Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Куркынычсызлык беренче урында 24.09.2021

3 нче Б сыйныфында “Янгын чыкканда олылар һәм балаларның гамәлләре” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Дәрес барышында укучылар бәла-каза булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге, янгын куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар, шулай ук бәла-каза килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга, беренче чиратта нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Укучылар янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре турында әзерләгән проект эшләрен якладылар.
-
Гимназиянең музей бүлмәсендә экскурсияләр дәвам итә 24.09.2021

Музейлар безнең тормышта зур роль уйныйлар. Халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай шәхес итеп тәрбияләү – мәктәп музейларының төп максаты. Шул максаттан, гимназиябезнең музеена еш кына экскурсияләр оештырыла. Шушы көннәрдә 1В сыйныфы укучылары музейда тупланган экспонатлар белән таныштылар. Музейның һәр бүлеге һәм андагы һәр экспонат укучыларда зур кызыксыну уятты. Экскурсия дәвамында алар үзләрен кызыксындырган һәр сорауга җавап алдылар.
-
“Гадәттән тыш хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү” буенча дәрес 24.09.2021

Бүген урта сыйныф укучылары өчен “Гадәттән тыш хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү” буенча практик дәрес үтте. Укучылар пешү очрагында беренче ярдәм күрсәтү тәртибен өйрәнделәр.
-
"Ил буенча Экодежур" акциясендә безнең укучылар да катнашты 23.09.2021

Бүген Горки-Әмәт урманы территориясендә "Ил буенча Экодежур" Бөтенроссия акциясе үтте. Әлеге чарада безнең гимназия укучылары да катнашты. Алар, волонтерлар белән бергәлектә, үзләренә бүлеп бирелгән җирләрне чүп-чардан арындырдылар. Моннан тыш, өмә кысаларында, укучылар алдында “Чүп куркынычы” дигән лекция белән экоактивистлар чыгыш ясады.
-
"Экстремизмга - юк!" 23.09.2021

“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында, гимназиядә “Дуслар, кулга кул тотыныйк”, “Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да бәхеткә лаек”, “Безгә бер-беребезне яхшырак белергә кирәк” дип аталган темаларга сыйныф сәгатьләре үтте. Әлеге дәресләрнең максаты - укучыларны "толерантлык" төшенчәсе, толерантлы шәхеснең төп сыйфатлары белән таныштыру. Дәрес барышында укучылар игелеклелек, үзара аңлашу, хөрмәт һәм башкаларны кичерү хисләре турында фикер алыштылар.
-
Укучылар беренче ярдәм күрсәтү серләренә төшенделәр 23.09.2021

Тормышта бәхетсезлек очраклары еш очрый. Соңгы елларда балалар арасында бәхетсезлек очраклары арта бара. Андый хәлләр килеп чыккан очракта беренче ярдәм күрсәтә белү бик мөһим. Бүген башлангыч сыйныфларда укучылар пешү очраклары булган вакытта беренче ярдәм күрсәтү серләренә төшенделәр.
-
“Шырпы, янгын, ут һәм учаклар – рәсемнәрдә генә булсын алар...” 22.09.2021

Гимназиядә янгын куркынычсызлыгына багышланган рәсем бәйгесе үтте. Бала кечкенәдән шырпы уенчык түгеллеген, хәтта кечкенә очкын да ялкын уятырга мөмкин икәнлеген белергә тиеш. Шуңа күрә әлеге бәйге “Шырпы, янгын, ут һәм учаклар – рәсемнәрдә генә булсын алар...” девизы астында үтте.
-
"Без тынычлык яклы"... 21.09.2021

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары нигезендә, 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген 2Б сыйныфында тынычлык дәресе булып узды. Дәрес барышында укучылар “тынычлык” төшенчәсенең мәгънәсенә төшенделәр һәм “Без тынычлык яклы” дигән презентация карадылар. Тынычлык дәресе азагында үз куллары белән тынычлык символы булган ак күгәрчен ясадылар һәм бер-берсенә матур теләкләр теләделәр.
-
Укучылар "Казань Экспо" күргәзмә үзәгендә экскурсиядә булдылар 21.09.2021

21 сентябрьдән башлап, “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә, DigitalSkills мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Ворлдскилс стандартлары буенча өченче тармак чемпионаты үтә. Чараның максаты – цифрлы икътисадны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, массакүләм һөнәри юнәлеш бирү. Чемпионат вакытында, өлкән сыйныф укучылары өчен, һөнәри юнәлеш бирү буенча экскурсияләр оештырыла. Безнең гимназия укучылары да бүген “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә экскурсиядә булып кайттылар. Алар биредә оештырылган интерактив стендлар һәм «try-a-skill» (үзеңнең күнекмәләреңне тикшер) зоналарында булдылар.
-
"Көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре"... 20.09.2021

Гимназиядә эшләп килүче “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды катнашучылары 2 нче сыйныфларда “Көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре” темасы буенча чыгыш ясадылар. Алар укучыларга көнкүрештә бәла-каза китереп чыгармас өчен ниләр эшләргә, ә килеп чыккан очракта беренче чиратта нәрсә эшләргә, үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлаттылар.














