Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
"Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" темасына ачык дәрес узды 08.12.2016

4 Б сыйныфында "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" темасына багышланган ачык сыйныф сәгате узды.
-
11 сыйныфлар БДИга әзерлекләрен сынап карады 07.12.2016

7.12.16 көнне 11нче сыйныфлар үзләренең рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен сынап карады. Сынап карау имтиханы БДИ таләпләренә тулысынча туры китерелеп, барлык шарт һәм кагыйдәләргә буйсынган төстә узды.
-
"Do you know English language?" викторинасы 06.12.2016

Инглиз теле атналыгы кысаларында, инглиз теле укытучысы Л. Р. Сазгиева тарафыннан, 8нче сыйныфлар арасында "Do you know English language?" дип аталган викторина узды. Укытучы инглиз теле дәресләрендә дә һәм инглиз теленнән узган сыйныфтан тыш чараларда да башка тел сүзләрен кулланмыйча, саф инглизчә сөйләшүгә ирешүне максат итеп куйган. Үткәрелгән чара тулысынча инглиз телендә узды: жюри составына инглиз теле укытучылары сайланды, чара барышында укучылар тулаем инглиз телендә аралашты, хәтта ахыр нәтиҗәләр дә инглиз телендә игълан ителде!
-
Инглиз теле атналыгы башланды! 05.12.2016

Бүгеннән янәдән инглиз теле атналыгы башланып китте. Бу уңайдан линейка җыелды һәм укучылар белән атналык чараларга мөнәсәбәтле эшләр каралды.
-
Тарихи дата - «Билгесез солдат көне» билгеләп үтелде 03.12.2016

3 декабрь - тарихи дата буларак «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләп үтелә. Сугышлы тарихыбызны кабат искә алу, "Үлемсез полк"ка рәхмәт әйтеп, кабат хәтердән кичерү максатыннан , бүген барлык сыйныфларда да бер минутлык тынлык игълан ителде , искә алу рухында сыйныф сәгатьләре узды.
-
STOP ВИЧ / СПИД II Бөтенроссия акциясе 02.12.2016

Укучылар арасында сәламәтлек, белем һәм җаваплылыкны пропагандалау буенча, балалар һәм яшьләр арасында СПИД һәм башка йогышлы авырулар хакындагы мәгълүматны җәелдерү һәм өстәмә белем формалаштыру максатыннан , 2нче декабрь көнне гимназиянең актлар залында 10нчы сыйныфлар өчен Бөтенроссия бердәм ачык дәресе узды. Укучылар СПИДка һәм башка йогышлы чирләргә багышланган видеодәрес карады.
-
Ләбиб Лерон иҗатын бакча һәм мәктәп балалары да үз итә... 01.12.2016

1 декабрь көнне 4 Б сыйныфы укучылары 273 санлы балалар бакчасына юл тотты. Татар язучысы, шагыйрь, журналист, драматург Ләбиб Леронга багышланган кичәгә барды алар. Бакчаның тәрбиячеләре кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар. Актлар залы иҗади рухта бизәлгән булуы белән үзенә җәлеп итте. Ләбиб Лерон сүзләренә язылган җыр белән башланып китте кичә. Бакчада тәрбияләнүче балалар “Чәпәләй белән тәпәләй” пьесасын сәхнәләштерделәр. Җыр һәм шигырь үзара чиратлашып барды. Безнең гимназия укучылары да кичәгә “буш кул” белән бармады: бакча балаларын Ләбиб Леронның биографиясе белән таныштырдылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Ләбиб Леронга багышланган кичә һәр ике як балалары өчен дә бихисап күңелле узды Мәктәп укучылары бакчага йөргән чакларын исләренә төшерсә, бакча балалары аларга “Укучылар килгән!” дигән ак көнләшү катыш шелтәле караш ташлады... Бүләккә Ләбиб Леронның култамгасы куелган китапларны тапшыру мизгеле якын киләчәктә әдипнең үзен күрү бәхетенә ирешү теләген уятты! -
Предметара багланышлар: "Туган ягым - яшел бишек" 30.11.2016

Туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп үсәдер. Гомәр Бәширов та "Туган ягым — яшел бишек" , "Җидегән чишмә" әсәрләрен балачактан күңелендә калган хатирәләрен яңартып,уйландырган уйларын, табигатьнең пычрануын, чишмәләрнең кибүен күреп, урманнарның кеше, транспорт йөрүеннән тапталып бетүенә ачынып язгандыр... Нәкъ шуңа мөнәсәбәтле рухта бездә дә бүген "ТУГАН ЯГЫМ - ЯШЕЛ БИШЕК" дип аталган, химия һәм биология укытучылары тарафыннан предметара бәйләнешкә багышланган бер бик матур чара узды. Укучылар туган ягыбызның гүзәллегенә, аның табигатенә дан җырлады. Җир шарын пычранудан саклап калу проблемасы күтәрелде. Туган җиребездә үскән һәр үләннең үзенчә файдалы булуына басым ясалды. Чара тәрбияви рухта бик күңелле узды.
-
Беренчеләрдән концерт-тамаша: “Әниемнең җылы кочагы...” 29.11.2016

Сары көзнең соңгы көннәре җитеп, салкын кышка аяк баскан бер дәвердә күңелләрне җылытырлык бер бәйрәм бар. Әйе, ул - Әниләр бәйрәме! Мәктәп яшендәге һәр балада үз әнисенә карата тиешенчә хөрмәт хисен уяту , әниләрне зурлау-санлау һәм кадерләү кирәклеген бала аңында яшьтән тәрбияләү максатыннан, 29нчы ноябрь көнне барлык БЕРЕНЧЕЛӘР Әниләр көненә багышланган концерт-тамашада катнаштылар. Тамашачылар, әлбәттә, “бәйрәм хуҗалары” үзләре! Беренчеләр беренче сыйныфка беренче тапкыр килгән сыман, беренчеләрнең әниләре дә , нәкъ менә гимназиядә узган “Әниләр бәйрәме”ндә беренче мәртәбә үз беренчеләрен тамаша кылдылар. Шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, сәхнәләштерелгән иҗат та читтә калмады, кыскасы, гимназия сәхнәсеннән беренчеләр беренче мәртәбә үз әниләренә мәдхия җырлады.
-
Химия һәм физика атналыгы 28.11.2016

Бүгеннән бездә ХИМИЯ ҺӘМ ФИЗИКА АТНАЛЫГЫ башланып китте! Атна дәвамында укучыларыбызны төрледән-төрле кызыклы чаралар, мавыктыргыч озын тәнәфесләр , уен-көлке, җыр-бию, табышмак- такмазалар көтә! Химия һәм физика фәннәренең уртак якларын белергә теләсәң, атналыкка ашык!














