Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Яңа уку елында ... Яңа футбол кырында... 16.09.2016

16 сентябрь көнне гимназиянең мини-футбол җыелма командасы, алдагы көннәрдә көтелгән сайлауларга багышлап, яңа төзелгән мәктәп яны мини футбол кырында үзенең беренче җитди уенын күрсәтте. Уенның иң кызган мәлендә яңгыр ява башласа да, табигатьнең бу күренеше уенчыларның кәефләрен боза алмады: мини-футболчылар уеннарын гимназиянең спорт залында дәвам итеп, исәп- хисап буенча 7 А сыйныфы өстен чыгып, уен нәтиҗәләре һәр очракта гимназия җыелма командасы файдасына төгәлләнде.
-
Ата-аналар җыелышы узды 15.09.2016

Җыелыш үткәрү – сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән эшләүдәге бер алымы. Мондый җыелышларда балалар һәм ата-аналар коллективы тормышының проблемалары карала. 15 сентябрь көнне гимназиядә яңа уку елының беренче ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш тәрбия мәсьәләләре, балаларның холкы, белеме һәм әхлак дәрәҗәсе хакында җентекләп уйлану, киңәшү рәвешендә барды, балаларның җәмәгать эшләрендә катнашуына, әхлак мәсьәләләренә игътибар ителде.
-
Ярминкәне йомгаклап... 14.09.2016

Узган “Изгелек атнасы”на йомгак ясап, “изгелектән күрелгән игелек”кә дә нәтиҗәләр чыгарыр чак җитте. Шул нисбәттән һәм гимназиянең эчке кагыйдәләрендәге үзгәреш һәм яңалыкларны игълан итү өчен 14 сентябрь көнне гимназиядә җыелыш узды. Гимназиянең директоры Г.Г. Шәмсиева хәйриячелек үсешенә үзләреннән өлеш кертеп, балалар аңында мохтаҗларга ярдәм итү теләге тәрбияләү аркылы шәһәркүләм «Мәрхәмәтлелек ярминкәсе»н оештыруда катнашкан укытучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә, хәйрия концертын оештырган педагогларга гимназия идарәсе исеменнән олы рәхмәт һәм мактау сүзләрен җиткерде. Хәйрия товарларын сатып, ярминкәнең изгелек казнасын мөмкин кадәр тутыру максатыннан тырышлык куйган 10 нчы сыйныф укучыларының күрсәткән хезмәте аерым бәяләнде. Ярминкә балалар өчен дә, олылар өчен дә күңелле һәм файдалы үтте.
-
Хәйрия концерты 13.09.2016

“Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” дәвамында гимназия укучылары хәйрия товарларын сату белән генә чикләнеп калмады. “Ярминкә булгач, ярминкә булсын...” , дип элеккеге гореф-гадәтләребезне дә истә тотып, “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”нә килгән халыкның күңелен күтәрү максатыннан 30 минутлык концерт программасы да әзерләнде. Концертта милли рух булдыру төп шартларның берсе булса да, программаның тулаем эчтәлеге изгелеккә багышланган иде. Бу исә килгән халык колагына да һәм укучыларыбызны тәрбияләүдә дә үз ролен үтәгәндер, дип ышанасы килә, чөнки “изгелек”, “мәрхәмәтлелек”, “ярдәм” төшенчәләре сүз генә булып калмыйча, һәрдаим безнең гамәлләребездә дә чагылырга тиеш. “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”нә әзерләнгән “Изгелек җирдә ятмас” хәйрия концерты шуны максат итте.
-
Изгелек юлында - “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”! 10.09.2016

10 сентябрь көнне Казан мәктәпләре арасында 5нче сентябрьдән башлап дәвам иткән “Изгелек атнасы”на йомгак ясап, “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”узды. Каюм Насыйри урамында узган әлеге хәйрия ярминкәсен оештыруда гимназиябез укучылары бик теләп катнашты. “Изгелек атнасы” башланып киткәннән соң да , бер атна алдан игълан ителгән “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”нә һәр сыйныф,хәленнән килгәнчә, үз өлешен кертергә ашыкты: ярминкәгә кышка ясалган төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш кайнатмалары, шулай ук, үреп, тукып һәм сугып эшләнгән, уеп һәм каеп ясалган төрледән-төрле кул эшләнмәләре кабул ителде.Ярминкәгә тәкъдим ителгән әлеге әйберләр арасыннан, иң әүвәл, югары зәвыкның гүзәл үрнәкләре булырдай кул эшләнмәләре укучылар һәм укытучылар хозурына куелды:гимназия китапханәсендә күз явын алырдай күргәзмә оешты.
-
"Бергә яктырак" 07.09.2016

