Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Журналистлар белән очрашу 15.03.2013

Бүген мәктәбебездә район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Г.Н.Хәертдинова җитәкчелегендә ТВ һәм газета журналистлары булып, мәктәбебездәге тормыш-көнкүреш, яшәү шартлары белән таныштылар. Очрашу вакытында балалар белән аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Могҗизалар кыры 14.03.2013

13.03 көнне 2 группа балалары белән, тәрбияче Нуриева Л.И. житәкчелегендә, "Могҗизалар кыры" дип аталган интеллектуаль уен уткәрелде.Узебезнең районның куренекле шәхесләре белән таныштыру, туган як табигатенә карата кызыксыну уяту һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү максат итеп куелган иде. Кичә презентация һәм концерт номерлары белән урелеп барды.
-
Котлыйбыз! 08.03.2013

6 нчы март көнне мәктәбебездә 8 Март -Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Әлеге тантанада балаларга белем һәм тәрбия бирүдә озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен тәрбияче С.Г.Смирнова, тәрбияче ярдәмчесе И.Я.Тазиева мәктәп директорының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Хезмәттәшләребезгә киләчәктә дә эш дәртен сүрелдерми, сау-сәламәт булып эшләүләрен, иҗади уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 06.03.2013

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Иң элек барлык ата-аналар да класс җитәкчеләре белән очрашып сөйләштеләр, бала тәрбияләүгә карата чыгышлар тыңладылар, балаларның укуы, мәктәптәге тормышы турында тулы мәгълүмат алдылар. Ахырда гомуми ата-аналар җыелышы булып, көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләшү, мәгариф системасындагы илкүләм яңалыклар, балаларның иминлеге, сәламәтлеге турында сөйләшү, ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирү булды. 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ата-аналар өчен укучылар көче белән әзерләнгән зур концерт күрсәтелде.
-
"Ягез әле, кызлар!" 05.03.2013

4 март көнне мәктәбебездә тәрбияче Л.Д.Гизетдинова "Ягез әле, кызлар"бәйгесе уздырды. Кызларга күп төрле биремнәр вакытында 2 командага бъленеп үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен сынарга туры килде.Ярышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.Нәтиҗәдә ике команданың да очколары тигез булып,дуслык җиңде.
-
Атналыкны йомгаклап 04.03.2013

25 нче февральдән 4 нче мартка кадәр мәкәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы уза. Атналык үз эченә күп төрле бәйгеләрне алды. Укучылар арасында "Иң чиста дәфтәр", "Иң күп бишле алучы" , "Иң күп мәкаль белүче " кебек конкурслар белән беррәрттән Универсиадага багышлап рәсемнәр конкурсы да үткәрелде. Шундый күңелле чараларның берсе 1 нче март көнне үткәрелде. Иң элек тамашачылар хөкеменә "Әтәч Универсиадага бара" исемле әкият-тамаша, ахырда 2 командага бүленеп "Күңелле стартлар?" исемле эстафета тәкъдим ителде. Әлеге чаралар тамашачыларга һәм кунакларга бик ошады.
-
"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 28.02.2013

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында бүген тәрбияче Д.Д.Мурзина 1 нче төркем укучылары белән "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде.Чараның максаты:Шәхси - гигиена кагыйдәләренә өйрәтү,сәламәт яшәү рәвешенә өндәү,укучыларда чисталыкка,пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү иде. Кечкенә сыйныф укучылары сәламәтлек өчен дөрес туклану, чисталык, күңелле ял итү кебек төрле чараларны көндәлек тормышта кулланырга кирәклегенә төшенделәр, булган белемнәрен ныгыттылар.
-
Котлыйбыз! 25.02.2013

Бүген Актанышта уздырылган "Ел укытучысы-2013" район бәйгесенең йомгаклау этабында мәктәбебез укытучысы Мансурова Юлия лауреат буларак уңышлы чыгыш ясап район мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы ,кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне әлеге уңышы белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
-
Юл кагыйдәсе – тормыш кагыйдәсенә тиң! 15.02.2013

“Юлда игътибарлылык кирәк!” дип өлкәннәр гел әйтеп торалар. Мәктәптән өйгә кайтканда да, өйдән мәктәпкә барганда да гел юл аша йөрергә туры килә. Юлда йөрү кагыйдәләре машина йөртүчеләр өчен генә түгел. Кайчак юл һәлакәтләрендә җәяүлеләр нәкъ үзләре гаепле булалар. Моның сәбәбе: я юл буенда куелган билгеләрне белмәү, яки игътибарсызлык. Мәктәп укучылары кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белсен өчен I группа тәрбиячесе Г.М.Мухаметшина укучылыры белән “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” кичәсе үткәрде.Катнашучылар бик кечкенәләр булсалар да, бәйгегә зур тырышлык белән әзерләнгәннәр. Тырыш, зирәк балалар булып чыктылар.Кичәнең максаты: укучыларны юлда йөрү кагыйдәләренә төшендерү, аңлату, истә калдыру иде. Юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белгән өчен, укучылар грамота белән бүләкләнде.
Укучыларыбызга әлеге кагыйдәләрне белү тормышта да кирәк булыр дип ышанып, куркынычсыз юл теләп калабыз!
-
Без бергә-бер ил! 11.02.2013

Мәктәбебез укучылары 9 февраль көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә оештырылган «Без бергә- бер ил» республика фестиваленең район этабында катнашып, III урынны яуладылар. Бу җиңүләре белән аларны ихластан котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен телибез!








