Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Без дә "Татарча диктант ЯЗ" акциясендә катнаштык 11.09.2021

Быел да, гимназия укучылары "Татарча диктант ЯЗ" дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылдылар. Ел саен үткәрелә торган әлеге акция бөтен Җир шарында яшәүче катнашучыларны җыя. Аның максаты - татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар халкының гореф - гадәтләре белән танышу. Әлеге чарадан без дә читтә калмадык. Диктант Г. Бәшировның "Чишмә моңы ничек җыр булды?" публицистик язмасыннан иде.
-
Сәламәтлек турында яшьтән кайгыртырга кирәк... 10.09.2021

Сәламәт яшәү рәвешен ачыклау максатыннан, бездә “Алкоголь, тәмәке, наркотиклар. Сырага бәйлелек.” дигән темага әңгәмә узды. Әңгәмә барышында, тормыштан алынган төрле мисаллар ярдәмендә, наркомания, эчкечелек һәм тәмәке тарту куркыныч авыруларны китереп чыгаручылар, гомерне кыскартучылар икәнлегенә басым ясалды. Шулай ук укучыларга файдалы мәгълүматлар язылган буклетлар тәкъдим ителде.
-
Укучыбыз IX Халыкара спорт форумында катнашты 10.09.2021

9 сентябрь көнне, Киокусинкай каратэ командасы составында, гимназиябезнең 2 в сыйныфы укучысы, Федагин Даниил «Россия спорт державасы» IX халыкара спорт форумында катнашты. Спортчылар алдынгы Бөтенроссия спорт федерациясе чаралары һәм мини–турнирлар уза торган физкультура–спорт паркында булдылар. Моннан тыш, катнашучылар танылган спортчылар, аерым алганда, Олимпия чемпионнары А.Ягудин һәм Т. Татьмянина белән дә аралаша алдылар.
-
Башлангыч сыйныфларда "Күңелле стартлар" ярышлары үтте. 09.09.2021

“Игелек атнасы” акциясе кысаларында, бүген гимназиядә “Күңелле стартлар” ярышлары узды. Биредә башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Укытучылар тарафыннан оештырылган ярышларда һәр укучы бик теләп катнашты.
-
Начар гадәтләргә "Юк!"... 09.09.2021

Укучыларда үз сәламәтлекләренә карата аңлы караш формалаштыру, аларны начар гадәтләргә бирешмәскә өйрәтү максатыннан, урта сыйныфларда “Алкоголь сине ничек үтерә?” дип аталган темага сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар әлеге темага карата үзләренең фикерләрен белдерделәр һәм сәламәтлекне саклау өчен начар гадәтләргә “Юк!” дияргә кирәк дигән уртак фикергә килделәр.
-
"Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм" 08.09.2021

Гимназиядә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары арасында “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” дип аталган темага рәсем бәйгесе үтте. Рәсемнәрдә сәламәтлекне ныгытучы һәм зыян салучы факторлар сурәтләнгән иде. Барлык укучылар да бәйгедә актив катнаштылар.
-
"Музыкаль тәнәфес" янәдән эфирда... 08.09.2021

Гимназиябездә, укучыларга татар милләтенең күренекле шәхесләре турында тирән мәгълүмат бирүче, “Музыкаль тәнәфес” проекты эшләп килә. Бу көннәрдә, җәйге ялдан соң, “Музыкаль тәнәфес” янәдән эфирга чыкты. Традиция буенча, тәнәфес вакытында, укучылар татар милли мәдәнияты үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең иҗат юлы белән танышуны дәвам иттеләр. Бу атнада алар Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовның иҗат юлы һәм моңлы җырлары белән таныштылар.
-
Котлыйбыз!!! 08.09.2021

Бүген Казанда август конференциясе узды. Әлеге конференциядә иң мәртәбәле мөгаллимнәрне бүләкләдерләр. Бу чара гимназия өчен аеруча истәлекле булып, аның тарихына уелып калды.
Гимназиябездә бик күп еллар хезмәт куючы, татар әдәбияты дәреслекләре авторы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәҗәповна, Татарстан Республикасы президенты указы нигезендә, “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды.
Хөрмәтле, Чулпан Рәҗәповна! Сезне чын күңелебездән әлеге шатлыклы вакыйга – мактаулы исемегез белән тәбрик итәбез. Сезгә алга таба да иҗади, фәнни уңышлар, гаилә бәхете, матур тормыш телибез. Киләчәктә дә уй-фикерләрегезгә, куйган максат-хыялларыгызга ирешергә насыйп булсын!
-
Сәламәтлек безнең кулларда... 07.09.2021

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, укучылар өчен, тәмәке тарту һәм эчкечелек кебек начар гадәтләрне кисәтү чарасы буларак, белешмәлекләр әзерләнде. Биредә аларның сәламәтлеккә зыяны, бу гадәтләрне булдырмый калу юллары турында мәгълүмат бирелгән.
-
"Көзге игелек атнасы"акциясе старт алды 07.09.2021

Бу атнада “Көзге игелек атнасы” акциясе старт алды. Гадәттәгечә, гимназиябездә әлеге акция кысаларында “Игелек дәресләре” үтте. Әлеге дәресләрдә сыйныф җитәкчеләре игелеклелек, мәрхәмәтлелек, әхлак турында сөйләделәр. Укучыларга әлеге темаларны яктырткан презентацияләр күрсәтелде.














