Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Кубок үзебездә калды! 05.01.2014

4 нче январь көнне район күләмендә үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында мәктәбебез командасы төп белем бирү мәктәпләре арасында узган елдагыча мактаулы I урынга лаек булып, кубок һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Команда составындагы хезмәткәрләребезне зур җиңү белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Кыш бабайда кунакта 27.12.2013

Бүген мәктәбебез укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм укучылар һәм килгән кунаклар, ата-аналар күңеленә хуш килерлек итеп оештырылды. балалар Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алдылар, аларга үзләренең җыр-биюгә, шигырьләр сөйләргә осталыкларын күрсәттеләр, алар белән бергәләп чыршы тирәли җырлы-биюле уеннар уйнадылар, күңел ачтылар. Кыш бабай уку алдынгыларын һәм бәйрәмдә катнашучыларның барысын да бүләкләде, яңа елда да зур уңышларга ирешүләрен, тагын да ныграк тырышып укуларын теләде.
-
Яңа елга әзерлек 19.12.2013

Бу көннәрдә укучыларыбыз тырышып уку белән бергә Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләнәләр: группа һәм класс бүлмәләрен бизиләр, Кыш бабайга сөйләр өчен шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, кызыклы тамаша әзерлиләр, чыршыны бизәү өчен уенчыклар ясыйлар һәм саф һавада кардан төрле җәнлекләрне әвәлиләр.
-
Әдәплелек иленә сәяхәт 18.12.2013

17 нче декабрь көнне тәрбияче А.Н.Петрова II группа укучылары белән "Әдәплелек иленә сәяхәт" дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Ачык чара әңгәмә рәвешендә бик җанлы итеп оештырылды ,балаларга проблемалы сораулар куеп, кызыклы җаваплар тыңланды.Мультимедияле презентация аша да балаларга күп кенә кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителде.
-
Көндәлек режим һәм сәламәтлек 18.12.2013

16 нчы декабрь көнне тәрбияче Г.М.Мухаметшина III группа укучылары белән “Көндәлек режим һәм сәламәтлек” темасына ачык тәрбия сәгате узды.Кичәнең максаты укучыларга көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, дөрес туклану, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең, витаминнарның файдасы турында аңлату; чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү . Чара дәвамында укучылар көндәлек режимны саклау-сәламәтлекне саклауның әһәмиятле факторы булуы турында сөйләштеләр.Тәрбия сәгате төрле уеннар ,концерт номерлары белән үрелеп барды.
.
-
неделя русского языка и литературы 16.12.2013

В период с 9 по 14 декабря в школе прошла " Неделя русского языка и литературы", В рамках недели были проведены следующие мероприятия: выставка лучших тетрадей, утренник "Великий, могучий русский язык", своя игра "В гостях у сказки". Все учащиеся приняли активное участие во всех мероприятиях.
В рамках недели русского языка и илитературы учительница Л.Ф.Галиева провела открытый урок в 5 класссе.
-
Игелек марафонында 16.12.2013

14 нче декабрь көнне Актаныш мәдәният йортында үткәрелгән традицион Игелек марафоны вакытында мәктәбебез укучыларына "Айяр" җавалылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан эш кораллары алу өчен сертификат тапшырылды. Мәктәбебез коллективы әлеге җәмгыять җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен белдерә.
-
Семинар-тренинглар 16.12.2013

12-14 декабрь көннәрендә “Росток” Үзәге белгечләре, 2011-2015 елларга мәгарифне үстерү максатчан федераль программасының 2013 елга билгеләнгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 27 ноябрендәге 4431/13нче боерыгын үтәү максаты белән республиканың Актаныш районында булды. Алар биредә балалар арасында уңышлы социальләшүнең заманча ысуллары тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башлангыч сыйныф укытучылары һәм психологлар белән балаларның тирәлеккә яраклаша алмавын кисәтүгә юнәлтелгән мультикомпонентлы программа буенча семинар-тренинг; ә сыйныф җитәкчеләре белән деструктив тәртипне булдырмау максатында семинарлар үткәрелде.Әлеге чарада мәктәбебез педагоглары да актив катнашты.
-
Министр урынбасары бездә кунакта! 13.12.2013

Бүген мәктәбебездә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гиниатуллина Светлана Владимировна кунакта булып, интернат-мәктәпнең эшчәнлеге, балаларның интернаттагы тормыш-яшәеш шартлары белән якыннан танышты, педагогик эшчәнлек оештыруга методик ярдәм күрсәтте.
-
Остаханәләр яңара 12.12.2013

Мәктәбебезнең агач эшкәртү остаханәсенә һәм тегү кабинетына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җиһазлар (инструментлар, станоклар, тегү машиналары) кайтарылды.








