Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Китапны сакла! 23.10.2021

Китап дигән дөнья бар, китап дигән галәм бар. Без гомер буе китапка мөрәҗәгать итәбез. Ул бала чактан ук безне урап алган дөньяны һәм үзебезне танырга, аңларга ярдәм итә. Үз вакытында укылган китап еш кына кешегә нинди һөнәр сайлап алырга кирәклеген әйтеп бирә. Китап эшләгән чакта ярдәмче, ял иткәндә - иптәш, һәрвакытта юлдаш, киңәшче, ә аның белән дуслашкан кеше өчен ышанычлы дус. Китап битләрен пычрактан, кояш нурларыннан, юештән, тузаннан сакларга кирәк. Китаплар бигрәк тә үзләренә сак караганны һәм чисталыкны яраталар. Шуңа да гимназиябездә “Китапны сакла” дип аталган иң оригиналь тышлыкка бәйге игълан ителгән иде. Биредә башлангыч сыйныф укучылары бик актив булдылар. Бәйгегә нәтиҗә ясалды һәм иң оригиналь тышлык сайлап алынды. Укучыларның китапларга сак карашы безне сөендерә. Һәрвакыт китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез!
-
“Терроризм – җәмгыятькә янау”... 22.10.2021

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша бик еш ишетергә туры килә. Әлеге күренешләрнең кеше тормышы өчен ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлату өчен гимназиядә “Терроризм – җәмгыятькә янау” дип аталган сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатенең максаты укучылар арасында бердәмлек, татулык, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап таптылар.
-
Бөтенроссия астрономия дәресләре дәвам итә 21.10.2021

Бөтенроссия астрономия дәресләре бүген дә дәвам итте. Кызыклы һәм мавыктыргыч дәрес 2В сыйныфында узды. Укучылар зур кызыксыну белән иң борынгы фәннәрнең берсе булган астрономия фәне белән таныштылар, шулай ук Космос ничек үзләштерелде, хайваннарның һәм бөҗәкләрнең кайсысы космоска җибәрелгән дигән сорауларга җаваплар таптылар.
-
Бөтенроссия астрономия дәресләре кызыклы уза 21.10.2021

5В сыйныфында Бөтенроссия астрономия дәресе үтте. Дәрес интерактив формада узды. Презентация, видеофильмнар ярдәмендә укучылар Галәм серләренә төшенделәр һәм үзләре өчен бик күп яңа мәгълүмат алдылар, тәкъдим ителгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр.
-
"Музыкаль тәнәфес" сәхифәсе эшчәнлеге 21.10.2021

Һәр атна саен, “Музыкаль тәнәфес” проекты укучыларны татар мәдәниятен үстерүдә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр белән таныштыруын дәвам итә. Бүгенге чыгарылышта без Татарстан Республикасының халык артисткасы, җырчы Зөһрә Сәхәбиеваның иҗаты һәм моңлы җырлары белән таныштык.
-
Бәйрәмегез белән котлыйбыз! 20.10.2021

20 нче октябрь көне Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Радиоэфирның бүгенге чыгарылышы гимназия ашханәсендә хезмәт куючы пешекчеләргә багышланды. Алар хөрмәтенә радио аша котлау сүзләре һәм матур җырлар яңгырады.
-
Кызыклы һәм мавыктыргыч астрономия дәресләре 20.10.2021

Бүген 5А сыйныфында Бөтенроссия астрономия дәресе үтте. Дәрес барышында укучылар Галәмнең серле һәм гадәти дөнья икәнлегенә төшенделәр, астрономия фәне белән якыннанрак таныштылар. Шулай ук дәрес темасы буенча презентацияләр карадылар һәм сорауларга җавап бирделәр.
-
Бездә Бөтенроссия астрономия дәресләре үтте 19.10.2021

Бердәм гамәлләр көне – белем бирү чаралары циклы кысаларында, гимназиянең 7А һәм 8Б сыйныфларында, Бөтенроссия астрономия дәресе үткәрелде. Ул укучыларның игътибарын, дөньяда иң борынгы фәннәрнең берсе – астрономияне өйрәнү темасына җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Дәрес барышында укучылар видеолар, презентацияләр карадылар һәм, Бөтенроссия астрономия дәресе үткәрү буенча методик материаллардан файдаланып, биремнәр үтәделәр.
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеге 18.10.2021

Мәктәп радиосында бүгенге чыгарылышны 7А сыйныфы укучылары алып бардылар. Алар үткәрелгән һәм узачак чаралар, сыйныфлар рейтингы турында сөйләделәр. Бу атнаның иң күңелле яңалыгы - гимназия командасы мини-футбол уенының район этабында 1 нче урын алуы булды. Команда составында булган укучыларга уңышлар теләп, котлау сүзләре җиткерелде. Өлкәннәр көненә карата оештырылган бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителде.
-
"Укучы әни - укучы ил" бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз! 18.10.2021

4 нче октябрьдән 15 нче октябрьгә кадәр “Укучы әни – укучы ил” дип аталган республика бәйгесенең район этабы үтте. Безнең гимназиябездән 4Б сыйныфы укучысы Госманова Камилә әнисе белән “Укучы әни” номинациясендә катнашып, I нче урынны яуладылар һәм республика этабына үттеләр. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез.














