Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Укучылар "Киләчәккә билет" проекты күргәзмәсендә булып кайттылар 18.10.2021

Бүген 7Б һәм 8Б сыйныфы укучылары “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узучы “Киләчәккә билет” башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проекты күргәзмәсендә булып кайттылар. “Киләчәккә билет” – ул заманча һөнәрләр һәм аларны үстерү юллары белән танышу, балаларның һөнәри кызыксынуларын билгеләү проекты. Ул интерактив уен формасында оештырылган. Әлеге уен дәвамында укучылар төрле тармаклар һәм һөнәрләр белән таныштылар, үзләренә кайсы юнәлештә үсәргә кирәк икәнлегенә төшенделәр.
-
Әтиләр көне белән! 16.10.2021

2021 елның 17 нче октябре Россиядә, беренче тапкыр, Әтиләр көне буларак бәйрәм ителә. Әти кеше – ул сакчы да, гаиләнең терәге дә, остазы да. Нәкъ менә әтиләр авыр минутта төпле киңәш белән ярдәм итә. Әти кеше балада батырлык һәм намус, мөстәкыйльлек формалаштыра. Укучыларда гаиләдә әтиләргә карата хөрмәт, ярату тәрбияләү максатыннан гимназиянең 6Б сыйныфында “Әти – үрнәк бирүчем” дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде. Чараның төп кунагы – гимназиянең әтиләр советы рәисе Бодров Руслан Германович иде. Сыйныф сәгатендә гаилә кыйммәтләре, гаиләдә әтиләрнең роле, бала һәм әтиләрнең мөнәсәбәте турында сүз алып барылды. Бәйрәм белән, кадерле әтиләр!
-
Гимназия командасын җиңүләре белән котлыйбыз! 15.10.2021

Бүген безнең гимназия командасы өчен җаваплы уен булды. Финал уенында егетләребез 12 нче номерлы мәктәпкә каршы көч сынаштылар. Нәтиҗә, гимназия командасы файдасына - 1:0. Вахитов районы гомуми белем бирү учреждениеләре яшүсмерләре арасында мини-футбол буенча беренчелектә, безнең команда 1 нче урынны яулады һәм шәһәр дәрәҗәсендәге уеннарга чыкты. Алда укучы егетләрне тагын да җаваплырак уеннар көтә. Гимназиябез командасын зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да сынатмауларын теләп калабыз.
-
"Татар кызы, татар егете - 2021" бәйгесе катнашучыларына уңышлар теләп калабыз 15.10.2021

Безнең гимназиядә һәрьяклап үсеш алган, булдыклы укучылар белем алалар. Алар укуда да, спортта да һәм иҗатта да сынатмыйлар. Шушы көннәрдә “Татар кызы, татар егете – 2021” бәйгесенең район этабы үтә. Безнең гимназиядән әлеге бәйгедә 11нче сыйныф укучылары Зиннәтова Гүзәл һәм Шагидуллин Илдар катнашалар. Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Безнең гимназия командасы финалда 14.10.2021

Бүгенге уен безнең команда исәбенә чираттагы җиңү алып килде. 13 нче номерлы мәктәпкә каршы бу ярымфинал уенында, безнең гимназия командасы көндәшләрен 2:0 исәбе белән җиңеп, финалга чыгуга иреште. Укучы егетләргә финал уенында зур уңышлар телибез!
-
Укучылар Күргәзмә үзәгендә булдылар 14.10.2021

2021 елның 14 октябреннән 16 октябренә кадәр «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәгендә «Мәгариф. Карьера " дигән темага күргәзмә уза. «Мәгариф. Карьера» - бу белем бирү учреждениеләре һәм мәгариф технологияләре күргәзмәсе. Ул Татарстан Республикасында Казан мәгариф учреждениеләре һәм Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары потенциалын күрсәтүче бердәнбер күргәзмә. Гимназиянең 10А сыйныфы укучылары бүген әлеге күргәзмә үзәгендә булып кайттылар. Биредә алар 2022-23 уку елларына белем бирү программаларын тәкъдир итү, укыту семинарлары, лекцияләр, мастер-классларда булдылар. Укучылар өчен бу күргәзмә - киләчәктә уку йортын сайлау һәм алар турында кирәкле барлык мәгълүматны алу өчен уникаль мөмкинлек булды.
-
Мини-футбол уены буенча ярышлар дәвам итә 13.10.2021

Мини – футбол уены буенча ярышлар дәвам итә. Бүген безнең гимназия командасы 96 нчы номерлы гимназия командасы белән очрашты. Нәтиҗәдә, уен, безнең команда файдасына, 6:0 исәбе белән төгәлләнде. Бу җиңү безнең командага ярымфиналга юл ачты.
-
Укучы егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз! 12.10.2021

Мини-футбол уены буенча ярышлар бүген дә дәвам итте. Гимназия командасы бу юлы 51 нче номерлы мәктәп командасы белән очрашты. Нәтиҗәдә, безнең команда көндәшләрен 3:1 исәбе белән җиңде. Укучы егетләрне котлыйбыз һәм бу җиңү соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз.
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеге 11.10.2021

Атналык нәтиҗәләр белән, бүген мәктәп радиосында 8А сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар. Алар сыйныфлар рейтингы, үткәрелгән чаралар һәм атнаның төп вакыйгалары турында мәгълүмат җиткерделәр.
-
«Хокукый дәүләттә толерантлык»... 11.10.2021

"Толерантлык" - ул сүз берничә төшенчәне үз эченә алган: үз-үзеңә, кешеләргә, тынычлыкка мөнәсәбәт, кешеләр белән аралашу... һәм болар барысы да игелек, мәхәббәт һәм сабырлык белән бәйләнгән. Укучыларны әлеге төшенчә белән якыннанрак таныштыру өчен, «Хокукый дәүләттә толерантлык» тематик стенды әзерләнде.














