Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Гимназиядә "Юл хәрәкәте иминлеге көне" үтте 27.10.2021

27 нче октябрь гимназиядә “Юл хәрәкәте иминлеге көне” дип игълан ителде. Бүген һәр сыйныфта, укучыларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау һәм кисәтү максатыннан, сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга юлда һәм тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр, шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементларны һәрвакыт куллану кирәклеген искәрттеләр.
-
Кабан күленә сәяхәт 27.10.2021

8А сыйныфы укучылары бай тарихлы Кабан күленә сәяхәт иттеләр. Алар Кабан күле белән бәйле күп кенә риваятьләрне ишеттеләр, вакытларын бик файдалы үткәрделәр.
-
М.Горький исемендәге Үзәк ял паркына сәяхәт 27.10.2021

Гимназиядә көзге каникуллар алдыннан укучылар өчен ял сәгате оештыру дәвам итә. 4А сыйныфы укучылары бүген М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында булдылар. Саф һавада йөрү, спорт мәйданчыкларында уйнау һәм, гомумән, сыйныфташлары белән бергә ял итү укучылар өчен бик файдалы булды. Һәр укучы сәяхәттән канәгать калды.
-
Казан Кремленә сәяхәт 26.10.2021

Чираттагы сәяхәт 4Б сыйныфы укучылары өчен оештырылды. Алар бүген Казан Кремлендә булдылар, бөтен дөньяда танылган уникаль архитектура объектлары белән таныштылар һәм шәһәрнең дини изге урыны – Кол Шәриф мәчетен карадылар.
-
Без үз хокукларыбызны беләбезме? 26.10.2021

Һәр бала үзенең хокукын белергә тиеш! Бала аларны укып кына түгел, ә гамәлдә кулланырга өйрәнсә, тагын да яхшырак. Шул нисбәттән, 6А сыйныфында, гимназия психологы белән берлектә, “Без үз хокукларыбызны беләбезме?” дип аталган темага түгәрәк өстәл үтте. Чараның төп максаты – хокук нормаларын әхлак нормалары белән бәйләп аңлату, фикерләү сәләтен баету, һәр кешегә карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Түгәрәк өстәл барышында, укучылар хокукларны бурычлардан аерырга һәм хокукларның төрлелеген өйрәнделәр.
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеге 25.10.2021

Бүген мәктәп радиосында 8Б сыйныфы укучылары чыгыш ясады. Гадәттәгечә, алар сыйныфлар рейтингына нәтиҗә ясадылар, үткән атнада үткәрелгән һәм бу атнада булачак чаралар турында сөйләделәр. Шулай ук бу атнаның әһәмиятле даталарын да искә алдылар.
-
Укучылар ял паркларында булдылар 25.10.2021

Бүген 4В сыйныфы укучылары “Калейдоскоп” балалар паркында экскурсиядә булдылар. Укучылар төрле уен һәм спорт мәйданчыкларында вакытларын бик күңелле үткәрделәр.
Ә 8Б сыйныфы укучылары “Горки-Әмәт урманы” паркында экскурсиядә булдылар. Саф һавада бергәләп йөрү укучыларда, иң беренче чиратта, иптәшлек хисе тәрбияли, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтә.
-
Кабан күленә сәяхәт 25.10.2021

25 нче октябрь көнне 5Б сыйныфы укучылары Кабан күленә сәяхәт иттеләр. Казанның бизәге булган Кабан күле бик күп риваятьләр, уйдырмалар белән бәйле. Әлеге күл төбендә рус патшасы Иван Грозныйдан яшереп ташланган хан хәзинәсе саклана диләр. Укучылар да күлнең матурлыгына хәйран калдылар, сокландылар, уй-хисләре белән уртаклаштылар.
-
"Татар кызы - 2021" бәйгесенә нәтиҗә ясалды 25.10.2021

Укучыларыбыз һәрдаим уңышлары белән сөендереп торалар. Гимназиябезнең 11А сыйныфы укучысы Зиннәтова Гүзәл “Татар кызы, татар егете – 2021” бәйгесенең район этабында 1 нче урынны яулады һәм шәһәр этабына чыкты. Укучы кызыбызга киләсе бәйгедә иҗади уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз.
-
Халыкара мәктәп китапханәләре көне 25.10.2021

25 нче октябрь – Халыкара мәктәп китапханәләре көне. Интернет челтәре, заманча технологияләр алга киткән чорда, укучыларда мавыктыргыч китап дөньясына кызыксыну уятуда китапханәләрнең роле бик зур. Шул максаттан гимназиябез китапханәсендә һәрвакыт төрле чаралар үткәрелә, китап күргәзмәләре оештырыла. Халыкара мәктәп китапханәләре көне уңаеннан, гимназиядә сыйныф сәгатьләре үтте. Китапларга сак караш, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алышканнан соң, укучыларга викторина сораулары тәкъдим ителде. Алар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, сыйныф сәгате бик нәтиҗәле үтте.














