Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Чыгарылыш кичәсе 06.06.2013

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш класс укучылары өчен тантаналы кичә-чыгарылыш кичәсе оештырылды. Кичәдә укучылар, ата-аналар, мәктәп коллективы катнашты. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәпне тәмамлаулары турында таныклык тапшырылды.Укучылар өчен күңелле җырлар, матур шигырьләр, изге теләкләр яңгырады. Кызыклы уеннар әлеге кичәне тагын да ямьләндерде.
-
Финал ярышлары 05.06.2013

3-4 июнь көннәрендә Кукмарада Россия махсус оимпиадасы кысаларында кул көрәше буенча финал ярышлары узды. Мәктәбебез биредә мактаулы III урынны яулады. Шәхси беренчелектә А.Корбанова -II? А.Латыйпова-, И.Лотфуллин, Р.Халиков-III урыннарны яуладылар. Аларны әзерләүдә хезмәт куйан мөгаллим Н.Сибгатуллин ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Мәктәбебез егет-кызларының киләчәктә дә сынатмауларын телибез.
-
Логопедия отчёты 28.05.2013

Ел дәвамында логопедия шөгыльләренә йөрүче укучылар бүген барлык укучылар һәм укытучы-тәрбиячеләр каршында "имтихан" тоттылар. Шөгыльләрдә өйрәнгән белем һәм күнекмәләре ярдәмендә театральләштерелгән тамаша куйдылар, сюжетлы уеннарда катнаштылар. Кичә ахырында логопедия дәресләрен алып баручы укытучы Ю.И.Мансурова методик отчёт куйды.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2013

Бүген мәктәбебезнең чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Әлеге тантанада мәктәп коллективы, әти-әниләр, район башкарма комитеты рәисенең опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Г.Н.Хәертдинова катнашып, укчыларны, коллективны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады, үзенең теләкләрен җиткерде.
-
Экология айлыгын йомгаклап 16.05.2013

Экология айлыгын йомгаклап, биология укытучысы Р.Х.Сибгатуллина барлык класс укучылары белән дә Экология дәресләре үткәрде. Әлеге дәресләрдә укучыларга туган як табигатенең гүзәллеген, урман-болыннарыбыз, елга-күлләребез чисталыгын саклауда үз өлешебезне кертү мөмкинлекләре тагын бер кат искәртелде. Табигатебезне саклауда зур өлешебез-аны пычратмау, урман утыртуда , чишмәләрне чистартуда катнашуыбыз икәнлеге аңлатылды.
-
Универсиада Дәресе 15.05.2013

Бүген мәктәбебездә Казан шәһәрендә үтәчәк XVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 темасы буенча бердәм Угиверсиада Дәресләре үтте. Әлеге чарада мәктәбебезнең барлык укучылары да катнашты.
-
Бөек Җиңүгә-68 ел 09.05.2013

8 май көнне мәктәбебез укучылары Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган митингта катнаштылар, яуда башларын салган каһарманнар хөрмәтенә торгызылган һәйкәлгә венок салдылар.
-
Туган көннәр 07.05.2013

Бүген мәктәбебез укучыларының яз һәм җәй айларында туучыларның туган көннәре зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күңелле итеп оештырылды. Мавыктыргыч уеннар, дәртле җыр - биюләр килгән кунакларга да, туган көнен билгеләүчеләргә дә бик ошады.
-
Татар теле атналыгы 27.04.2013

22-27 апрель көннәрендә мәктәбебездә татар теле атналыгы узды.Атна дәвамында балалар әдәби викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, башваткычлар, кызыклы грамматик биремнәр эшләделәр. Ә 26 нчы апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичәдә укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, "Шүрәле" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Кичә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм буласы залда Г.Тукай әсәрләренә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Атналыкта үткәрелгән барлык чараларны татар теле укытучысы З.М.Гибадуллина әзерләде.
-
"Язгы мәрхәмәтлелелек атнасы" 27.04.2013

Мәктәбебездән 4 укучы 27 апрель көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә оештырылган Россиякүләм "Язгы мәрхәмәтлелелек атнасы" акциясенең район этабында катнашып, ял итеп кайттылар.








