Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеге 04.10.2021

Мәктәп радиосында бүген 9Б сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар. Алар үткән атнаның төп яңалыклары, сыйныфлар рейтингы белән таныштырдылар, бу атнада үткәреләчәк чаралар турында сөйләделәр.
-
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз! 01.10.2021

1 нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Барлык илләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Шул уңайдан бездә дә Өлкәннәр көненә багышланган радиоэфир үтте. Укучылар өлкәннәргә багышлап матур теләкләр, шигырьләр сөйләделәр һәм аларга, бу дөньяда куйган хезмәтләре, кылган изгелекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Өлкән буын кешеләрен булдыра алган кадәр кадерләп, хөрмәтләп, аларга ярдәм итеп, булышып яшәсәк иде.
-
Гимназиядә Бөтенроссия һөнәри юнәлеш дәресләре узды 01.10.2021

Һөнәр сайлау - тормышта иң мөһим карарларның берсе. 28 нче сентябрьдән башлап 1 нче октябрьгә кадәр гимназиядә 6-11 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия һөнәри юнәлеш дәресләре узды. Әлеге дәресләрнең максаты – укучыларда аңлы һөнәр сайлау күнекмәләрен формалаштыру.
-
“Гаиләдә толерантлык тәрбияләү”... 01.10.2021

Балаларда “толерантлык” хисен тәрбияләүне гаиләдән башларга кирәк. Ата-аналар балаларны толерантлык рухында тәрбияли алсын өчен тиешле белемнәргә ия булырга кирәк. Чөнки нәкъ менә ата-аналарга балаларда татулык, компромисс, үзара кабул итү һәм түземлек, гафу итү, көчсезлек, хис-кичерешләр, аңлау, кайгырту кебек уртак төшенчәләр яткан кыйммәтләр системасын формалаштырырга кирәк. Шуларны исәпкә алып, бездә “Гаиләдә толерантлык тәрбияләү” дип исемләнгән белешмәлекләр әзерләнде.
-
Укучыларга уңышлар телибез. 30.09.2021

2021 елның 10 декабрендә бөек рус шагыйре Николай Алексеевич Некрасовның тууына 200 ел була. Халыкара рус теле укытучылары съезды алдыннан мәктәп укучылары һәм студентлар өчен “Иң яхшы шигырь сөйләүче” бәйгесе үткәрелә. Бу конкурста безнең гимназия укучылары да катнаша. Аларга алга таба уңышлар теләп калабыз.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа номеры 30.09.2021

Билгеле булганча, безнең гимназиядә күркәм бер традиция яшәп килә. Ай саен югары сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә электрон газетаның яңа санын әзерлиләр. Газета мәктәп тормышын, үткәрелгән чараларны, укучыларның уңышларын чагылдыра. Газетаның һәр рубрикасында кызыклы мәгълүмат тупланган. Мәсәлән, “Файдалы киңәшләр” бүлегендә укучылар һәм әти-әниләр өчен файдалы мәгълүмат бирелсә, “Каурый каләм” бүлегендә укучылар үзләренең иҗат җимеше белән уртаклаша.
Электрон газетаның сентябрь саны яңа уку елы башлануга багышланган. Яңа сан белән http://gazeta.tgim.ru/87 сылтамасы аша таныша аласыз.
-
"Цифрлы дәрес"... 29.09.2021

“Цифрлы дәрес” Бөтенроссия акциясе кысаларында, 5 сыйныфта “Белем бирүдә ясалма интеллект” темасына дәрес үтте. Әлеге дәрестә укучылар цифрлы икътисад, программалаштыру һәм цифрлы технологияләр турында белем ала алдылар. Алар “ясалма интеллект” төшенчәсе белән таныштылар һәм, укытучы һөнәре мисалында, аны куллану мөмкинлекләре турында белделәр.
-
"Үзеңә сәламәтлек бүләк ит"... 28.09.2021

Асоциаль күренешләрне кисәтү максатыннан, гимназиядә “Үзеңә сәламәтлек бүләк ит” акциясе үтте. Көн дәвамында радиода матур җырлар яңгырады. Укучылар өчен төрле спорт уеннары оештырылды. Чараны оештыруда гимназия үзидарәсе әгъзалары актив катнаштылар.
-
Куркынычсызлык сагында... 28.09.2021

Укучыларның куркынычсызлык турында белемнәрен арттыру максатыннан, гимназиядә “Безнең куркынычсызлык кагыйдәләре” дип аталган сыйныф сәгатьләре үтте. Биредә көндәлек тормышта нинди куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуы һәм бу хәлләрдә дөрес карар кабул итеп, тиз арада ориентлашу турында сүз алып барылды.
-
Бездә рәсем бәйгесе үтте 27.09.2021

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау максатыннан, гимназиянең 2 - 4 сыйныфы укучылары арасында “Мин куркынычсыз юл сайлыйм” исеме астында рәсем ясау бәйгесе үтте. Соңыннан барлык катнашучы укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.














