацияләрендә узган бәйгенең барысында да катнашырга өлгерде башлангыч сыйныф укучылары. Нәтиҗәләр яңа 2017 елда гына билгеле булды : бер бәйгедән – 3 ДИПЛОМ! Афәрин!
-
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 20.01.2017

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра. Укучыларыбыз бик тырышып үз иҗатлары белән әлеге бәйгедә катнашырга әзерләнә.
-
36 ел гомерен 1нче гимназиягә багышлаган Татарстанның атказанган укытучысы Н.Г.Гыймадиевның 75 яшьлек юбилей кичәсе. 19.01.2017

Бүген бездә 52 ел бөтен көчен, сабырлыгын ,сәламәтлеген балалар укытуга багышлаган бөек укытучы, бик күп укытучыларның укытучысы булган Татарстанның атказанган укытучысы Н.Г.Гыймадиевның тантаналы юбилей кичәсе булып узды. Мәшһүр укытучының олы юбилеен хөрмәтләп, аның шәхесен зурлап тантаналы кичә уздыру идеясен гимназиянең директоры Г.Г. Шәмсиева җиткерде. Н.Г. Гыймадиевны якыннан белгән, аның белән шактый еллар бергә эшләгән олпат тәҗрибәле укытучы Э. Р. Хөснетдинова юбилей кичәсен оештыруга бик теләп алынды. Матур мәшәкатьле кичәнең барышына барлык укытучылар коллективы үзеннән азмы-күпме өлеш кертеп, бәйрәмгә барчасы үзенчә ямь өстәргә тырышты. Н.Г. Гыймадиев 36 ел гомерен нәкъ менә 1нче Татар гимназиясенә багышлый.Татар мәктәпләре өчен татар телендә дәреслекләр язып, бик күп методик әсбапларга рецензент буларак тарихка кереп калган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган юбиляр укытучыны котларга гимназияне төрле елларда тәмамлаган укучылары да, күп еллар бергә - бер коллективта эшләп, хәзерге вакытта барчасы лаеклы ялда булган коллегалары да килгәннәр иде.Бүген әлеге гаҗәеп шәхеснең гомер бәйрәме искиткеч истәлекле ядкарь буларак гимназия тарихына өстәлде.
-
Педагогларыбыз СПАРТАКИАДАга әзерлекне башлады! 18.01.2017

Бүген бездә алда көтелгән СПАРТАКИАДАга әзерлекнең 1нче этабына старт бирелде! Спартакидада катнашу өчен укытучылар коллективының «ИҢ ШӘП СПОРТСМЕННАРЫ» сайлап алыначак! Ә һәр педагог, үз чиратында, һәр җирдә “иң-иңнәреннән” булырга омтыла. Кышкы СПАРТАКИАДА – 2017 игълан ителгәч тә, гимназиядә “Сәламәт педагог” секциясе эшли башлады. Атнаның һәр чәршәмбесе, дәресләрдән соң, гимназия идарәсе һәм укытучылар коллективы, махсус спорт костюмнарына киенеп, уку йортының спорт залына җыела һәм нигезләмәдә күрсәтелгән уеннар буенча чыныгу ала. Ярышларны дөрес һәм хәрәмләшүләрсез башкаруда физик тәрбия укытучылары булыша.
-
Кышкы СПАРТАКИАДА – 2017 17.01.2017

ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән әлеге өлкә профсоюз хезмәткәрләренең республика комитеты быелгы кышкы СПАРТАКИАДА -2017 уеннарының оештырылуы һәм узуы өчен җавап тотачак. Кышкы Спартакиада уеннарының үткәрелү тәртибе, гомуми нигезләмәсе, уеннарның уздырылу урыны һәм вакытлары инде билгеле дә. Гомумән, кышкы Спартакиада 4 этаптан гыйбарәт булачак. 1нче этап ярышлары уку йортларының үз спорт залларында узачак.
-
Методик киңәшмә утырышы үткәрелде 16.01.2017

16 гыйнвар көнне гимназиядә Методик киңәшмә утырышы үткәрелде. Утырышта бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль туры нәтиҗәләре анализланды, татар телендә үткәрелә торган шәһәр олимпиадасына һәм укучыларны фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләү мәсьәләләре тикшерелде. Укытучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Өлкән укытучы”, “Укытучы-мастер”, “Укытучы-остаз”, “Укытучы-эксперт” номинацияләре буенча үткәрелә торган грант нигезләмәләре белән таныштырылды.
-
11 сыйныф укучылары БДИга әзерлекләрен сынап карады 14.01.2017

Бердәм дәүләт имтиханнарына нәтиҗәле әзерләнү максатыннан, гимназиядә математика, рус теле һәм укучылар үзләре сайлаган предметлар буенча диагностик эшләр даими үткәрелә. БДИ (ЕГЭ) һәм ТДИ (ОГЭ) әзерләнү буенча “юл картасы” нигезендә 13 нче гыйнвар көнне математикадан имтиханны профиль дәрәҗәсендә тапшырырга гариза язган укучылар кабат сынап карау имтиханы тапшырдылар. Нәтиҗәләр алда үткәрелгән диагностик эшләр белән чагыштырып анализланды, математика укытучылары методик берләшмәсе утырышында тикшерелде.
-
Яңа елда Яңа чирек белән ! 09.01.2017

Кышкы каникуллар тәмамланды. Бүгеннән иң озын саналган III чирек башланып китте. Укучыларга укуларында уңышлар, ә укытучыларга дәрт-дәрман һәм зур сабырлыклар теләп Яңа елда Яңа чиреккә аяк бастык.














