Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Ата-аналар җыелышы 12.12.2013

Бүген мәктәптә "Мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеге" темасы астында ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Г.Н.Хәертдинова катнашып, ата-аналарның хокулары һәм бурычлар, балалар хокуклары турында сөйләде, ата-аналарның сорауларына җавап бирде. РФ эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Р.Хакимуллин ата-аналарга балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек, аларны булдырмау чаралары, закон каршындагы җаваплылык турында сөйләде. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.С.Амирова уку елының беренче чиреге йомгаклары белән таныштырды, интернат мәктәптә укучыларны укыту-тәрбияләү процессы үзенчәлекләре турында аңлатты. Йомгаклау сүзе белән мәктәп директоры А.С.Хаҗиев чыкты. Ул ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Җыелыш ахырында балалар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде.Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.
-
Неделя русского языка и литературы 11.12.2013

Сегодня в рамках недели русского языка и литературы учительница Р.С.Амирова провела открытый урок в 6 классе.
-
"Мәрхәмәтле тылсымчы" 09.12.2013

"Мәрхәмәтле тылсымчы" Халыкара иҗат фестиваленең район этабы бәйгесендә укучыларыбызның эшләре 1-3 урыннар белән бәяләнде һәм истәлек бүләкләре белән билгеләнде. Укучыларыбызны һәм әлеге бәйгегә әзерләүче җитәкчеләрен ихлас күңелдән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә мактаулы урыннарга лаек булуларын телибез!.
-
Игелек кылырга ашыгыйк! 07.12.2013

Инвалидлар декадасы кысаларында мәктәп дирекциясе аылларда өйдә индивидуаль укытылучы укучылар янында булып, аларның укулары, яшәү-көнкүреше белән кызыксынды һәм күчтәнәч каплары өләште.
-
"Ак кәгазь торналар-2013" 06.12.2013

"Ак кәгазь торналар-2013" районкүләм инвалид балалар арасындагы оригами бәйгесендә мәктәбебез укучылары да актив катнашып мактаулы 1-3 урыннарга лаек булдылар һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга һәм аларның укытучы-тәрбиячеләренә алдагы бәйгеләрдә дә актив катнашуларын, җиңүләргә ирешүләрен телибез.
-
Юллар хәвефсез булсын! 05.12.2013

Бүген мәктәбебездә ТР юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Р.З.Саетова, РФ эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге ЮХИДИ хезмәткәре И.Имамразиев, Актаныш телевидениесе хезмәткәрләре кунакта булып, балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча төрле кызыклы уеннар, викторина оештырдылар. Балалар 3 командага бүленеп ярышларда көч сынаштылар, сорауларга җаваплар эзләделәр. Җиңүче укучылар һәм командалар мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. ТВ хезмәткәрләре әлеге очрашу мизгелләрен тарихта калдырды. Кунаклар елдагыча бик күп бүләкләр белән килгәннәр. Мәктәп дирекциясе әлеге изге гамәлне оештыручыларга чын күңелдән ихлас рәхмәтләрен җиткерә!
-
Максатчан очрашу 05.12.2013

РФ эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы Ания Анил кызы Ахунова мәктәбебез укучылары белән очрашып, балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне кисәтү , аларны булдырмау чаралары турында сөйләде. Очрашу ахырында укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Тарих атналыгы 04.12.2013

Мәктәптә 25 нче ноябрьдән 2 нче декабрьгә кадәр җәмгыятъ белеме һәм тарих фәннәре атналыгы үткәрелде. Атналык башында укытучы Г.Р.Газизова укучыларны атналык программа белән таныштырды. Программада : "Тамчы-шоу", җәмгыятъ белеменнән сораулар, "Иң оригиналь карта ясаучы" бәйгесе, "Кемдә теләк-шуңа бүләк" исеме астында кызыклы сораулар, тестлар, кроссвордлар тәкъдим ителде. Укучылар шулай ук "Тарих эзләре буйлап" һәм "Республика символлары" исеме астында үткәрелгән рәсем бәйгеләрендә бик теләп катнаштылар, Атналыкка йомгак ясап 2 нче декабрьдә 7,8,9 класс укучылары катнашында "Хәтер көне" дип аталган ачык чара күрсәтелде. Укучыларның бәйгедә катнашкан эшләренә йомгак ясап җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр бирелде. Күп еллар буена балаларга тарих фәненнән белем биргән Ф.И.Ахметов катнашу кичәгә ямь өстәде.
-
Котлыйбыз! 03.12.2013

Хезмәттәшебез З.М.Гибадуллина Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылган республикакүләм "Земля моя-Татарстан" иҗади конкурсының "Татар телендә иң яхшы шигырь һәм проза " номинациясендә җиңү яулап, мактаулы 1 нче урынга лаек булды. Хезмәттәшебезне әлеге зур җиңүе белән ихлас котлап иҗади уңышлар телибез.
-
Бәйгедән-бәйгегә 30.11.2013

29 нчы ноябрь көнне 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында техник хезмәт буенча "Я-мастер" республика конкурсының район этабы узды. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучылары Гарданов Дилфас, Газизов Илнур технология укытучысы Шаймарданов Рөстәм Шаехтимерович җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин!