"Бергә яктырак" Бөтенроссия энергиядән сакчыл файдалану фестивале кысаларында 6нчы сентябрь көнне гимназиянең актлар залында энергиягә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан 4нче сыйныф укучыларына махсус лекция укылды. Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты Михаил Петрович Горячев тарафыннан укылган әлеге тәфсилле лекция һәм презентациябалаларөчен файдалы булды. Алар үзләрен көндәлек тормышта кызыксындырган сорауларга җавап алды һәм энергиядән ни рәвешле сакчыл файдаланып булуы хакындагы өстәмә мәгълүматка да ия булдылар.
-
Юлларыбыз имин булсын! 06.09.2016

Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен очраклардан чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен гимназиядә даими эш алып барыла. Укытучылар башлангыч сыйныфлардан башлап, уку елы дәвамында ай саен профилактика эшләре алып баралар : балаларга юл белән бәйле төрле очраклардан чыга белү юлларын аңлаталар, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбияләргә тырышалар. 5 сентябрь көнне дә гимназиядә бу уңайдан төрле “биш минутлык”лар үткәрелде.
-
Беслан фаҗигасе уяу булырга өнди 03.09.2016

3нче сентябрь көнне сыйныф җитәкчеләре укучыларның дәресләрдән тыш вакытларын 12 ел элек Беслан мәктәбендә булган коточкыч вакыйга турында сүз алып баруга багышлады. Ул вакытта террорчылар кулыннан 334 кеше бер гөнаһсызга һәлак була, 800ләп кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Гимназия укучылары һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Әңгәмә вакытында укучыларның шәхси иминлегенә игътибар ителде: гадәттән тыш хәл була калса, үзеңне ни рәвешле тотарга, нинди ысуллар кулланырга кирәклеге хакында тәфсилләп сөйләнде. Чара яшүсмерләргә Беслан фаҗигасе вакытында батырлыклар күрсәткән кешеләр турында фильм күрсәтелү белән дәвам итте.
-
"Бергә – яктырак” 02.09.2016

2 сентябрь көнне барлык 4нче сыйныфлар арасында дуслык һәм яхшылык сыйфатларын тәрбияләүгә нигезләнгән “Бергә – яктырак” дип аталган рәсем конкурсы игълан ителде. Команда рухында барча дүртенчеләр әлеге конкурста бик теләп катнашты. Иң матур рәсемнәр сайлап алынып, шәһәр күләмендәге бәйгегә җибәрелде. Алдан вәгъдә ителгәнчә, шәһәр күләмендә җиңүчеләр 10 сентябрьдә Казансу елгасы яры буенда урнашкан “Казан” янында узачак шәһәр бәйрәменә чакырылачаклар.
-
Белем көне!!! 01.09.2016

Бүген барлык мәктәпләрдә шаулап-гөрләп Белем көне узды. Беренче сыйныф укучылары өчен бу бәйрәм тәүге кабат шалтыраган Беренче кыңгырау бәйрәме булса , гомумән , укучылар , укытучылар һәм ата- аналар өчен - яңа уку елы башлану тантанасы. Һава торышының яңгырлы торуына да карамастан, бәйрәм тантанасына килгән кунакларның , бигрәк тә, беренче сыйныфларның кәефләрен яңгырлы иртә боза алмады. Белем көне тантанасы 1нче һәм 11нче сыйныфлар өчен гимназиянең актлар залында билгеләп үтелде. Калган сыйныфларда тантаналы җыелыш һәм бәйрәм чаралары сыйныф эчендә үткәрелде. Быел беренче сыйныфка барлыгы 74 бала кабул ителде.














