Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Толерантлык көненә багышланган радиоэфир 16.11.2021

Бүген мәктәп радиосының, “Толерантлык көненә” багышланган, чираттагы чыгарылышы үтте. Эфирда укучылар сабырлык, түземлек, шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек сыйфатлар турында фикер алыштылар һәм кешеләрне рәнҗетмичә, бер-береңне хөрмәт итеп, дус-тату яшәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
-
"Татар халык җырлары" бәйгесе дәвам итә 16.11.2021

“Татар халык җырлары” бәйгесе дәвам итә. Бүген 3-4 нче сыйныф укучылары үзләренең җырга-моңга осталыкларын жюрига күрсәттеләр. Укучыларның моңлы җырларны да, дәртле көйләрне дә бик оста башкарулары безне бик сөендерә. Җырны башкару осталыгына, музыкаль бизәлешенә карап башлангыч сыйныфлар арасында жюри нәтиҗә чыгарды.
-
Тынычлык һәм игелек дәресе 16.11.2021

3 нче В сыйныфында Толерантлык көненә багышланган сыйныф сәгате үтте. Дәрес барышында укучылар толерантлык төшенчәсенең мәгънәсенә төшенделәр. Кеше нинди уңай сыйфатларга ия булырга тиеш икәнлеге турында сөйләштеләр, тормыштан алынган төрле хәлләр турында фикер алыштылар һәм дуслык темасына рәсемнәр ясадылар.
-
Ункөнлек кысаларында кызыклы бәйгеләр үтә 15.11.2021

Ункөнлек кысаларында гимназиядә кызыклы чаралар уздырыла. Шушы көннәрдә 1-4 нче сыйныф укучылары арасында “Рус теле һәм математика буенча иң яхшы дәфтәр” бәйгесе үтте. Бәйгенең җиңүчеләрен котлыйбыз һәм укуларында уңышлар телибез.
-
“Компьютер һәм бала сәламәтлеге” 15.11.2021

Хәзерге тормышыбызны компьютер һәм кәрәзле телефоннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Ләкин аларны бик еш куллану балалар сәламәтлегенә зур зыян китерергә мөмкин. Бүген гимназиядә “Компьютер һәм бала сәламәтлеге” дип аталган темага сыйныф сәгатьләре үтте. Дәрес барышында укучылар информацион технологияләрне куллануның уңай һәм тискәре якларын ачыкладылар.
-
Гимназиядә башлангыч сыйныфлар ункөнлеге башланды 15.11.2021

Бүген гимназиядә башлангыч сыйныфлар ункөнлеге башланып китте. Ункөнлек кысаларында кызыклы бәйгеләр, ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар үтүе көтелә.
-
"Татар халык җырларын иң оста башкаручы сыйныф" бәйгесе старт алды 15.11.2021

Татар халкы – элек - электән җыр - моңга бай халык. Җыр – ул халыкның җаны. Халык җырлары – безгә әби - бабаларыбыздан калган иң кадерле һәм иң кыйммәтле мирас ул. Аларны кадерләргә, югалтмаска, буыннан буынга тапшырырга кирәк. Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның җыр - моңнарын кечкенәдән үк сеңдереп үсү кирәк. Безнең гимназиядә татар халык мирасын саклау, аны укучыларга җиткерү буенча бик күп чаралар уздырыла. Шушы көннәрдә бездә “Татар халык җырларын иң оста башкаручы сыйныф” бәйгесе үтә. Беренчеләрдән булып, бәйгене 1 - 2 нче сыйныф укучылары ачып җибәрде. Һәр чыгыш башкару осталыгы, үзенчәлеге белән аерылып тора. Укучылар бик теләп татар халык җырларын башкаралар.
-
"Сәламәтлек - зур байлык" 12.11.2021

Укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максаты белән, гимназия китапханәсендә күргәзмә оештырылды.
-
Ф.М.Достоевскийның тууына 200 ел тулды 11.11.2021

11 нче ноябрь көне бөек рус язучысы Ф.М. Достоевскийның тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан мәктәп радиосында чираттагы радиоэфир оештырылды. Укучылар радиоэфир барышында авторның үзләре укыган әсәрләре, Ф.М.Достоевский иҗатының заманчалыгы, аның китапларында яктыртылган идея һәм карашларның актуальлеге, аларда күтәрелгән мәсьәләләр һәм сораулар турында фикерләре белән уртаклаштылар.
-
"Музыкаль тәнәфес" эшчәнлеге 10.11.2021

“Музыкаль тәнәфес”нең бүгенге чыгарылышы татар халкының “Калфаклы сандугачы”, бөек татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы Сара Гариф кызы Садыйкова иҗатына багышланган иде. Милли сәнгатебезнең йөзек кашы булган әлеге иҗат әһеле бай музыкаль мирас калдырды. 2021 нче елның 1 ноябрендә халкыбызның сөекле композиторы, актриса, җырчы, Тукай бүләге лауреаты Сара Гариф кызы Садыйкованың тууына 115 ел тулды.














