Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Макулатура тапшыруда "ИҢ АКТИВЛАР" билгеле булды! 26.11.2016

Ике көн дәвамында кабул ителгән макулатура тапшыруда "иң активлар" билгеле булды: 2а сыйныфы (сыйн.җит.Исмагилова М.А.) 130 кг. макулатура тапшырып, 3нче урынга лаек дип табылды! 6а сыйныфы (сыйн.җит.Баһаутдинова Р.Р.) 150 кг. макулатура тапшырып, 2нче урынга ия булды! 4б сыйныфы (сыйн.җит. Фәсләхова А.Р) 180 кг. макулатура тапшырып, 1нче урынга чыкты! Шулай итеп, гимназиядән барлыгы 1тонна 430кг. макулатура җыеп тапшырылды! Афәрин! Тамчыдан күл җыела... дигәндәй, әгәр һәр сыйныф макулатура тапшыруда актив катнашып, аерым-аерым үз өлешен кертмәгән булса, мондый күрсәткечкә ирешеп булмаган булыр иде. Шуңа да, кайбер сыйныфларның макулатура авырлыгы белән түгел, ә һәр укучының хәленнән килгән күләмдә актив катнашуы белән мактанырга хакы бар. Шундыйлардан 2 В сыйныфы (сыйн. җит. Гүзәлия Хәбибулловна) һәм 7 А сыйныфы (сыйн. җит. Эльмира Рөстәмовна) мактауга лаек!
-
"Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй, тойдыр кулларыңның җылысын...” әдәби-музыкаль кичәсе 25.11.2016

25 ноябрь көнне 4 б сыйныфы укучылары “Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй, тойдыр кулларыңның җылысын...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә куйды. Кунакка гимназия укытучылары, укучылар һәм, әлбәттә, әниләр чакырылган иде. 4 б сыйныфы укучылары бөек шагыйрьләр, үзләре язган шигырьләрен сөйләп үттеләр. Әниләргә багышланган җырлар җырланды, бию осталыгын күрсәткән укучылар да булды, флейтада да уйнап күрсәтүчеләр табылды... Гомумән, бу кичә күңелле атмосферада узды. Әниләр балаларының талантларын, тырышуларын күреп сокланып карап утырдылар. Зөлфия Минһаҗеваның “Әнием” җыры әниләр күңеленә бигрәк тә дә хуш килде. Концерт соңында әниләргә сүз бирелде, алар оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Агачларны бергәләп коткарыйк! 23.11.2016

"Агачларны бергәләп коткарыйк" шигаре астында бүген гимназиядә макулатура тапшыру башланды. Гадәттәгечә, бу эшне без ике көнгә планлаштырдык. Иртәнге 7сәг. 30 мин.тан - 9.00 сәг.кә кадәр гимназия ишегалдында макулатура кабул ителде. Макулатураны кабул итү һәм башкарып чыгу җаваплылыгын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Анжелика Евгеньевна, педагог оештыручы һәм гимназия китапханәсе үз карамагына алды. Исәп-хисап эшенә гимназия Үзидарәсе вәкилләре һәм старосталар тартылды. Макулатура тапшыру әле иртәгә дә дәвам итәчәк.
-
Инглиз теленнән мониторинг узды 22.11.2016

Бүген 4, 6, 8 сыйныфларда инглиз теленнән мониторинг узды. Мониторинг узачак кабинетлар тиешенчә җиһазландырылды. Мониторинг дәвамында тәртип , таләп һәм кагыйдә бозулар күзәтелмәде.
-
Педагогик киңәшмә 22.11.2016

Бүген гимназиядә укытучыларның педагогик киңәшмәсе узды.
-
Бозда уяу бул! 21.11.2016

“... Көзге боз көзге калынлыгында булса да ышан... “ дигән халык гыйбарәсенә иртә көзләрдә бер дә ышанырга ярамый шул. Табигатьтә берничә көн түбән температура сакланса, сулыкларны боз элпәсе каплый, тик әлегә ул шактый юка һәм ныгымаган... Бу исә үз чиратында куркыныч тудыра. Балалар үлеме белән бәйле күңелсез очракларны булдырмау максатында, «Бозда уяу булам» республика балалар рәсеме бәйгесе игълан ителде. Аны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә оештыра. Гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары бу бәйгедә бик теләп катнашты. Гимназия күләмендә “Иң яхшы” дип табылган эшләр район күләмендә ярышка озатылды.
-
«Математик КВН»! 18.11.2016

Математика атналыгы кысаларында, 18нче ноябрь көнне, 6 А сыйныфында “Математик КВН”уены узды. Аны үзләренең сыйныф җитәкчеләре, математика укытучысы Резидә Рашатовна әзерләгән иде. “Математик КВН” да катнашучыларга җанатар булып 10нчы сыйныфлар керде. Укучылар үзара "кызлар һәм малайлар" командаларына бүленеп ярышты. Ахырда ДУСЛЫК ҖИҢДЕ!
-
«Ислам мәдәнияте музее»на сәфәр 17.11.2016

17 ноябрьдә 8 а сыйныфы укучылары «Ислам мәдәнияте музее»на сәяхәт кылдылар. Музей экспозицияләре, телгә килеп, ислам диненең барлыкка килү тарихы, дини бәйрәмнәре, пәйгамбәрләр турында гүя бәйнә-бәйнә сөйли сыман... Диварлардагы шамаилләр дә укучыларда “серле язу”га кызыксыну уятты. Шулай ук Ураза, Корбан бәйрәмнәре турында киңрәк мәгълүмат алып, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына сәфәр кылып, Татарстан һәм татар халкы тарихын милләт, тел һәм дин бәйләнешендә традицион Ислам дине яссылыгында күрүгә ирештеләр.
-
Каюм бабай музеенда кунакта! 17.11.2016

Атнаның һәр пәнҗешәмбесе бездә “музей көне” буларак билгеләнә. Менә бүген дә барлык беренче сыйныф укучылары , дәресләре тәмамлангач, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, Каюм бабай музеена юл тотты. Мәшһүр "Әбүгалисина","Кырык вәзир кыйссасы", "Ән-мүзәҗ","Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият" һәм күп кенә сүзлекләр авторы буларак билгеле булган күренекле язучы-галим һәм татар халкының мәгърифәтчесе Каюм Насыйри музеена сәяхәт “Каюм бабайда кунакта” исеме астында бүгенге беренчеләр күңелендә әле озак еллар сакланыр.
-
Уенчыклы балачак, ягъни курчак - үзе иҗат! 16.11.2016

Курчак театрлары балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, матурлык һәм әхлак тәрбиясе бирә. Курчак театрларын уйнау балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сөйләм сафлыгын үстерергә ярдәм итә. ИЗГЕЛЕК АТНАЛЫГЫ кысаларында 3нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Эльвира Дамировна җитәкчелегендә, 1нче сыйныфларга үзләре теккән курчаклардан “курчак театры” күрсәтте.














