Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Могҗизалы мизгелләр 27.11.2013

Балалар иҗат үзәге тарафыннан оештырылган "Могҗизалы мизгелләр" конкурсында мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Әминова Эльмира (тәрбиячесе А.Н.Петрова) 2 нче дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.Эльмираны әлеге уңышы белән котлыйбыз һәм тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.
-
Туган көн кичәләре 22.11.2013

19-21 нче ноябрь көннәрендә мәктәбебездә Туган көн кичәләре узды. Җәй һәм көз айларында туучы укучыларның туган көн бәйрәмнәре барлык 4 группада да билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәмнәр тәрбиячеләр тарафыннан укучыларның күңелләрендә калырлык матур итеп оештырылды. Бәйрәм кичәләрендә укучылар өчен төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, логик фикерләүне үстерүгә мәсьәләләр, табышмакларга җаваплар табу кебек уеннар һәм җыр-биюләр оештырылды.
-
Котлыйбыз! 21.11.2013

20 нче ноябрь көнне Чаллы шәһәрендэ уткән "В.В.Давыдов мәктәбе:педагогнын профессиональ эшчәнлегендә үсеш идеясы "Бөтенрәсәй фәнни конференциясендә Амирова Р.С. "Акыл усешендә кимчелекләре булган балалар усешенең диагностикасы" дигән темага чыгыш ясады. Хезмәттәшебезне әлеге уңышы белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. Әлеге конференция кысаларында үткәрелгән мастер-класс конкурсында катнашкан А.Н.Петрова, Л.И.Нуриева, Г.М.Мухаметшина, Л.Ф.Галиева шулай ук сертификат белән бүләкләнделәр. Хезмәттәшләребезгә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
-
Каникуллар хәвефсез үтсен! 02.11.2013

Бүген укучылар көзге каникулга озатылды. Ата-аналар өчен классларда җыелышлар булды. Каникулга кайтарыр алдыннан укучыларга көзге каникул вакытында үз-үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылып, имзалар алынды. Шулай ук, ата-аналарга да балаларның юлдагы хәвефсезлеге, иминлеге , каникул вакытындагы иминлек-сәламәтлекләре өчен җавап бирүләре турында аңлатылды.
-
Сөмбеләдә кунакта 25.10.2013

24 нче октябрь көнне мәктәбебездә һәр елны билгеләп үтелүче Уңыш бәйрәме узды. Уңыш бәйрәменә һәр класс, һәр группа зур әзерлек белән килгән. Укучылар көче белән әзерләнгән һәр чыгыш жюри һәм укучылар, килгән кунаклар күңеленә хуш килде. Кичә барышында укучыларның класс җитәкчеләре белән әзерләнгән чыгышлары да, тәрбиячеләр белән әзерләнгән иҗади чыгышлары да тамашачыларга бик ошады. Стена газеталары һәм укучыларның ясаган рәсемнәре шулай ук югары бәяләнде. Көзге муллыкны, көзге матурлыкны чагылдырган күргәзмә презентация аша күрсәтелеп, һәр группа тарафыннан "якланды" .Чара барышында бакча мөдире Г.Ф.Шайхенурова бакча уңышларын саннарда күрсәтте, бакчада тырыш хезмәтләрен куйган укучыларны бүләкләп үтте. Бакчадагы күңелле хезмәтне, өмәләрне чагылдырган видеопрезентацияне тамашачылар яратып карадылар. Кичә ахырында жюри һәр чыгышны уңай бәяләп, истәлек бүләкләре тапшырды.
-
Гореф-гадәтләргә тугры калып 22.10.2013

Бүген мәктәбебездә һәр елдагыча Корбан ашы мәҗлесе зурлап үткәрелде. Әлеге чарада авылыбызның имам-хатибе Шәфигулла хәзрәт, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт, барлык хезмәткәрләр, мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләребез, барлык укучылар катнашты. Чара барышында килгән кунаклар вәгазь укыдылар, хаҗ сәфәре турында аңлаттылар, табын әдәбе турында сөйләделәр. Халкыбызның милли-дини йоласы Корбан ашы мәҗлесенең барлык шартлары үтәлде.
-
Бакчаны язга әзерләү 22.10.2013

Һава торышы көзге бакча эшләренә уңайсыз килүгә дә карамастан, мәктәп бакчасын, мәктәп яны территориясен чистарту эшләре үз вакытында башкарылды.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 21.10.2013

Бу уку елында мәктәбебез укучылары өчен укытучы-тәрбиячеләр тарафыннан түгәрәкләр оештырылды. Укучыларыбыз "Кул эшләре", "Бию", "Музыка", "Полиглот", "Сувенир", "Театр", "Яш спортчылар", " Гөлләр- өй бизәге", "Иң матур тел-туган тел" кебек түгәрәкләргә яратып йөриләр.
-
Котлыйбыз! 15.10.2013

14 нче октябрь көнне мәктәбебез укытучысы Ю.И.Мансурова "Белем җәүһәрләре" IV бөтендөнья файдалы интернет-проектлар бәйгесенең Г.Камал театрында үткәрелгән йомгаклау тантанасына чакырылып, диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Әлеге конкурста ул үзенең "Татарча логопедия" сайты белән катнашып җиңү яулады. Хезмәттәшебезне әлеге уңышы белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Өлкәннәр ункөнлеге 02.10.2013

Елдагыча, мәктәбебездә өлкәннәр ункөнлеге матур эшләр белән билгеләнде. Укучыларыбыз мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан апа-абыйларның өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котладылар, бәйрәм чәенә дәштеләр, хуалык эшләрендә булыштылар. Халыкара Укытучылар көне һәм Өлкәннәр көне мәктәбебездә матур бәйрәм булып үтте. Чакырылган кунаклар өчен укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде, яшьлек еллары кайтавазы булып әзерләнгән видеопрезентация күрсәтелде. Бәйрәм тантанасы чәй табыны янында өлкәннәребезнең, укытучы-тәрбиячеләребезнең үзара аралашуы, хатирәләр алмашуы булып дәвам итте. Әлеге чарада Актаныш муниципальрайоны башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Г.Н.Хаертдинова катнашты. Ул өлкәннәрне, укытучы-тәрбиячеләрне бәйрәм белән котлап, изге, матур теләкләр теләде. Бәйрәм бик күңелле үтте.








